Фәридә Сафина
Фәридә Мирхафизан кызы Сафина (рус. Фарида Мирхафизановна Сафина; 20 март 1957, Сарман, Татарстан АССР) — СССР һәм Россиянең татар актрисасы. Татарстан Республикасының халык артисты (2015), Татарстан Республикасының атказанган артисты (2001).
Тәрҗемәи хәле
Фәридә Сафина 1957 елның 20 мартында Татарстанның Сарман авылында туган[1][2]. Исеме Фәридә Кудашева хөрмәтенә бирелгән[3].
Әтисе — Мирхафизан Хафиз улы (1918–1966), Бөек Ватан сугышында катнашучысы, Кызыл Йолдыз, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры, тарих укытучысы, сугыш яраларыннан вафат була; әнисе — Зәйтүнә Нуретдин кызы (1921–2018), тыл хезмәтчәне[4][5][6]. Ике абыйсы (Наил һәм Камил), сеңлесе Равия бар[6][7].
Әтисе ягыннан нәсел-нәсәбе Бикчура ханнан килә. Әнисе ягыннан шәҗәрәсе академик Диләвәр Зөбәеровны, Төркиядә галиме Габделхәмит Кошай Зөбәйрине, дин эшлеклеләре Таҗетдин Ялчыгол, Габделҗәмил Солтанов, Риза Фәхретдин, Габделҗәббар, Мансур Зөбәйриләрне биргән затлы нәселгә барып тоташа. Уртак бабалары — бишенче буын бабасы Зөбәер Солтанга, Мостафа, Кушай, Балтай, Карабик, Кандырабик, Сахибгәрәй, Салагышка тоташа[8].
Сарман урта мәктәбен тәмамлач, Ленинград дәүләт театр, музыка һәм кинематография институтына курчак театры рәссамына имтиханнарны уңышлы тапшыра, әмма укырга калмыйча, Казанга кайтаи»[9][7].
Казан дәүләт мәдәният институтының социаль-мәдәни эшчәнлек факультетында укый. 1978 елда Түбән Кама районының Афанас авылы клубына эшкә җибәрелә, 1978–1981 елларда Җәлил бистәсендәге «Җәлилнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе каршындагы Нефтьчеләр техникасы йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли[2][10][11][7].
Югары белеме булуына карамастан, 1981 елда Казан театр училищесының актерлар бүлегенә укырга керә, аны 1985 елда тәмамлый һәм Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына эшкә урнаша[12][10][7].
Инде югары белемгә ия булып, актриса статусы белән 1981 елда Казан театр училищесының актерлык бүлегенә укырга керә, соңыннан и. Камал. Актерлык осталыгына өйрәткән педагоглары арасында Р. Игъламов, Ш. Сарымсаков, Г. Хөсәенов, А. Хәйруллина, Ш. Бариев, Р. Батулла, М. Сәлимҗановны аерып күрсәтә[13][7][14].
2001 елда Татарстан Республикасының атказанган артисты, ә 2015 елда Татарстан Республикасының халык артисты исеменә лаек була[10][15].
Алга таба Казан федераль университетын «музыка җитәкчесе» белгечлеге буенча (2011–2014) һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының вокал факультетын тәмамлый (1999–2005), анда актерлык осталыгы дәресләре бирә, шулай ук «Балачак» балалар студиясен җитәкли һәм 122 нче татар-инглиз мәктәбендә театр түгәрәге алып бара[16][14].
Сәхнәдән бушаган арада, кичерешләрен, уй-хисләрен, борчу-газапларын шигъри юлларга сала. Идел, Сөембикә журналларында, Республиканың төрле газетларында шигырьләре басыла. Артистлар турында язмалары бар.
Татар халык җырлары белән мавыга, фотографияләр төшерә, шигырьләр яза[10][13][14]. Шулай ук әтисенең мирасын популярлаштыру белән шөгыльләнә, аның «Борынгы Минзәлә ярларында» исемле истәлекләр китабын әзерләп дөньяга чыгара[16][17]. Татар телен, милли театрын, халык мәдәниятен һәм рухи кыйммәтләрне даими үзгәреп торучы дөньяда саклауның мөһимлеген ассызыклый[13].
