Алинә Шәрипҗанова
Алинә Наил кызы Шәрипҗанова (Шәрибҗанова [2], ире буенча Шәйгарданова; 21 ноябрь 1978, Ершов (шәһәр), Сарытау өлкәсе) ― җырчы (меццо- сопрано), Казан шәһәр филармониясе муниципаль бюджет мәдәният оешмасының концерт бүлеге артист-вокалисты (солисты) (2013 елдан), Казан дәүләт мәдәният институты укытучысы (2021 елдан). «Татар җыры» фестиваленың «Алтын Барс» иясе. Татарстанның халык артисты (2023)[3].
Тәрҗемәи хәле
1978 елның 21 ноябрендә[4] Сарытау өлкәсе Ершов шәһәрендә катнаш гаиләдә туа.
Урта мәктәпне Чаллы шәһәрендә (Чаллының 7 нче музыка лицее) тәмамлап, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керә (Рәхилә Хәйдәр кызы Мифтаховага имтихан бирә). Ләкин бер ел укыгач, укуын ташлый. Казан үзәгендәге «Татарстан» ресторанында җырчы булып эшли. Икенче югары белеме буенча юрист,. В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетын тәмамлагач (2013), бер фирмада юрист-консультант булып эшли.
Алинә Шәрипҗановага КДМИ профессоры Венера Әхәт кызы Ганиева профессиональ җырчы булырга юнәлеш бирә. Профессор тәкъдиме белән Алинә кабаттан Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенә укырга керә, аны «Халык җырларын башкаручы, укытучы» белгечлеге буенча 2013 елда тәмамлый. Шул ук уку йортында «Югары квалификацияле артист. Югары мәктәптә иҗади фәннәр укытучысы» белгечлеге буенча ассистентура-стажировка уза (2020).[5] Казан дәүләт мәдәният институты Югары сәнгать мәктәбе факультетының Соло халык җыры кафедрасында студентларга ялгыз җырлау фәнен укыта[6]. Татар дәүләт опера һәм балет театрында чакырылган солист (меццо-сопрано) буларак чыгыш ясый.
Иҗаты
Универсаль җырчы, өч октавада җырлый[7]. Төрле жанрларда җырлый ала: опера, оперетта, романс, халык җырлары, эстрада җырлары, ретро җырлар. Чит телләрдә дә җырлый (мәсәлән, Уитни Хьюстоннын I will Always Love You жыры һ. б.). Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегенә бәйле, чит илләрдә (мәсәлән, Төркиядә Татарстан мәдәнияте көннәрендә), шулай ук республика дәрәҗәсендәге рәсми чараларда, ерак төбәкләрдә яшәүче татарлар белән очрашуларда чыгыш ясый.
1997 елда Казанга килеп, иҗат итә. 2007 елда «Барс-медиа» ширкәте белән рәсми төстә килешү төзи (2012 елда килешүне вакытыннан алда өзә).[8]
Эльмир Низамовның «Алтын Казан» мюзиклында (рок-опера) төп роль – Сихәтбануны башкара (Эльмира Кәлимуллина белән алмашлап).
Татарстан Республикасының Халык артисты Фирзәр Мортазин, Татарстанның атказанган артистлары Илнар Миранов, Айдар Сөләйманов, Илгиз Зәкиев, Әмир Әхмәдишин һәм башка җырчылар белән дуэтлар башкара. Казан филармониясе оештырган онлайн-концертларның (виртуаль концерт) берсендә төрле кинофильмнардан таныш җырлар башкара.
Зөһрә Сәхәбиева, Татарстанның халык артисты
|
«Үзгәреш җиле» татар җыры фестиваленең даими катнашучысы. Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Шаляпин фестиваленең гала-концертларында чыгыш ясый[10].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1997 ― Самарада узган «Студентлар язы» конкурсының Гран-при иясе.
- 2010 ― «Кабатланмас тавыш» номинациясендә «Татар җыры» фестиваленың «Алтын Барс» иясе.
- 2013 ― Төркиядә узган «Тюрквижн-2013» Беренче төрки дөнья җыр бәйгесендә «Үпкәләмим язмышыма» җыры белән дүртенче урынны яулый[13].
- 2017 ― Татарстанның атказанган артисты.
