Әнвәр Гобәйдуллин
Әнвәр Габдрахман улы Гобәйдуллин (Әнвәр Гобәйдуллин, рус. Анвар Габдурахманович Губайдуллин, 18 октябрь 1922, Казан — 9 июль 2012, Казан) — татар артисты, Камал театры актеры, ТАССР халык артисты (1983).
Тәрҗемәи хәле
1922 елның 18 октябрендә Казан шәһәрендә туган. Бөек Ватан сугышы елларында (1940–1946) 16 нчы заводта (хәзерге вакытта Казан авиация заводы) фрезерчы булып эшли.
1948 елда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы студияне (Ш. Сарымсаков курсы) тәмамлый һәм Татар академия театры труппасына кабул ителә. 50 елдан артык гомерен әлеге театрга багышлый[1].
1991–2002 елларда, төп эшеннән тыш, «Инсаният» труппасы спектакльләрендә дә катнаша.
2012 елның 9 июлендә вафат була.
Иҗаты
Әнвәр Гобәйдуллин — киң диапазонлы актер. Ул үзенең иҗат гомере эчендә 120 дән артык образ тудырган. Аның иҗатында классик әсәрләр дә, заманча драматургия дә зур урын алып тора.
Төп рольләре
- «Зәңгәр шәл» (К. Тинчурин) — Питрәй;
- «Яшь йөрәкләр» (Ф. Бурнаш) — Исаак;
- «Татар хатыны ниләр күрми» (Г. Ибраһимов) — Шәйхел;
- «Рәхим итегез» (Х. Вахит) — Илгизәр;
- «Акчарлаклар» (Ш. Камал) — Шәрәфи;
- «Американ» (К. Тинчурин) — Сәлим;
- «Идегәй» (Ю. Сафиуллин) — Дәрвиш;
- «Күрәзәче» (З. Хәким) — Галәветдин;
- «Җирән чичән белән Карачәч сылу» (Н. Исәнбәт) — Хөлдерифүн.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» (1946)[2];
- ТАССР атказанган артисты;
- ТАССР халык артисты (1983);
Искәрмәләр
- ↑ Скончался народный артист Татарстана Анвар Губайдуллин. Вечерняя Казань. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2026.
- ↑ Анвар Губайдуллин. Кино-Театр.Ру. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2026.