Надежда Кадышева
Надежда Кадышева (Надежда Никитична Кадышева; 1 июнь 1959, Лениногорск районы, Татарстан АССР, СССР) — Россия эстрада җырчысы, «Золотое кольцо» ансамбле солисты. РФ (1999), Мордовия (1995) һәм Татарстанның (2003) халык артисты. Бөгелмә шәһәренең мактаулы гражданины.
Тормыш юлы
1959 елның 1 июнендә (башка чыганаклар буенча 19 маенда) ТАССРның Яңа Писмән районы (1959 елдан Лениногорск районы), Горки авылында дүрт балалы гаиләдә өченче кыз булып туган, туганнары — Вера, Мария һәм Любовь)[1]. Милләте — эрзә.
Әтисе Никита Михаил улы (1923-1974) — тимер юл эшчесе, әнисе Анна Андрей кызы (1927-1970) — хуҗабикә[2]. Балачагы Самара өлкәсе Келәүле районының Иске Маклавыш авылында үтә. әниләре 1970 елда вафат була, әтиләре кабат өйләнә. Үги әниләре үз балалары белән килә. Өлкән апалары Вера шәһәргә китеп заводка эшкә урнаша; Марияне Төньякта яшәгән туганнарына җибәрәләр.
Сеңлесе Любовь белән Надежданы Бөгелмә шәһәр мәктәп-интернатына билгелиләр[3]. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлап, 14 яше тулгач, кыз туганы Мария янына, Мәскәү өлкәсе Лобня шәһәренә китә, анда «Красная Поляна» туку фабрикасына эшкә урнаша. Бөгелмә интернатында укыганда һәм Лобняда фабрикада эшләгәндә үзешчән сәнгатьтә катнаша. 18 яшендә Мәскәүгә, М. М. Ипполитов-Иванов исемендәге дәүләт музыкаль-педагогия училищесына (1995 елдан институт[4]) укырга керергә бара. Н. М. Тарасенко классында әзерлек курсларын тәмамлап, 1 нче курста укый башлый.
Өченче курста «Москонцерт» берләшмәсендә яңа оешкан һөнәри «Россияночка» квартетына чыгыш ясый башлый. Рус халык җырларын башкара. Эстрада башкаручылары бәйгесендә композитор Алмаз Монасыйповның «Летели птицы белые» җырын башкарып, танылу ала. Ансамльнең чыгышлары уңыш казана.
Тулай торакта яшәгәндә, Гнесиннар исемендәге институт студентлары белән таныша, шунда үзенең булачак ире — Александр Григорьевич Костюкны да очрата. Үзе дә Гнесиннар исемендәге музыка институтына профессор Нина Константиновна Мешко классына күчә. Ялгыз җырлау кафедрасын (профессор Н. М. Мешко классын) тәмамлый.
1983 елда Александр белән өйләнешәләр, бер елдан уллары Григорий туа.
1988 елда Александр Костюк (РФ атказанган сәнгать эшлеклесе) белән «Золотое кольцо» ансамбле (2017 елның 1 мартыннан «Золотое кольцо» рус фольклор шоуы[5]) оештыралар. Беренче вакытта чит ил гастрольләрендә еш булалар, популярлык казаналар, Россиядә алар турында Германия һәм Япониядән кертелгән язмалар буенча танып беләләр. Кадышева ансамбльнең солисткасы була. 1993 елда «Союз» студиясе ансамбльгә хезмәттәшлек тәкъдим итә, һәм шуннан ансамбль Россиядә дә танылу ала.
2005 елда (1965 елда төзелгән «Эстафета» кинотеатры бинасында) 512 тамашачылык «Золотое кольцо» милли халык музыкасы һәм җыры театрына[6] (Мәскәү, Тимирязев урамы, 17) нигез салалар.
Үзләре чыгыш ясаган иң экзотик урын дип, Боливиядә Ла-Пас шәһәрен саный. Биек урында урнашу сәбәпле, анда һава җитми, сәхнә янында, кислород мендәре тотып, табиблар кизү тора. Җырчыга имиджны һәм концерт киемнәрен Александра Грузикова уйлап таба.
Иҗаты
Кадышеваның дискографиясе 20 дән артыграк студия альбомын, шулай ук концерт язмаларын һәм җыентыкларны үз эченә ала. Күп җырларга видеоклиплар төшерелгән. «Течет ручей», «Деревенская дорога», «Снег летит и летит», «Я не колдунья», «Уходи, горе», «Зачем это лето», «Ах, судьба моя, судьба», «Заплутавшее счастье», «Широка река» кебек күп кенә хитларны башкара.
