Илсөя Бәдретдинова

Илсөя Бәдретдинова (Илсөя Ядкәр кызы Бәдретдинова, рус. Ильсия Ядкаровна Бадретдинова; 4 февраль 1981, Иске Шөгер, Лениногорск районы) — татар эстрадасы җырчысы. Татарстанның атказанган артисты (2021)[1].

Тормыш юлы

1981 елның 4 февралендә ТАССРның Лениногорск районы, Иске Шөгер авылында туа. Гаиләдә өч кызның төпчеге.

6 яшеннән музыка мәктәбендә укый. Урта мәктәпне тәмамлап, Казан дәүләт технология университетына «җиңел сәнәгать» белгечлеге буенча укырга керә, ләкин тәмамламый. 2013 елда читтән торып Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын бетерә[2].

2002-2004 елларда «Татарстан яшьләре»ндә хәбәрче булып эшли.

Иҗаты

Җыр сәнгатендәге карьерасы 20 яшендә журналист Илфак Шиһапов белән очрашудан башлана. Беренче уртак эшләре — «Төнге юл» җыры[3]. Бер-бер артлы «Ялгыш язмыш», «Сәер кеше», «Алсу», «Өметсез юллар» һ.б. шундый бунтарь рухтагы җырлар туа.

Җырларның сүзләрен дә, көен дә, халык җырларыннан кала («Любизар»), аның тормыш иптәше — журналист Илфак Шиһапов яза. «Президентка хат», «Азатлык», «Көтүчеләр», «Карт бүре» кебек җырларның нигезендә Татарстандагы сәяси-иҗтимагый тәртипләргә протест ята. «Өметсез юл», «Алсу» җырлары җәмгыятьтәге мораль кыйммәтләр турында[4].

Музыка белгечләре аның беренче җырларын татарча рок-музыка итеп тә, альтернатив музыка буларак та бәялиләр.

2004 елда аның «Тыелган җыр» исемле беренче альбомы дөнья күрә. Шушы чордан ул тулысынча эстрадага күчә.

2006 елда «Татарлар-2006» интернет-бәйгесендә җиңү яулый.

2017 елда, Илфак Шиһаповның кинәт вафат булуыннан соң, аңа репертуарын үзгәртергә туры килә. Ул Фирдүс Тямаев белән дуэт башкара, яңа җырлар яздыра. Репертуары үз эченә лирик һәм татар халык җырларын ала[5].

2020 елда коронавирус пандемиясе сәбәпле концерт эшчәнлеген туктатып тора: 20 концертын кичектерергә мәҗбүр була. Әмма социаль челтәрдәге битләре аша тамашачылары белән элемтәне өзми: YouTube, Instagram (Россия Федерациясендә тыелган) һәм «Вконтакте» битләрен алып бара, анда даими рәвештә фотографияләр һәм яңалыклар белән уртаклашып тора[6].

2020 ел башында аның репертуары «Сагынам» җыры белән тулылана, ә җәй көне «Нәрсә җитми сиңа, куңел» трегына клибы чыга.

2022 елда «Күңел өчен», «Иярсез ат», «Ә мин сине сагынмыйм», «Хыянәт» (Илнур Коләхмәтов белән) җырларын яздыра.

2023 елда ул «20 ел инде се…» концерт программасы белән чыгыш ясый. Яңа җырлары арасында: «Дулкыннарга каршы», «Ах, бу язлар» һәм башка җырлары урын алган.

Вәсимә Хәйруллина, Гөлүсә Шаһбан һәм Ренат Галиәскәр кебек шагыйрьләр белән иҗат итә («Дәшмәгез», «Жанымны ярып кара» һ.б.). Елга 200 гә якын концерт бирә[7], группасында 13 кеше эшли[8].

Альбомнары

  • 2004 — «Тыелган җыр»;
  • 2006 — «Тыелган җыр»;
  • 2006 — «Президентка хат»;
  • 2007 — «Әстәгъәфирулла»;
  • 2008 — «Безнең ил безнең жырлар»;
  • 2008 — «Юк, туктамыйм»;
  • 2010 — «Илсөя Бәдретдинова hәм Сергей Тихонов»;
  • 2010 — «Исемсез җыр»;
  • 2012 — «Әкияттә кунакта»;
  • 2013 — «10 ел инде се…»;
  • 2019 — «Гафу ит, әнкәй»;
  • 2020 — «Сагыну»;
  • 2020 — «Нәрсә җитми сиңа, күңел».

Гаиләсе

Ире (2016 елга кадәр) (05.04.1968 — 30.05.2017), уртак уллары — Нариман. Илфак — һөнәре буенча журналист, берүк вакытта Илсөя Бәдретдинованың продюсеры да булып тора (2016 елга кадәр)[9].

Дәүләт бүләкләре

Искәрмәләр

  1. 1 2 О присвоении почетного звания «Заслуженный артист Республики Татарстан» (рус.). rais.tatarstan.ru (13 декабрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 декабрь 2025.
  2. Ильсия Бадретдинова: биография и личная жизнь (рус.). kratkoebio.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 декабрь 2025.
  3. Зульфия Шавалиева Ильсия Бадретдинова: «Если проскочит хоть намек на национализм, вызываю на разговор» (рус.). Татар Информ (4 гыйнвар 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 декабрь 2025.
  4. Эльвира Самигуллина. Ильсия Бадретдинова: «Некоторые говорили, что я позор татарской сцены» (рус.). БИЗНЕС Online (13 октябрь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 декабрь 2025.
  5. Ильсия Бадретдинова (рус.). globalmsk.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 декабрь 2025.
  6. Альфред Мухаметрахимов. Ильсия Бадретдинова: «Среди моих коллег есть те, кто едва сводит концы с концами!» (рус.). БИЗНЕС Online (5 апрель 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 декабрь 2025.
  7. Гузель Мухаметшина. «У меня не осталось времени жить»: Ильсия Бадретдинова намерена сократить количество концертов (рус.). kazanfirst.ru (20 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 декабрь 2025.
  8. Гөлинә Шәйхи. Илсөя Бәдретдинова: «Кем соң мин шулкадәр?» Интертат (5 сентябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 декабрь 2025.
  9. Альфред Мухаметрахимов. Ильсия Бадретдинова: «Мы с Ильфаком были оба безбашенные» (рус.). БИЗНЕС Online (26 ноябрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 декабрь 2025.

Тема буенча өстәмә