Александр Арбузов

Александр Арбузов (Александр Ерминингельд улы Арбузов, рус. Алекса́ндр Ермининге́льдович Арбу́зов; 31 август (12 сентябрь) 1877, Арбузов-Баран, Алексеевск районы21 гыйнвар 1968, Казан, Татарстан АССР, РСФСР, СССР[d]) — А. М. Зайцевның шәкерте, рус галиме, органика химигы, химик-фосфорорганиклар фәнни мәктәбенә нигез салучы, СССР Фәннәр академиясенең академигы, СССР Фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы (1942, 1932 елдан мөхбир әгъза), Европадагы кайбер университетларының мактаулы профессоры[1], Социалистик Хезмәт Герое (1957), ике мәртәбә Сталин премиясе лауреаты (1943, 1947), СССР Югары Советының 2–6 чакырылыш депутаты була (1946–1966).

Тәрҗемәи хәле

А. Е. Арбузов 1877 елның 12 сентябрендә Арбузов-Баран авылында (хәзерге Татарстан) ярлыланган дворян (Арбузовлар нәселе Казан губернасы дворяннар шәҗәрәсе китабының 1 нче өлешенә кертелә (Казан дворян депутатлар җыенының 22.02.1794 карары буенча), әтисе — Ерминингельд Владимирович, әнисе — Надежда Александровна укытучы була. Ул өйдә төпле әзерлек ала. 1896 елда, Беренче Казан гимназиясен тәмамлагач, Император Казан университетына укырга керә. Ул һәрьяклап сәләтле кеше була: скрипкада виртуоз уйный, матур пейзажлар иҗат итә, пыяладан лаборатория өчен җиһазлар ясый[2].

Белеме

1885–1886 — Арбузов-Баран өч сыйныфлы мәктәбе (өйдә белем алу нәтиҗәсендә вакытыннан алда тәмамлый).

1886–1896 — Беренче Казан гимназиясендә белем ала.

1896–1900 — Казан император университеты (төрле чорларда анда Н. Лобачевский, Н. Зинин, А. Бутлеров эшли). Икенче курсның ахырына Арбузов органик химия белән кызыксына башлый.

1900 елның маенда чыгарылыш имтиханнарын тапшыра.

1900 елның июнендә беренче дәрәҗә диплом һәм табигый фәннәр кандидаты дәрәҗәсен ала.

Эшчәнлеге

В памятниках этот дом ошибочно указан, как дом, где жил Арбузов. Никогда в нем А. Е. Арбузов не жил

Александр Арбузов диплом алган чорында ук «Кетоннарга галоид алкилы һәм цинкның тәэсире белән өченче спиртлар синтезы» дип аталучы беренче мөстәкыйль фәнни эшкә алына.

Арбузов Казан университетында түбән басым вакытында авыр матдәләрне кудыруны алып бару буенча эксперименталь методиканы камилләштерергә тәкъдим итә, әмма лаборатория җитәкчелеге каршылык белдерә.

Арбузовның беренче басма эше «Казан университетының химия лабораториясеннән. Александр Арбузовның аллилметилфенилкарбиноле турында» дип атала. Әлеге хезмәтендә ул, Гриньярдан бәйсез рәвештә, хәзер «Гриньяр реакциясе» — магнийорганик синтез буларак билгеле реакцияне гамәлгә ашыра.

Арбузов — органик синтез практикасында магнийорганик кушылмаларны кулланган беренче рус химигы. Металлоорганик кушылмалар хәзер органик синтез реагентлары, бактерицидлар, пластмасса һәм каучук җитештерүдә полимерлашу катализаторлары һәм башкалар буларак күп төрле кушылмаларда кулланыла.

Кырымдагы Император Никита шәраб бакчасына баш химик-аналитик вазифасына чакыру алса да, 1900 елга барлыкка килгән сәяси вәзгыять аркасында чик буе районнарына, шул исәптән Кырымга китми кала.