Иҗаты
Башкарган рольләре:
- Анук — «Гөргөри кияүләре» (Т. Миңнуллин);
- Виктория — «Булмас димә, дөнья бу!» (А. Вампилов);
- Галиябану — «Галиябану» (М. Фәйзи);
- Гафифә — «Беренче театр» (Г. Камал);
- Гөлемхан — «Ахырзаман» (Ч. Айтматов);
- Гөлҗамал — «Әтәч менде читәнгә», (А. Гыйләҗев);
- Гөлчирә — «Әни килде» (Ш. Хөсәенов);
- Зөбәрҗәт — «Хуҗа Насретдин» (Н.Исәнбәт);
- Маһи — «Асылъяр» (М. Фәйзи);
- Мария-Каролина — «Гаугалы гаилә» (Эд. де Филиппо);
- Мәйсәрә — «Зәңгәр шәл», (К. Тинчурин);
- Мәмдүнә — «Һинд кызы» (Г. Каюм);
- Саҗидә — «Зәңгәр шәл» (К. Тинчурин);
- Сәкинә — «Мирас» (Г. Каюм);
- Сәмидә — «Кичер мине, әнкәй!» (Р. Батулла);
- Фәүзия — «Казан егетләре», «Тагын Казан егетләре» (М. Гыйләҗев);
- Хәдичә — «Банкрот» (Г. Камал);
- Хәдичә — «Зәңгәр шәл» (К. Тинчурин);
- Сәвия — «Мәхәббәт турында сөйләшик» (И. Зәйниев) һ.б.
Бүләкләр
- 1996 — Төрки театрларының II халыкара «Туганлык» фестивале, Т.Миңнуллинның «Гөргөри кияүләре» спектаклендә Анук роле өчен «Иң сөйкемле» номинациясенең җиңүчесе;
- 2001 — Татарстанның атказанган артисты;
- 2007 — «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» күкрәк тамгасы;
- 2012 — Татарстан Республикасы Премьер-министры Рәхмәт хаты;
- 2015 — Татарстанның халык артисты;
- 2016 — Россия Федерациясе театр әһелләре берлегенең Мактау кәгазе.
Шәхси тормышы
Кияүдә түгел[13], кызы Айсылу Мирхафизхан (1992 елгы), балет артисты, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшләгән, иҗади тәхәллүсенбабасы хөрмәтенә алган[18][19][20].
Искәрмәләр
- ↑ Илялова, 1996
- ↑ 1 2 Шакирҗан, Гыйматова, 2009
- ↑ Фәридә Сафинага исемне Фәридә Кудашева хөрмәтенә кушканнар. «Шәһри Казан» газетасы (1 июнь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 ноябрь 2022.
- ↑ Сафаров и др., 2018
- ↑ Камал театры кайгы уртаклаша. Интертат (5 сентябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 ноябрь 2022.
- ↑ 1 2 Сафин Мирхафизан Хафизович. Музей-мемориал Великой Отечественной войны. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 ноябрь 2022.
- ↑ 1 2 3 4 5 Татарстанның халык артисты Фәридә Сафина: «Чегән хатынының: „Артист була бит бу“ дигәне юш килде». «Шәһри Казан» газетасы (18 февраль 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 ноябрь 2022.
- ↑ Ризаэддин Фәхреддин. 3 // Асар / Миркасыйм Госманов, Җәүдәт Миңнуллин. — Казан: Рухият, 2010. — [3 том, параграф /275/169 Т. 3—4.] — Б. 648. — 333 б. — 2500 экз. — ISBN 978-5-89706-136-5.
- ↑ Фәридә Сафина: «Кино артисты булырга хылландым». Сәхнә (журнал) (31 март 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 ноябрь 2022.
- ↑ 1 2 3 4 Гарифуллин, 2017
- ↑ В Казанском государственном институте культуры прошла встреча выпускников разных лет. Министерство культуры Республики Татарстан (3 декабрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 ноябрь 2022.
- ↑ Илялова, 2005
- ↑ 1 2 3 4 Шакирзянов, 2018
- ↑ 1 2 3 Миләүшә Галиуллина. Күңеле һаман җәйдә әле… «Мәдәни Җомга» газетасы (19 октябрь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 ноябрь 2022.
- ↑ Сафина Фарида Мирхафизановна. Татарский театр имени Галиасгара Камала. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 ноябрь 2022.
- ↑ 1 2 Кабатланмас Фәридә. Сәхнә (журнал) (13 ноябрь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 ноябрь 2022.
- ↑ Фарида Сафина. Он мечтал о собственных книгах…. — Татар дөньясы (газета). — 2020. — № 6 (6437). — С. 9. — 16 с.
- ↑ Мирхафизхан Айсылу Мунировна. ayaris.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 ноябрь 2022.
- ↑ Мөршидә Кыямова. Айсылу Мирхафизхан: 2-3 минутлык күренеш өчен айлар буе станок янында тир түгүең сорала. Интертат (18 май 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 ноябрь 2022.
- ↑ Диана Слабко. Айсылу Мирхафизхан: У каждого есть свой шанс. Казанские ведомости (31 октябрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 ноябрь 2022.
Сылтамалар
- Сафина Фәридә Мирхафизан кызы. Камал театры сайтында.