Рәшит Мәрдиханов

Рәшит Мәрдиханов, Рәшит Мәрдихан улы Мәрдиханов (вариант: Мәрдеханов[1]) — Минзәлә театрында хезмәт иткән (1951-1990) татар артисты. Татарстанның халык артисты (1991).

Тәрҗемәи хәле

Иҗаты

1951 елдан 1990 елга кадәр Минзәлә театрында эшләп, күпсанлы катлаулы образлар тудыра. 1957 елда Мәскәүдә узган Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында (1957 ел, 24 май — 2 июнь) Ю. Әминовның «Язылмаган законнар» спектаклендә Шәйхенур роле өчен яшь артист ВЛКСМ Үзәк Комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Уйнаган рольләре

Р. Мәрдиханов сәхнәдә бик кызыклы, тормышчан, күркәм образлар иҗат итте. Р. Мәрдиханов иҗат иткән образлар психологик бөтенлек, сәнгатьчә камиллек, тормышчанлык, эчкерсезлек һәм рухи бәйсезлекләре белән аерылып торалар. Мәрдиханов иҗатында фикернең ачыклыгы һәм төгәллеге үтә нечкә сәнгати тоемлау һәм образның тирән психологик чишелеше белән бергә үрелеп бара иде.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 1957 ВЛКСМ Үзәк Комитеты Мактау грамотасы
  • 1991 Татарстанның халык артисты

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. Минзәлә теары сайтында, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-12-30