- 2021 ― «Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль» (Музыкаль театрның иң яхшы башкаручысы) номинациясендә «Тантана» премиясенә тәкъдим ителә.
- 2023 ― Татарстанның халык артисты[14].
- «Болгар радиосы» милли музыка премиясе лауреаты[15].
Гаиләсе
Әнисе Любовь Анатольевна (Рудницкая) рус милләтеннән, чыгышы белән Украинадан (Херсон), тимер юл хезмәткәре. Энесе Радик 4 яшькә кечерәк (шулай ук җырлый).[16] Сарытау эчке эшләр идарәсендә эшләүче әтисе Наил Рәшит улы эчке эшләр идарәсе базасында «Орион» музыкаль ансамблен оештыра. Ансамбльгә хатын-кыз солистка итеп Алинәнең булачак әнисен чакыра. Шулай итеп, Алинә кечкенәдән җырлы гаиләдә үсә, музыка мәктәбенә йөри[17]. Алинәгә 14 яшь булганда, әтисе гаиләдән киткән. Татар теленә, татар халык җырларына әбисе Камилә Сибгат кызыннан өйрәнә. Җәйләрен әтисенең әбисе Хафизә янында, Питерка районы Кече Үзән авылында уздыра.
33 яшьтә кияүгә чыккан. Ире Айдар (Шәйгарданов), Чаллыдан, белеме буенча юрист, эшмәкәр. Балалары: Әмир, Альмира. Башта Биектау районы Калинино авылында, аннары Биектауда үз йортларында яшиләр[18].
Искәрмәләр
- ↑ Алина Шарипжанова. concert-star.ru
- ↑ Алинә Шәрибҗанова: «Иремнең беренче хатыны белән дә яхшы аралашабыз». Шәһри Казан, 18.08.2017
- ↑ Алина Шарипжанова получила звание _Народный артист РТ. kazanfil.ru
- ↑ Алина Шарипжанова. Кино-Театр.Ру
- ↑ Лилия Локманова. Алинә Шәрипҗанова: "Әтием миңа һәм энем Радикка беркайчан да ярдәм итмәде". Шәһри Казан, 22.07. 2020
- ↑ Шайгарданова Алина Наилевна. 2022 елның 2 март көнендә архивланган. kazgik.ru
- ↑ Гөлия Хәсбиуллина. Винера Ганиеваның дәвамчысы Алинә Шәрипҗанова: затлы ханымнар һәм чын ирләр турында. Интертат, 15.11.2021
- ↑ Зөһрә Садыйкова. Алинә Шәрипҗанова шәһәр тормышыннан туеп, авылда яши башлаган. Шәһри Казан, 14.06.2013
- ↑ Зөлфия Галим. Алинә Шәрипҗановага - мактаулы исем. Шәһри Чаллы, 1.02.2023
- ↑ Алина Шарипжанова. kazan-opera.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 ноябрь 2025.
- ↑ Сине көтәм. music.yandex.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 ноябрь 2025.
- ↑ Туган илем сулышы [неопр.]. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 ноябрь 2025.
- ↑ «Халык кызы! Өмет синдә генә…» Сөембикә, 24.06.2015
- ↑ Минниханов присвоил Алине Шарипжановой и Филюсу Кагирову звание «Народный артист РТ». Бизнес-Онлайн, 31.01.2023
- ↑ "Болгар радиосы" милли музыка премиясе лауреаты Алинә Шәрибҗанова: «Бертуган энем белән алты елга якын аралашмыйбыз» (рус.). bolgarradio.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 ноябрь 2025.
- ↑ «Ул әни белән дә 10 ел сөйләшми»:Алинә Шәрипҗанова бертуган энесе белән аралашмавын әйтте. Интертат, 14.01.2023
- ↑ Җырчы Алинә Шәрипҗанова турында тугыз кызыклы факт. Сөембикә, 21.11.2022
- ↑ Зөһрә Садыйкова. Алинә Шәрипҗанова: «Бертуган энем белән алты елга якын аралашмыйбыз». Шәһри Казан, 18.08.2017
Сылтамалар
- Шайгарданова Алина Наилевна. 2022 елның 2 март көнендә архивланган. kazgik.ru
- Алинә Шәрипҗанова җырлары. ВКонтакте