А. Костюкның П. Черняев сүзләренә язылган «Течет ручей» җыры бөтенхалык хитына әверелә. Костюк халык яраткан күпчелек җырларга, шул исәптән «Широка река», «Всё уже когда-то было», «Вхожу в любовь» һәм «Когда-нибудь» (Е. Муравьев сүзләре); «Плачет дождик» (В. Степанов сүзләре) һәм «Подари, берёзка» (А. Стефанов сүзләре) җырларына музыка яза.
2011 елда Надежда композитор буларак чыгыш ясый — төп рольдә Александр Якимов уйнаган Ольга Фоминаның «Эффект плацебо» комедиясенә музыка язуда катнаша[7].
2020 еллар башында җырчы Александр Костюк музыкасына һәм Евгений Муравьев шигырьләренә җырлар яздыра. Алар арасында: «Ветер туман несёт»[8], «Прости за любовь»[9], «Без обратного билета»[10], «Я желаю счастья»[11].
Концерт эшчәнлеге һәм популярлыкның яңа дулкыны
2024—2025 елларда җырчы яңа популярлык дулкынын кичерә, шул исәптән яшьләр арасында да[12]. TikTok кулланучылары «Плывет веночек» җырына берничә дистә меңнән берничә миллионга кадәр карау җыйган төрле сценарийлар белән кыска видеороликлар төшерәләр[13].
Бу уңыш фонында 2025 елда Россия буенча «Плывет веночек» концерт программасы белән гастроль туры старт ала. Тур төрле форматтагы мәйданчыкларны били: театр һәм концерт залларыннан алып эре спорт ареналары һәм стадионнарына кадәр. Аерым алганда, «Сибирь-Арена» (Новосибирск), «G-Drive Арена» (Омск), «ЦСКА Арена» (Мәскәү) һәм «Лужники» зур спорт аренасы (Мәскәү, 2026 елның июне) кебек мәйданчыкларда чыгышлар игълан ителә[14]. Тур кысаларында сәхнәдә Надежда Кадышева белән бергә аның улы Григорий Кадышев чыгыш ясый, ул коллективның концерт директоры булып тора.
Репертуар
| Репертуар | |||
|---|---|---|---|
|
Дискография
«Россияночка» ансамбле составында:
- «Россияночка» (1990).
«Золотое кольцо» ансамбле составында:
- «Kalinka» (1990);
- «Русские народные песни» (1991);
- Made in Japan (1993);
- «Виновата ли я» (1995);
- «Течет ручей» (1995);
- «Печальный ветер» (1995);
- «Очаровательные глазки» (1996);
- «Уходи, горе» (1997);
- «Милая роща» (1998);
- «Ах, судьба моя, судьба» (2000);
- «Подари, березка» (2002);
- «Плачет дождик» (2003);
- «Когда-нибудь…» (2003);
- «Моя любовь» (2006);
- «Русский альбом» (2006);
- «Посвящение земле Русской» (2007);
- «Зажигаем вновь» (2008);
- «И вновь любовь…» (2009);
- «Сударушка» (2010);
- «И льется песня» (2012);
- «Светят звезды» (2013);
- «Все как прежде» (2018) һ.б.
Бүләкләре
Дәүләт бүләкләре һәм исемнәре
- 1993 — Россия Федерациясенең атказанган артисты[15];
- 1999 — Россия Федерациясенең халык артисты;
- 1995 — Мордовия Республикасының халык артисты[16];
- 2003 — Татарстанның халык артисты[17];
- 2000 — Бөгелмә шәһәренең мактаулы гражданины[18].
Премияләр
- «Золотой граммофон» премиясе лауреаты:
- 1996 — «Течёт ручей» җыры өчен;
- 1999 — «Зачем это лето» җыры өчен;
- 2004 — «Широка река» җыры өчен (Антон Зацепин белән дуэт)[19];
- 2008 — «Вхожу в любовь» (Николай Басков белән дуэт);
- «Овация» Россия милли музыкаль премиясе лауреаты (1996, 1997, 1999, 2001)[20];
- 2000 — «Россиянең иң яхшы 20 хатын-кызы» премиясе[21].
Гаилә хәле
1983 елда Александр Григорий улы Костюкка кияүгә чыга. 1992елда Сан-Франциско баш православие чиркәвендә никахлашалар.
