Асаф Вәлиев
Асаф Әсгать улы Вәлиев (рус. Асаф Асгатович Валиев, 26 июнь 1959, Адай, Татарстан АССР) — Россия эстрада җырчысы, Татарстан Республикасының атказанган һәм халык артисты.
Тормыш юлы
1959 елның 26 июнендә Актаныш районының Адай авылында, укытучылар гаиләсендә туган. Әтисе — Әсгать Вәлиев, әнисе — Флера Кадыйрова[1].
Адай мәктәбен тәмамлагач, Минзәлә педагогия училищысының вокал факультетына укырга керә. Уку чорында шәһәр Мәдәният йортының вокаль-инструменталь ансамбле солисты булып чыгыш ясый.
1980 елда Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетын, 1986 елда Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетын тәмамлый (остазлары — И. Ишбүләков, Э. Трескин, С. Җиһанова). Уку чорында «Ялкын» вокаль ансамблендә, «ХХ гасыр» вокаль-инструменталь ансамблендә җырлый, берничә тапкыр эстрада фестивальләре һәм үзешчән сәнгать бәйгеләре лауреаты була, Казан шәһәре башкарма комитетының Мактау кәгазьләре һәм дипломнары белән бүләкләнә. Консерватория студенты буларак, өч ел Виктор Деринг җитәкчелегендәге Казан шәһәр киночелтәре дәүләт джаз оркестрында солист-вокалист булып эшли.
1986 елда, укуын тәмамлап, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлегенә эшкә урнаша.
1994 елда үзенең «Асаф» җыр театрын оештыра, аның сәнгать җитәкчесе һәм солисты була. Коллектив белән Идел буе, Себер өлкә-республикаларында, Краснодар краенда, Мәскәү, Санкт-Петербург, Киев кебек шәһәрләрдә, Урта Азия республикаларында, шулай ук Финляндия, Төркия, Украина, Венгрия, Үзбәкстан һ.б. илләрдә гастрольләр белән чыгыш ясый.
2018 елда мәгълүмәт чараларында озак вакыт дәвамында буйдак исемен йөрткән җырчының үзеннән ике тапкырга яшьрәк татар кызы белән никах укытуы билгеле була[2].
2021 елның октябрендә Асаф Вәлиев үзенең социаль челтәрендәге битендә якын кешесен — әнисен югалтуын хәбәр итә[3].
Иҗаттагы уңышлары
Асаф Вәлиев 1989 елда «Татар җыры» беренче халыкара бәйгесендә беренче премия лауреаты исемен ала, бу аның талантын һәм югары дәрәҗәдәге осталыгын тану була. Бәйгедә ул «Әдрән диңгез», «Нигә, әни, картаясың?», «Туган ягым» җырлары белән чыгыш ясый. Шул ук елны Сочида узган Бөтенроссия яшь башкаручылар бәйгесендә Татарстан Республикасын тәкъдим итә.
1990 елда хатлар буенча оештырылган телевизион конкурста җиңү яулый — финалның беренче унлыгына аның башкаруында берьюлы дүрт җыр керә: «Эх, сез, матур кызлар», «Әссәламегаләйкем», «Аерылмагыз», «Әйләнеп кайтыгыз».
1991 елда «Татарстан яшьләре» газетасы оештырган «Бүгенге көннең иң популяр җиде җырчысы» рейтингы финалисты була.
1992 елда ул «Әйтмә син авыр сүз» һәм «Бәхет төне» җырлары белән «Уятмакчы булсаң халык күңелләрен» республика телевизион конкурсында лауреат исемен ала.
1993 елда Асаф Вәлиев Татар дәүләт филармониясе белән берлектә «Шәһри Казан» газетасы оештырган «Һәркемнең үз йолдызы» конкурсында җиңү яулый.
2000 елда уздырылган «Татар җыры» халыкара эстрада фестивалендә «Трамвайчы кыз» җыры белән «Алтын барс» премиясе лауреаты була.
Җырчы башкаруында татар, рус һәм чит ил авторларының әсәрләре бертигез уңышлы яңгырый, аның төрле милләт вәкилләре яратып җырлый торган әсәрләре бар, алар — «Эх, сез, матур кызлар!» (П. Кубашев көе, Н. Васильев сүз.), «Аерылмагыз» (Ч. Зиннәтуллина, Г. Зәйнәшева сүз.)[4], «Әйтмә син авыр сүз» (Р. Хәкимов көе, Р. Чурагулов сүз.), «Әйләнеп кайтыгыз» (Р. Хәсәнов көе, М. Шиһапов сүз.) һ.б.
Асаф Вәлиев яшь талантларны ачуга да үзеннән зур өлеш кертә. Зәйнәп Фәрхетдинова, Алсу Хисамиева һәм Лилия Муллагалиева кебек җырчылар зур сәхнәгә юлларын нәкъ менә аның концерт төркемендә башлыйлар[5]. Шәһәр һәм республика чараларында, хәйрия концертларында актив катнаша.
2025 елның апрелендә Асаф Вәлиевның «Лучшие хиты» дигән альбомы дөнья күрә (лейбл — Shadan Media), анда 33 җыр тупланган[6].
Репертуар
Татарстан Республикасының дәүләт радиосы һәм телевидение фондында Асаф Вәлиев башкаруындагы 70 тән артык җыр һәм 8 телевизион концер-фильм саклана. Алар арасында[5]:
- «Аерылмагыз»;
- «Әйтмә син авыр сүз»;
- «Эх, сез, матур кызлар»;
- «Моңнар кайтсын авылга»;
- «Каенлы юл»;
- «Әткәм моңы»;
- «Әйләнеп кайтыгыз»;
- «Челтер чишмә буенда»;
- «Кара миләш»;
- «Сагынганда»;
- «Кара күземә генә»;
- «Төнбоек бүләк итмә»;
- «Шаулый урман»;
- «Рәхмәтеңнән, Ходаем, ташлама»;
- «Каршыма килгән идең»;
- «Каз үләне»;
- «Һәрвакыт күңелемдә»;
- «Чегән кызы»;
- «Яшермә син күзләреңне»;
- «Сабан туе»;
- «Агымсу».
Дәүләт бүләкләре
- «Татар җыры» халыкара фестиваль-бәйгесе лауреаты (1989);
- Татарстан Республикасының атказанган артисты (1993);
- Татарстанның халык артисты (2000)[5].
Искәрмәләр
- ↑ Укытучылар көне белән! (рус.). vk.com (5 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 ноябрь 2025.
- ↑ Василина Олейник. Асаф Валиев женился на девушке вдвое моложе (рус.). Татар Информ (15 февраль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 ноябрь 2025.
- ↑ Асаф Вәлиев әнисенең соңгы минутлары турында: «Аркамнан сөйде дә, 15 минуттан китеп барды...» Шәһри Казан (28 октябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 ноябрь 2025.
- ↑ Радиф Кашапов. Дискотека 90-х: вклад удмуртов в татарскую эстраду (рус.). Реальное время (3 май 2022).
- ↑ 1 2 3 Валиев Асаф Асгатович (рус.). tatfil.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 ноябрь 2025.
- ↑ Лучшие хиты. zvuk.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 ноябрь 2025.