Фирдүс Тямаев
- РУВИКИ проектының татар бүлегендә шундый фамилия белән башка кешеләр турында мәкаләләр бар: Тямаев.
Фирдүс Фәрит улы Тямаев (рус. Тямаев Фирдус Фаритович; 3 февраль 1983, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Октябрь районы, Түбән Нурлат) — эстрада җырчысы[2], автор-башкаручы[3], музыка белгече[4], җырларны фәкать туган телендә башкаручы. Татарстан Республикасының атказанган артисты (2018)[5].
Тормыш юлы
Фирдүс Тямаев 1983 елның 3 февралендә ТАССРның Октябрь районы (1997 елдан Нурлат районы) Түбән Нурлат авылында туа. Милләте — татар[6].
9 нчы классны тәмамлагач, 1998 елда Лениногорски шәһәрендә музыка училищесына укырга керә. Баян бүлегендә укый, көйләр яза башлый, КВНда катнаша.
Соңгы курсны тәмамларга 6 ай калгач, 8 октябрь 2001 елда әтисе вафат була. Укуын тәмамлагач, шул ук елны Азнакай шәһәренә күченеп, автосервиска эшкә урнаша[7].
2005 елдан тугын ягында яши, үз төркемен оештыра, төрле артистлар белән гастрольләргә йөри. Татарстан, Башкортстан, Самара, Сембер өлкәләре шәһәр-авылларында, Мәскәүдә концертлар оештыра.
Фирдүс Тямаевның 2010 елда беренче альбомы чыга. 2012 елда «Татар җыры» фестивалендә «Алтын барс» сынчыгына ия була[7]. 2018 елда Фирдүс Тямаевка Татарстан Республикасының атказанган артисты исеме бирелә. Җырчыга 2020 елда «Болгар радиосы» милли музыкаль премиясендә «Алтын йолдыз» сынчыгы тапшырыла.
2025 елда Фирдүс Тямаев үзендә калкансыман биз шешен табулары турында сөйли[8], ләкин операция кирәк булмый.
2025 елда артист Менделеевск[9], Тольятти[10], Ижау[11] шәһәрләрендә концертлар куя.
2026 елда концертлар белщн Саранск[12] һәм Ульяновскига бара[13] и в Ульяновске[14].Концерт программасы «Мин һәм җүләр бүре дип атала».
Гаиләсе
Дискографиясе
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2012 — «Татар җыры» фестивале лауреаты.
- 2018 — Татарстанның атказанган артисты[23].
- 2020 — «Болгар радиосы» милли музыкаль премиясе лауреаты.
- 2024 — Нурлат районының мактаулы гражданины[7].
Кызыклы фактлар
- 2019 елда Буа районы Сабан туенда халыкны шаккаттырып, суга тошеп жырлый.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Фирдүс Тямаев: тормыш юлы, иҗаты, гаиләсе — 2025.
- ↑ ---. Фирдус Тямаев представил ПРЕМЬЕРУ новой песни (2020-01-23).
- ↑ Фирдус Тямаев опубликовал фотографию с новорожденной дочкой — НТР 24 (рус.). ntr-24.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 март 2024.
- ↑ ---. Фирдус Тямаев выпустил флешку со своими песнями (2020-01-28).
- ↑ Фирдус Тямаев в гостях у «ШАЯН ТВ». shayantv.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 март 2024.
- ↑ Фирдус Тямаев сообщил о пополнении в семье (рус.). tnv.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 март 2024.
- ↑ 1 2 3 Фирдүс Тямаев: тормыш юлы, иҗаты, гаиләсе (рус.). "Сөембикә" журналы. syuyumbike.ru (14 май 2025). [Тикшерелгән 5 июнь 2025]
- ↑ Фирдус Тямаев: «Помните, не пускали в Башкортостан? Получил тогда сильный стресс». БИЗНЕС Online (13 май 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 гыйнвар 2026.
- ↑ Сабантуйның йолдызлы кунагы Фирдүс Тямаев Менделеевскида яшәүчеләрне һәм кунакларны көчле вокал белән яулап алды. Менделеевские новости (8 июнь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 гыйнвар 2026.
- ↑ cite web /ll=https:|/Tolyatty.ru/afisha/concert/firdus_tyamaev-id136267// title=Фирдус Тямаев |author= |website=tolyatty.ru |date= |access-date=2026-01-30}}
- ↑ Фирдус Тямаев. izhevskinfo.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 гыйнвар 2026.
- ↑ Фирдүс Тямаевның Сольный концерты Саранскида тулы аншлаг җыйды. Мордовия хәбәрләре (21 гыйнвар 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 гыйнвар 2026.
- ↑ Сольный концерт Фирдуса Тямаева собрал в Саранске полный аншлаг. Известия Мордовии (21 гыйнвар 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 гыйнвар 2026.
- ↑ Концерт Фирдуса Тямаева. Ulpressa.ru (4 гыйнвар 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 гыйнвар 2026.
- ↑ Фирдус Тямаев сообщил, что готовится к серьезной операции (рус.). tnv.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 март 2024.
- ↑ Татар музыкаль телеканалы, archived from the original on 2014-02-09, retrieved 2016-02-03
- ↑ Казанда «Балалы солянка» популярлаша
- ↑ Сөям, җаным (рус.). vk.com (2019). [Тикшерелгән 5 июнь 2025]
- ↑ Сайра, әйдә, сандугач (рус.). vk.com (2019). [Тикшерелгән 5 июнь 2025]
- ↑ "Ялгыз торна" альбом (рус.). vk.com (2019). [Тикшерелгән 5 июнь 2025]
- ↑ "Гомер үтә" альбом (рус.). vk.com (2019). [Тикшерелгән 5 июнь 2025]
- ↑ "Белсәң иде" альбом (рус.). vk.com (2019). [Тикшерелгән 5 июнь 2025]
- ↑ Җырчы Фирдүс Тямаевка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде. Азатлык радиосы, 12.12.2018