Сәвия Сираева
Савия Гыймаделислам кызы Сираева (рус. Сираева, Савия Гимадлисламовна; 5 гыйнвар 1934, Ишморат, Нуриман районы, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР) — СССР, Россия театр һәм кино актрисасы. Салават башкорт дәүләт (1960—1963), Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма (1964—1989), Уфа яшь тамашачылар (1989 елдан), «Нур» татар (1993 елдан) театрларында эшли. Россия Федерациясенең атказанган (2007), Башкорт АССРның (1989) һәм Татарстан Республикасының (2001) халык артисты[1].
Тәрҗемәи хәле
1934 елның 5 гыйнварында Башкорт АССРның Нуриман районы, Иске Исай авылында туа.
1952 елда Уфа дәүләт театр-сәнгать училищесын (Х. Бохарский курсы) тәмамлап, Башкорт дәүләт филармониясендә, аннары 1960—1963 елларда — Салават башкорт дәүләт драма театры артисты, 1964 елдан — хәзерге Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында, 1989 елдан — Уфа яшь тамашачылар театрында, 1993 елдан — Уфа «Нур» татар дәүләт театрында эшли.
Савия Сираева комик һәм кискен характерлы рольләр башкара.
Режиссёр буларак, 1999 елда «Нур» театрында Сәйфи Кудашның «Урман әкияте» спектаклен сәхнәләштерә, ул «Колынчак — 2000» II республика балалар спектакльләре фестивале лауреаты була һәм «иң үзенчәлекле куелыш» номинациясендә бүләкләнә[2].
1987 елдан — СССР Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы.
Спектакльләрдәге рольләре
- Җиһан — «Башмагым» (М. Фәйзи);
- Сабира — «Кыз урлау» (М. Кәрим);
- Саймә — «Кыйбла кайда?» (Аманулла);
- Гөлниса — «Рәйсә» (Н. Асанбаев);
- Гөлирә — «Әманәткә хыянәт» (Ф. Богданов);
- Тайфа — «Өч аршын җир» (Ә. Гыйләҗев);
- Рәзия — «Ялгыз» (Т. Миңнуллин);
- Сихерче — «Сихерче» (Н. Гыйматдинова);
- Сәйдә — «Үтер мине, җаным!» (Г. Несин);
- Хәтирә — «Яшьлегем яулыгы» (Т. Миңнуллин);
- Ана — «Әниемнең ак яулыгы» (Ш. Хөсәенов);
- Бибиәсма — «Көз» (Г. Исхакый);
- Тутыя ханым — «Саклыйк әле күңел хисләрен» (Р. Кол-Дәүләт);
- Мәрфуга — «Күрәзәче» (З. Хәким);
- Җиһан — «Аршин мал алан» (Г. Хаҗибәков);
- Хатын — «Төш» (М. Гыйләҗев);
- Мәрьям инәй — «Аклы-каралы могҗиза» (И. Бикбулатова);
- Галимәбану — «Галиябану» (М. Фәйзи);
- Корбанбикә — «Кичке табын» (М. Кәрим);
- Фәридә әби — «Уйларымнан гына югалма…» (Р. Гүнтекин);
- Маһруй кодагый — «Җизнәкәй» (Х. Ибраһимов);
- Тутыйкай — «Ябалак борылышында» (Ф. Бигашев);
- Нәгыймә — «Банкрот» (Г. Камал);
- Җиһан — «Җыр белән янган» (М. Фәйзи);
- Апай — «Без янәшә яшибез» (Аманулла);
- Байбикә — «Курай моңнары» (Н. Гаетбаев);
- Зәбирә — «Законлы никах белән» (Ә. Атнабаев);
- Любовь Шевцова — «Яшь гвардия» (А. А. Фадеев);
- Майсара — «Американ» (К. Тансурин);
- Ана — «Ай булмаса, йолдыз бар» (Т. Миңнуллин);
- Миңлегол — «Җырланмаган җыр» (М. Кәрим);
- Нәсихә — «Юл чатында» (Ә. Атнабаев);
- Райсовет рәисе — «Унөченче председатель» (Ә. Абдуллин);
- Рәсимә — «Авыл күренешләре» (Ә. Мирзаһитов);
- Рәсимә — «Игезәкләр» (Ә. Атнабаев);
- Рәхилә — «Аналар һәм бәбиләр» (Т. Миңнуллин);
- Сверюга — «Иванов» (А. П. Чехов);
- Судья — «Унөченче председатель» (Ә. Абдуллин);
- Тайфа — «Өч аршын җир» (Ә. Гыйләҗев);
- Корбанбикә — «Кичке табын» (М. Кәрим);
- Галимә — «Хаҗи әфәнде өйләнә» (Ш. Камал);
- Агинәй — «Ак чәчәк — сиңа бүләк» (Р. Нурлыгаянов)[2]Савия Сираева (рус.). kino-teatr.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 май 2024..
