Владимир Федотов (1950)
Тәрҗемәи хәле
1950 елның 13 гыйнваренда Куйбышев өлкәсе (хәзерге Самара өлкәсе) Октябрьск шәһәрендә туган. Казан дәүләт консерваториясен (1984), шунда ук аспирантураны (1987) тәмамлаган. Уку йортында алган белгечлекләре: концерт башкаручысы, укытучы, халык уен кораллары оркестры дирижёры, баянчы.
Иҗаты
40 еллык иҗат гомерендә дөньяның 15 илендә 8 000 концертта уйнаган. Аның иҗатына, баянда уйнау осталыгына төрле телләрдәге матбугат чараларында 60 лап мәкалә багышланган. Аларда баянда төрле халык көйләрен башкарганда милли нечкәлекләрне сизгер тоемлавы, нюансларны төгәл бирүе ассызыклана.
Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты (хәзер КФУ составында) музыка уен кораллары һәм татар музыка сәнгате кафедралары профессоры буларак, баянда уйнау тәҗрибәсен яшьләргә өйрәтә.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- ТАССР атказанган артисты (1986).
- Татарстанның халык артисты (1993).
- РФ атказанган артисты (2001).
- Муса Җәлил премиясе (1990)
- Халыкара һәм бөтенрусия конкурслары лауреаты (1995, 1996, 2005, 2007).
- Тукай премиясе (2010) – 1995-2009 елларда төзегән һәм югары осталык белән башкарган «Дустыма», «Баянның сокландыргыч авазлары» концерт программалары өчен.
Сылтамалар
- Татарстан хөкүмәте порталы 2016 елның 12 март көнендә архивланган.
- КФУ рәсми сайты 2016 елның 1 сентябрь көнендә архивланган.