Ислам Әхмәтҗанов
Ислам Галиәхмәт улы Әхмәтҗанов (15 апрель 1948, Норлат (Буа районы), Буа районы, Татарстан АССР, СССР) — СССР һәм Россия журналисты, дәүләт эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты (1999). Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1988). Татарстан Республикасы халык депутаты (2009―2014)[1].
Тәрҗемәи хәле
1948 елның 15 апрелендә Татарстан АССР Буа районы, Норлат авылында туа. В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын «журналист-политолог» белгечлеге буенча (1972), Ленинград югары партия мәктәбен (1986) тәмамлый. Төрек, француз телләрен белә[2]. 1999 елда Казанда «Җәмгыятьне демократияләштерү шартларында Татарстанның вакытлы матбугатын үстерү, 1990—1997 еллар» (рус. Развитие периодической печати Татарстана в условиях демократизации общества, 1990-1997 гг.) темасына тарих фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый (фәнни җитәкчесе — Индус Ризак улы Таһиров). [3]
Хезмәт юлы
1972―1978 елларда «Социалистик Татарстан» газетында эшли.
1978―1982 елларда ― «Татарстан яшьләре» газетының баш мөхәррире.
1982―1983 елларда ― ТАССР авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзы өлкә комитетының бүлек мөдире.
1983―1989 елларда ― «Социалистик Татарстан» газетында үзхәбәрче, бүлек мөдире, җаваплы секретарь.
1990―1992 елларда ― «Татарстан хәбәрләре» газетының баш мөхәррир урынбасары.
1992―1999 елларда ― Татарстан Республикасы мәгълүмат һәм матбугат министры.
1999―2009 елларда ― «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексының директоры (2000―2009 елларда — генераль директоры).
2009―2012 елларда ― «Татмедиа» ачык акционерлык җәмгыяте (ААҖ) генераль директорының беренче урынбасары, «Татмедиа» ААҖ филиалы «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы генераль директоры (бер үк вакытта).
2012 елдан ― «Татмедиа» ААҖ генераль директоры киңәшчесе.
Фәнни эшчәнлеге
Публикацияләренең тематикасы — Татарстанда массакүләм мәгълүмат чараларын үстерү, журналистика проблемалары, татар теленең торышы[4].
Китаплары
- Мамадыш ― яңарышта. Казан, 1989.
- Буа ягым — Тау ягым. Буинские просторы. Казан, 2000.
- Туган туфрак кадере (автордаш). Казан, 2003.
- Свобода доступа к информации // Татарстанская модель: Мифы и реальность. Казан, 1997.
- Сабантуй (автордаш). Казан, 2006.
Иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге
2009 елның мартыннан 2014 елның сентябренә кадәр — IV чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты. «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы, ТР Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы. ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты әгъзасы. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының татар һәм рус телләрендәге закон текстларының бертөрлелеген билгеләү буенча комиссиясе әгъзасы. «Мәгариф» милли проектын тормышка ашыруны контрольдә тоту буенча ТР Дәүләт Советы комиссиясе әгъзасы.[5]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре[6];
- Хөсәен Ямашев исемендәге премия (1978);
- Татарстан АССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1988);
- СССР Журналистлар берлеге премиясе (1991);
- Татарстан Республикасының Мактау грамотасы;
- II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (2003);
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены;
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005);
- «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале (2003) — Татарстан Республикасының социаль-икътисадый потенциалын ныгытуга керткән зур өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен https://rt-online.ru/priznanie-zaslug-982/ 2023 елның 2 май көнендә архивланган. Признание заслуг. Республика Татарстан (газета) Республика Татарстан;
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены.
Гаилә хәле
Өйләнгән, кызы бар.
Искәрмәләр
- ↑ Ахметзянов Ислам Галиахметович. Государственный Совет Республики Татарстан, официальный сайт
- ↑ Ахметзянов Ислам Галиахметович. VIPERSON< [рус.]
- ↑ Диссертация на тему Развитие периодической печати Татарстана в условиях демократизации общества, 1990—1997 гг.
- ↑ Ахметзянов Ислам Галиахметович. Татар онлайн энциклопедиясе
- ↑ Ахметзянов Ислам Галиахметович экс-гендиректор «Идел-Пресс». Бизнес-Онлайн [рус.]
- ↑ Министр информации и печати РТ (рус.). Республиканское агентство по печати и массовым коммуникациям. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июнь 2026.
Сылтамалар
- Ахметзянов Ислам Галиахметович. Татарская энциклопедия TATARICA
- Ахметзянов Ислам Галиахметович. 2023 елның 2 май көнендә архивланган. Бывшие руководители отрасли Татмедиа
| Элгәре: Шамил Хамматов (1989―1992) |
Татарстан Республикасы мәгълүмат һәм матбугат министры 1992—1999 |
Алмашка килүче: Марат Моратов ТР матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе буларак |