Александр Григорьевич Костюк — украин чыгышлы Россия композиторы, продюсер, «Золотое кольцо» театры сәнгать җитәкчесе, РФ атказанган сәнгать эшлеклесе (1999).
Уллары Григорий (27 май 1984), күчемсез милек инвестицияләре белән шөгыльләнә. 2024 ел ахырына булган мәгълүматлар буенча әнисе белән бергә чыгыш ясый — «Золотое кольцо» театры концерт директоры[22].
Григорийның беренче хатыны (1 сентябрь 2011—2017 елга кадәр) — Анжелика Алексеевна Бирюкова (28 август 1977), «Лужники» спорткомплексы матбугат атташесы, бизнесмен Алексей Бирюков кызы[23]. Уртак балалары — Алексей Григорьевич Костюк (12 июнь 2015)[22].
Григорийның икенче хатыны — банкир Александр Мерман кызы — Габриелла. 2022 елның май аенда аларның уллары Леонард туа. Пар 2023 елда аерылышкан[24].
Искәрмәләр
- ↑ Кадышева Надежда (рус.). web.archive.org. Биографос (7 декабрь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 декабрь 2025.
- ↑ Биография (рус.). Официальный сайт Надежда Кадышева. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 декабрь 2025.
- ↑ Биография - Надежда Кадышева и ансамбль «Золотое кольцо» (рус.). web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 декабрь 2025.
- ↑ ГМПИ имени М.М.Ипполитова-Иванова (рус.). www.ippolitovka.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 декабрь 2025.
- ↑ Национальное шоу «Золотое кольцо» (рус.). www.web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 декабрь 2025.
- ↑ Золотое кольцо - История (рус.). www.web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 декабрь 2025.
- ↑ Эффект плацебо (рус.). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 декабрь 2025.
- ↑ Реестр произведений российских правообладателей | Ветер туман несет (рус.). rao.ru. Общероссийская общественная организация «Российское авторское общество» (РАО). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 декабрь 2025.
- ↑ Реестр произведений российских правообладателей | Прости за любовь (рус.). rao.ru. Общероссийская общественная организация «Российское авторское общество» (РАО). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 декабрь 2025.
- ↑ Реестр произведений российских правообладателей | Без обратного билета (рус.). Общероссийская общественная организация «Российское авторское общество» (РАО). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 декабрь 2025.
- ↑ Реестр произведений российских правообладателей | Я желаю счастья (рус.). rao.ru. Общероссийская общественная организация «Российское авторское общество» (РАО). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 декабрь 2025.
- ↑ Новости по тегу: Надежда Кадышева (рус.). RuNews24.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 декабрь 2025.
- ↑ Почему зумеры скупают все билеты на концерты Надежды Кадышевой (рус.). gazetametro.ru (7 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 декабрь 2025.
- ↑ Официальный сайт Надежда Кадышева. Народная артистка Nadejda Kadisheva (рус.). www.nadejdakadisheva.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 декабрь 2025.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 20 августа 1993 года № 1306 «О присвоении почётных званий Российской Федерации творческим работникам» (рус.). http://www.kremlin.ru (20 август 1993). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 декабрь 2025. Архивировано 25 ноябрь 2018 года.
- ↑ Награждена указом Главы Республики Мордовия № 38а от 03.11.1995 г.
- ↑ Награждена Указом Президента Республики Татарстан № УП-342 от 16.05.2003
- ↑ Почетные граждане (рус.). Бугульминский муниципальный район. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 декабрь 2025.
- ↑ «Золотой Граммофон-2004»: всё могут короли (рус.). rusradio.ru. Русское радио. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 декабрь 2025.
- ↑ Церемония вручения национальной музыкальной премии "Овация" (рус.). riamediabank.ru. РИА Новости Медиабанк (28 март 2005). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 декабрь 2025.
- ↑ Солистка ансамбля "Золотое кольцо" Надежда Кадышева отмечает юбилей. БЕЛТА (2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 декабрь 2025.
- ↑ 1 2 Кадышева ищет невесту единственному сыну (рус.). Ты не поверишь!. НТВ (14 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 декабрь 2025.
- ↑ Надежда Кадышева женила сына под песни Аллы Пугачевой (2011-08-28). 15 декабрь 2025 тикшерелде.
- ↑ Надежда Кадышева биография, фото, карьера, личная жизнь [рус.]. 15 декабрь 2025 тикшерелде.