Сәет Рәинбәков
Сәет Садыйк улы (Сергеевич) Рәинбәков (рус. Саид Садыкович (Сергеевич) Раинбаков; 15 май 1948, Төмән өлкәсе) — СССР һәм Россия опера җырчысы (бас), җәмәгать эшлеклесе[1]. Татарстан Республикасының халык артисты (1996)[2]. Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрының әйдәп баручы солисты (1976—2006)[1].
Тәрҗемәи хәле
1948 елның 15 майында Төмән өлкәсе Ямал-Ненец милли округының Ямал районы Яр-Сале авылында туа[1].
Голышманово педагогика училищесын[3], 1975 елда Казан музыка училищесын[2], 1983 елда Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетын тәмамлый[1].
1975 елдан Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында стажёр булып эшли башлый. 1976—2006 елларда театрның опера труппасының әйдәп баручы солисты була[4].
Иҗаты
Сәет Рәинбәковның солист буларак иҗади карьерасы 1976 елда башлана: театрның сәнгать җитәкчесе Нияз Даутов аны композитор Рәшит Гобәйдуллинның «Җиһангир» исемле яңа операсындагы төп бас партиясенә чакыра. 1976 елның 23 февралендә узган премьера җырчыга киң танылу китерә[2]. Алга таба дистә еллар дәвамында Сәет Рәинбәков театрның милли репертуар партияләрен әйдәп баручы башкаручысы була[3].
ТАССР халык артисты Эдуард Трескин аның тавышы турында болай дип яза:
| Сәет Рәинбәков — уникаль матур, тулышкан тулы яңгырашлы тавышка ия җырчы. Аның тавышын домна миченнән агып чыккан эретелгән металл белән чагыштыралар иде[3]. Эдуард Трескин
|
2022 елда Казанда артистның иҗади эшчәнлегенең 50 еллыгына багышланган иҗат кичәсе уза[5].
Партияләре
- Җиһангир — «Җиһангир», Р. Г. Гобәйдуллин;
- Бурнаш — «Алтынчәч», Н. Г. Җиһанов;
- Фәхри — «Кара йөзләр», Б. Г. Мулюков;
- Таймас, Профессор — «Самат», Х. В. Вәлиуллин;
- Журавлёв — «Җәлил», Н. Г. Җиһанов;
- Зыя Гафуров — «Башмагым», Җ. Х. Фәйзи;
- Тимерхан — «Ерактагы кәккүк авазы», Р. Ф. Кәлимуллин (рок-опера, 1989);
- Тегермәнче — «Русалка», А. С. Даргомыжский;
- Даланд — «Оча торган голландияле», Р. Вагнер;
- Дон Базилио — «Севилья чәчтарашы», Дж. Россини;
- Варлаам — «Борис Годунов», М. П. Мусоргский;
- Малюта Скуратов — «Патша кәләше», Н. А. Римский-Корсаков[2].
Педагогик эшчәнлеге
Берара Казан консерваториясендә һәм Казан музыка училищесында укыта, әмма бу эшне үзенә туры килми дип санап, аны калдыра[3].
Иҗтимагый эшчәнлеге
2006—2011 елларда Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлегенең М. Сәлимҗанов исемендәге Актёрлар йорты директоры вазифасын башкара. 2008 елдан — «Татарика» продюсерлык үзәге җитәкчесе[1].
Бүләкләре
- Сочи шәһәрендә узган Бөтенроссия совет җыры бәйгесе лауреаты дипломы (1978);
- Татарстанның халык артисты (1996)[2];
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2022)[6].
Гаиләсе
- Беренче хатыны — Гүзәлия Галиева, Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрының хор артисты.
- Кызы — Диана[3].
- Икенче хатыны — Зөлфирә Зарипова[7].
- Улы — Диас, 30 яшендә вафат булган[7].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 Раинбаков Саид Садыкович (Сергеевич). Союз театральных деятелей Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 май 2024. Архивировано 23 май 2024 года.
- ↑ 1 2 3 4 5 Раинбаков Саид Садыкович. Виртуальный музей «Казанский театральный музей». Мөрәҗәгать итү датасы: 27 май 2024. Архивировано 23 май 2024 года.
- ↑ 1 2 3 4 5 Саид Раинбаков: «Мой голос сравнивали с расплавленным металлом, который льётся из домны». Бизнес Online (13 май 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 май 2024. Архивировано 23 май 2024 года.
- ↑ Рәинбәков Сәет Садыйк улы (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 август 2026.
- ↑ В Казани состоится творческий вечер народного артиста Татарстана Саида Раинбакова. Татар-информ (12 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 май 2024. Архивировано 14 апрель 2022 года.
- ↑ В Казани состоялся юбилейный творческий вечер народного артиста Татарстана Саида Раинбакова. Министерство культуры Республики Татарстан (18 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 май 2024. Архивировано 11 август 2022 года.
- ↑ 1 2 Зульфира Зарипова рассказала о преждевременной смерти сына и борьбе с онкологией. События (12 июль 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 май 2024. Архивировано 23 май 2024 года.
Әдәбият
- Татарский энциклопедический словарь [тат.]. — Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. — ISBN 0-9530650-3-0.
- Илялова И. И. Народные артисты: очерки / сост.. — Казань: Магариф — Вакыт, 2011. — ISBN 978-5-903893-62-0.