Флёра Сөләйманова

Флера Сөләйманова (Флёра Зәет (Зыятдин) кызы Сөләйманова) — Татарстанның халык артисты. Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе лауреаты (2023).[1]

Тәрҗемәи хәле

Флёра Сөләйманова 1939 елның 9 марта Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы Кама Тамагы районнын Иске Барыш авылында туа. Мәдәният елы уңаеннан авыл китапханәләре тематик – музыкаль кичәләр, Тукай районында яшәп иҗат итүче язучылар белән очрашуларны дәвам итәләр. Алдагы кичәләрнең берсе – Казаклар авылы клубында китапханә мөдире Гарипова Алсу оештырган, җырчы Флера Сөләйманованың юбилее уңаеннан “Җырга багышланган гомер” исеме астында үткәрелде. Моңга, җырга, күңелләрне җылытучы сүзләргә сусаган авыл халкы Флера Сөләйманованың тормышы белән танышып, шигъри тәлгәшләргә уралып, Теләнче Тамак авылы үзешчәннәре Зарипова Хадия (“Ядкәрь”), Зарифуллина Наилә (“Бөрлегәнем бергенәм”), Фәйзуллин Илдус (“Әниемә”, “Кыр казлары киткәндә”) баянист Шәймарданов Сәетнур башкаруында җырлар тыңладылар. Шулай ук тамашачылар Флера Сөләйманованың пластинкадан яңгыраган җырларын тыңлап, балачак, яшьлек хатирәләренә кайтып, гомер йомгакларын сүтеп җырлап, елап та алдылар.

Татар халкының сөекле җырчысы, күренекле артист Габдулла Рәхимкуловның көмештәй яңгырашлы тавышын, башкарган җырларының моңын үзем исән чакта һич онытмам.

Чыганаклар

Сылтамалар