Вадим Захаров (1986)

Вадим Борис улы Захаров (рус. Захаров Вадим Борисович; 24 июнь 1986, Пчеловод, Татарстан АССР) — җырчы, Татарстанның атказанган артисты (2017), Татарстанның халык артисты (2023).

Тормыш юлы

Вадим Захаров 1986 елның 24 июнендә Татарстан АССРның Кукмара районы Пчеловод авылында туа.

Казан музыка көллиятендә[1] укый, аннан киткәч, Казан дәүләт мәдәният институтының Венера Ганиева классына укырга керә. Илсөя Бәдретдинованың һәм Зөһрә Шәрифуллинаның концерт төркемнәрендә чыгыш ясый. Продюсеры Илфак Шиһапов Вадим Захаровны ялгыз башкаручы буларак таныта.

Иҗаты

Керәшен халкының мәдәниятен, сәнгатен саклап калуга зур өлеш кертә[2]. «Бәрмәнчек» керәшен ансамбле белән чыгышлар ясый.

Репертуарында татар халык һәм керәшен җырлары, композиторлар әсәрләре бар.

2025 елның 23 май аенда Мәскәүдәге «Театр мимики и жеста» театрында «Шоу түгел! Концерт!» программасы белән чыгыш ясый[3].

2026 елның июлендә Татарстанның Түбән Кама районы Балчыклы авылында үткән «Питрау җыены» бәйрәмендә чыгыш ясый[4].

Җыентыклары

  • Әнкәм ашлары (2025).
  • Хатлар (2022).

Җырлары

  • Үзем булып калам.
  • Сөюләрем хата түгел.
  • Сабый чакта.
  • Шәфкать туташы.
  • Сөю кабатланмый.
  • Тыныч йокла, әни.
  • Ялгышкан вакытлар.
  • Бердәнбер.
  • Юк димә.
  • Әллә кемне күңел сагына.
  • Насыйп яр.
  • Ялгышкан вакытлар.
  • Рәхмәт әйтик.
  • Дусларым бар.
  • Кайтара алмам[5].
  • Көттермәскә иде әнкәйләрне.
  • Без яраткан ярлар.
  • Бер елганың ике ярында.
  • Без яшь чакта.
  • Әнкәй гөле.
  • Авылым.
  • Үткәннәргә тимәгез.
  • Минем әле сезгә кирәгем бар.
  • Сабый чакта.
  • Түнтәр авылы җыры.
  • Бәйрәм белән, гүзәл затлар.
  • Балтырган.
  • Әнкәм ашлары.
  • Их, кайтырга.
  • Шәйдәүләт чишмәсе.
  • Алты ятим.
  • Әткәй йорты.

Гаиләсе

Өйләнгән. Хатыны — Лариса, кызлары: Ульяна, Ильяна.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

  1. Вадим Захаров: «Хатын мине яратамы икән соң ул?» дип тә уйлап куям" (2023-08-04). 29 октябрь 2025 тикшерелде.
  2. Вадим Захаров: «Тәре ул - изге сүз» (2020-09-12). 29 октябрь 2025 тикшерелде.
  3. Вадим Захаров (2025-05-23). 29 октябрь 2025 тикшерелде.
  4. В селе Балчыклы Нижнекамского района пройдёт кряшенский праздник «Питрау йены» (2026-07-14). 15 июль 2026 тикшерелде.
  5. Самые популярные треки Вадим Захаров (рус.). Яндекс Музыка. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 октябрь 2025.
  6. Питрау бәйрәмендә иҗат әһелләренә мактаулы исемнәр бирелде (2017-07-15). 29 октябрь 2025 тикшерелде.
  7. Указ Раиса Республики Татарстан. О присвоении почетного звания «Народный артист Республики Татарстан» (рус.). Администрация Раиса Республики Татарстан. rais.tatarstan.ru (18 октябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 октябрь 2025.

Тема буенча өстәмә