- Мәрьям ролендә «Ай кызы» (2001—2002; «Башкортстан» ТРК) телефильмында төшкән[1].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Башкортстанның Халыклар Дуслыгы ордены (2024)[3];
- Салават Юлаев ордены (2019)[4];
- Россия Федерациясенең атказанган артисты (2007)[5];
- Башкорт АССРның халык артисты (1989);
- Татарстан Республикасының халык артисты (2001);
- Россия Театр эшлеклеләре берлегенең Мактау грамотасы (2024);
- Нуриман районының мактаулы гражданины;
- Уфа шәһәренең мактаулы гражданины (2021)[6];
- «Дуслык» ордены (2023, Татарстан)[7];
- «Мәдәният һәм сәнгатьтәге казанышлар өчен» ордены (2024)[8];
- «Хезмәт фидакарьлеге өчен» медале (2021)[2].
Гаиләсе
Гыймаделислам белән Гөлҗамал Сираевларның зур гаиләсендә 12 нче, төпчек бала булып туа. Туган авылында туганнарыннан Рәшит абыйсы яши. Савия Сираева — ике ул анасы, өч онык әбисе. Бер улы Уфада яши, коммерция белән шөгыльләнә, икенчесе — Мәскәүдә[9].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Г. Х. Усманова. Сәвия Сираева // Башкирская энциклопедия / гл. ред. М. А. Ильгамов. — Уфа : ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.
- ↑ 1 2 3 Сираева Савия Гимадлисламовна (рус.). teatrnur.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 май 2024.
- ↑ В Уфе актрисе Савие Сираевой вручили Орден Дружбы народов. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 май 2024. Архивировано 18 февраль 2024 года.
- ↑ Указ Главы Республики Башкортостан от 09.04.2019 N УГ-106 "О награждении орденом Салавата Юлаева Сираевой С.Г." | ГАРАНТ (рус.). base.garant.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 май 2024.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 20 августа 2007 года № 1088 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». Мөрәҗәгать итү датасы: 18 май 2024.
- ↑ Почетные граждане Уфы: Савия Сираева (рус.). gorsovet-ufa.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 май 2024.
- ↑ Указ Раиса Республики Татарстан от 21 апреля 2023 года № 248 «О награждении орденом «Дуслык»». Мөрәҗәгать итү датасы: 18 май 2024.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 20 декабря 2024 года № 1089 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». Мөрәҗәгать итү датасы: 18 май 2024.
- ↑ Савия Сираева – гордость нашего района (рус.). baigildino.ucoz.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 май 2024.
Әдәбият
Г. Иксанова. Театр турында һәм аның турында гына түгел: очерклар, интервью, рецензияләр. Уфа, 2006
Сылтамалар
- Г. Х. Усманова. Сәвия Сираева // Башкирская энциклопедия / гл. ред. М. А. Ильгамов. — Уфа : ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.
- «Нур» театры
- «Савия Сираева. Жизнь посвятила театру»
- Актриса по истинному призванию души (К юбилею Савии Сираевой)