Зәки Котлин
Тәрҗемәи хәле
1900 елның 17 ноябренда Казан губернасы Чистай өязе (хәзерге Алексеевск районы) Коры Көрнәле авылында туган, гаиләсе тиздән Казанга күченгән. 1914-1916 елларда Казан тимер юл станциясендә ремонтчы булып эшли. 1916 елда үзе теләп патша армиясенә хәрби хезмәткә китә. Ватандашлар сугышы вакытында Мурманск һәм Төркестанда интервентларга каршы көрәшә.
Белеме
- Мөселман кызыл командирлары курслары (Казан, 1920).
- «Выстрел» курслары (Мәскәү, 1926).
- М.В. Фрунзе исемендәге хәрби академия (Мәскәү, 1931).
Хәрби карьера
- 1- укчы дивизия (Казан) штабы башлыгы.
- Хәрби округ штабы башлыгы.
- Полк командиры.
- 57- Урал укчы дивизиясе командиры ярдәмчесе.
- 1939-1941 М.В. Фрунзе исемендәге хәрби академия укытучысы.
Бөек Ватан сугышында
- Көньяк-Көнбатыш фронтның 6- армиясенә керүче 270- укчы дивизия командиры итеп билгеләнә.[1]
- 1941 елның августында Кременчуг, Харьков, Красноград янында дошман һөҗүмнәрен кире кайтаралар.
- 1942 елның башында Барвенково-Лазовая юнәлешендә һөҗүм хәрәкәтендә катнаша. 8 көн эчендә дивизия 100 чакрым юл үтә. 70 торак пунктны, шул исәптән эре тимер юл төене булган Лозовая станциясен, азат итә. Әлеге хәрби уңыш өчен З. Котлинга Ленин ордены һәм генерал-майор хәрби дәрәҗәсе бирелә.
- 1942 елның 25 маенда[2] З. Котлин камалыштан чыкканда каты яралана һәм, аңына да килмичә, вафат була.
Бүләкәре, мактаулы исемнәре
- Ленин ордены (1942).
- «Бохара йолдызы» ордены.
Хәтер
- Коры Көрнәле авылында урамга исеме бирелгән.
- Шагыйрь Джек Алтаузен Котлин дивизиясе сугышчыларына поэма багышлый:
“Через рощи, реки, перекаты,
По дорогам, что к Днепру ведут,
В смертный бой, сжимая автоматы,
Днем и ночью кутлинцы идут.
Рвутся бомбы, снег лежит глубокий,
Бьют "катюши", Кутлин - у реки.
Сероглазый, складный и высокий
Говорит бойцам: "Вперед, сынки!”
Әдәбият
Чыганаклар
- Татарская энциклопедия. 6 томда. Т.3 (К-Л). Казан, 2006.
Сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ Генеалогик эзләнүләр үзәге сайтында, archived from the original on 2016-03-07, retrieved 2015-05-27
- ↑ Мемориал сайтында