Зөфәр Хәйретдинов


Зөфәр Хәйретдинов (Зөфәр Гыйльметдин улы Хәйретдинов, рус. Зуфар Гильмутдинович Хайрутдинов, 5 август 1959, Татар Казысы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР) — җырчы, меңгә якын популяр җырлар авторы, композитор, продюсер, Татарстан Республикасының халык артисты. Россия авторлык җәмгыятенең (рус. Российское авторское общество) Татарстан филиалы җитәкчесе[1].

Тормыш юлы

Зур гаиләдә туып-үсә: унбер баланың унынчысы була[2]. Казан инженер-төзелеш институтында укый, анда хор составында җырлый. Икенче төзелеш трестында инженер булып эшли. Урта музыкаль белеме булмавына карамастан, үзлегеннән әзерләнеп, Казан консерваториясенең вокал факультетына укырга керә. Сигез ел дәвамында Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында эшли[3].

1987 елда «Болгар кызы» җырын яза, аны «Татар җыры» конкурсында Мансур Гыйлми псевдонимы астында чыгара. Шул вакыттан башлап эстрада җырлары яза башлый, тиз арада композитор буларак таныла[4].

Россия Авторлык җәмгыяте реестрында аның меңгә якын җыры теркәлгән. Алар арасында — Салават Фәтхетдинов башкарган «Салкын чәй», Айдар Галимовның «Абага чәчәге», Хәния Фәрхи репертуарындагы «Авыл киче», Зөһрә Шәрифуллина җырлаган «Су буенда учак яна» җырлары бар.

Зөфәр Хәйретдинов эстрада җырчысы буларак та киң танылган. «Карлы яңгыр», «Мишәр кызы», «Кура җиләге», «Абага чәчәге», «Пар алма», «Мин бәхетле син булганда», «Син башканың бәхете», «Мин сине яратмас идем», «Аерылмагыз» һәм башка хитларны башкара.

Казанда уздырылган алтынчы «Йолдызлар фабрикасы» проектының җитәкчеләренең берсе була. Аның вазифаларына яшь талантларны эзләү, аларны үстерү һәм укыту керә.

«Барс-Медиа» җитәкчеләре Марат һәм Камил Гәрәевлар белән Татар авторлык җәмгыте оештыра. Аннан киткәннән соң Зөфәр Хәйретдиновны Россия авторлык җәмгыятенең Татарстандагы филиалы директоры вазифасын башкарырга чакыралар. Бу вазыйфада ул авторлыкны рәсмиләштерү механизмнарын камилләштерү белән шөгыльләнә. 2011 елда «Татар җыры» конкурсында «Авторлык хокукларын яклауга керткән өлеше өчен» махсус номинациясендә җиңә[5]. Зөфәр Хәйретдинов җитәкчелегендәге Россия авторлар җәмгыятенең Татарстан филиалы композиторлар һәм шагыйрьләрнең авторлык хокукларын үтәмәүче артистларга штрафлар сала. 2018 елда оешма Хәния Фәрхи, Рөстәм Закиров һәм Ганс Сәйфуллин җырларын башкарганы өчен артист Вадим Захаровтан 30 мең сум таләп иткән[6].

2025 елда Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Зөфәр Хәйретдиновның «Тагын бер юбилей — 65 яшь» исемле юбилей концерты уза. Юбилярның музыкасы һәм сүзләренә язылган җырларны Хәйретдинов үзе һәм башка эстрада йолдызлары (Ришат Төхвәтуллин, Элвин Грей, Иркә, Илсаф, Зөлфия Шакирова, Гүзәл Әхмәтова, Зөһрә Шәрифуллина) башкара.

Гаилә хәле

Хатыны Зөһрә Салихҗан кызы, Республика онкология үзәгендә табиб-радиолог. Улы Зөлфәт, кызы Зилә[7].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

  1. Зөфәр Хәйретдинов. «Милләттәшләр». Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2025.
  2. Зөфәр Хәйретдинов: «Өч тапкыр үлемнән калдым». Sntat.ru (20 май 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 ноябрь 2025.
  3. Илгизә Галиуллина. Народный певец Зуфар Хайрутдинов. Шәһри Казан (29 сентябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 ноябрь 2025.
  4. Альфред Мухамметрахимов. «Сейчас татарские школа и детский сад – тормоз для развития родного языка». Бизнес Online (19 гыйнвар 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 ноябрь 2025.
  5. Татар җыры-2011. bars-media.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2025.
  6. «Это тоже имущественное право»: Зуфар Хайретдинов со скандалом взыскал с Вадима Захарова 30 тысяч рублей за песни покойных авторов. Sntat.ru (20 май 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 ноябрь 2025.
  7. Зөфәр Хәйретдинов: «Аерылышырга теләгән чаклар булды». «Ялкын» журналы (16 май 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 ноябрь 2025.

Тема буенча өстәмә