Арбузов Мәскәүдәге Петровск-Разумовский авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Казан университетын тәмамлау сәбәпле, аны әлеге уку йортының өченче курсына кабул итәләр. Анда бер ел укыгач, Казанга, шул ук лабораториягә кайта. Лаборатория башлыгы А. М. Зайцев үтенече буенча Александр Арбузовны профессор дәрәҗәсенә әзерләнү өчен университетта калдыралар, ләкин матди кыенлыклар аркасында ул Польшага китә, анда Ново-Александрия авыл хуҗалыгы институтында органик химия һәм авыл хуҗалыгы химик анализы кафедрасында ассистент була. Арбузовның җитәкчесе итеп Ф. Ф. Селиванов билгеләнә. Арбузов лаборатория практикасына бүгенге көнгә кадәр бөтен дөньяда кулланыла торган күп кенә гамәли методикаларны кертә. Административ, педагогик һәм лаборатор эшеннән буш вакытында ул магистрлык имтиханнарын тапшырырга әзерләнә. Ново-Александриядә аларны кабул итмәгәнлектән, 1902 елда Казанга кайта.

Имтиханнарны тапшырганнан соң, бирелгән таныклыгында «Химия магистры дәрәҗәсенә ирешү өчен факультет тарафыннан хупланган диссертацияне халык алдында яклау гына таләп ителә» дип языла. Фәнни темасын Арбузовка мөстәкыйль рәвештә, җитәкчесез сайларга һәм эшләргә туры килә. Диссертация өчен ул фосфорның органик кушылмалары темасын ала. Галим кайбер химикларның фосфор кислотасын өч валентлы фосфор атомында гидроксил төркемнәре симметрияле урнашкан өч нигезле итеп, ә икенчеләренең биш валентлы фосфор атомында ике гидроксил төркеме булган ике нигезле дип санауларына игътибар итә. Һәм Арбузов фосфор кислотасының органик кушылмаларында, барыннан да элек аның катлаулы эфирлары өлкәсендә, чишелеш табырга омтыла. Ул өч валентлы фосфорның үзенчәлекле кристаллик кушылмаларын китереп чыгарырлык катнашмалар эзли башлый. 1903 елда билгеләнгән тема буенча беренче хезмәте Рус физика-химия җәмгыяте журналыда басылып чыга. Мәкалә «Бакыр ярымгалоид тозларының фосфор кислотасы эфирлары белән кушылмалары турында» дип атала.

1905 елда диссертация темасы буенча барлык нәтиҗәләр тупланган хезмәте басылып чыга. Химия магистры Арбузов «Фосфор кислотасы һәм аның кушылмаларының төзелеше» хезмәте нәтиҗәсендә профессиональ даирәләрдә киң таныла, ә 1906 елда әлеге эше өчен Зинин-Воскресенский исемендәге премиягә лаек була. Шул ук 1906 елдан ул Ново-Александрия авыл хуҗалыгы һәм урманчылык институтында органик химия һәм авыл хуҗалыгы химик анализы кафедрасын җитәкли башлый.

Галимнең чираттагы мөһим хезмәте булып арилгидразоннарны бакыр тозлары ярдәмендә каталитик таркат белән бәйле («Фишер-Арбузов реакциясе»). Хәзер бу реакция сәнәгатьтә кайбер медицина препаратларын синтезлауда файдаланыла торган индол кушылмаларын табу өчен кулланыла.

1911 елда Арбузов өч ел дәвамында докторлык диссертациясен язу һәм яклау шарты белән Казан университетында кафедра җитәкчесе итеп куела. Диссертация темасы «Фосфорның кайбер кушылмалары әверелешләре өлкәсендә катализ күренеше. Эксперименталь тикшеренү» дип атала.

Арбузов лаборатор эш техникасын яңарта: газ горелкаларын камилләштерә, вакуум астында куу җайланмасын, лаборатор реактивларның яңа типларын һәм дефлегмация өчен аппаратура сатып ала. Лаборатория өчен бик күп савыт-саба әзерләнә, аның бер өлеше Арбузовның эскизлары буенча эшләнә.

1915 елда Арбузовны профессор вазифасына тулысынча раслыйлар.

Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Арбузов абыйлы-энеле Крестовниковларның химия заводы белән хезмәттәшлекне җайга сала һәм фенолосалицил җитештерү белән җитәкчелек итә. Биредә А. Е. Арбузов технологиясе буенча ацетилсалицил кислотасы әзерлиләр. Ул Россиядә, беренчеләрдән булып, «аспирин» буларак яхшы билгеле ацетилсалицил кислотасы (салицил кислотасы, натрий салицилаты, аспирин һәм башкалар) дженеригын ала. Өстәвенә, Арбузов препаратны синтезлап кына калмый, ә аның тышлыгын да үзе ясый[3].

Бөек Ватан сугышы чорында галим эшчәнлеген илне саклауга юнәлтә. Эвакуацияләнгән СССР Фәннәр академиясе институтларын Казанга китергәндә аның оештыру таланты аеруча ачыла.

undefined

Казанда А. М. Бутлеров исемендәге Химия фәнни-тикшеренү институтын оештыручыларның берсе һәм беренче директоры (1929–1960).  

А. Е. Арбузов, А. И. Разумов белән берлектә, ылыслы агачлардан сумала бүленеп чыгуны өйрәнеп, бу үсемлекләрнең сумала юлларында көчле басым (2–3 атмосфера) күренешен ачыклый. Сагыз бүленеп чыгуның кайбер закончалыкларын билгеләп, сагызны очучан компонентларын югалтмыйча гына җыю ысулын уйлап таба.

Казан химия-технология институтын оештыручыларның берсе, 1930–1963 елларда органик химия кафедрасы мөдире һәм профессоры була.

1943 елда Арбузов шәхсән үзе дипиридил эшләп чыгару ысулын уйлап таба һәм камилләштерә, шулай ук яшерен характердагы кайбер мәсьәләләрне эшләү буенча фәнни хезмәткәрләр төркеме белән җитәкчелек итә.

А. И. Разумов белән берлектә, глаукомага каршы медицина практикасына кертелгән нәтиҗәле чаралар, шулай ук үсемлекләрне саклау өчен инсектицид препаратлар уйлап таба[4].

СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Президиумын оештыра һәм аның беренче рәисе була (1945–1963).

Сугыштан соңгы елларда академик 1945 елда Казанда оештырылган СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Химия институтын җитәкли. Шулай ук химия тарихы буенча хезмәтләрен бастыра, аның бу өлкәдәге төп хезмәте – «Россиядә органик химия үсешеннән кыскача очерклар» (рус. «Краткий очерк развития органической химии в России», 1948) монографиясе. А. Е. Арбузов тарафыннан Россия химия фәне һәм Казан химия мәктәбе тарихы буенча 70ләп хезмәт дөнья күрә. Шулай ук бу чода, Ю. П. Китаев белән берлектә, Э.Фишерның аномаль реакциясе барышын фенилгидразоннар һәм аларга якын кушылмалар катнашын да өйрәнә.

1947 елда СССР ФА Казан филиалының Химия институтына (хәзер Органик һәм физик химия институты) А. Е. Арбузов исеме бирелә.

1952 елда VI Менделеев укуларында катнаша.

А. Е. Арбузов Б. А. Арбузов, А. Н. Пудовик, В. В. Евлампиев, П. И. Алимов, А. И. Разумов, Г. Х. Камай, В. С. Абрамов кебек галимнәрнең яңа буынын тәрбияләүгә зур өлешен кертә.

1968 елның 21 гыйнварында вафат була, Казанда Арча зиратында җирләнгән[5].

Арбузовлар мемориаль комплексы төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булып тора. А. Е. һәм Б. А. Арбузовларның каберләре истәлекле җирләүләрнең республика реестрына кертелгән.

Гаиләсе

А. Е. Арбузовның балалары — Борис, Ирина һәм Юрий — шулай ук химия фәннәре докторлары, танылган галим-химиклар. Алар Мәскәүдә яши һәм эшли.

undefined

Хезмәтләре

Избранные труды. — Москва, 1952.

Казанская школа химиков. — Казань, 1971.

Избранные работы по истории химии. — Москва, 1975.

Избранные труды по химии фосфорорганических соединений. — Москва, 1976.

Бүләкләр һәм премияләр

  • 6 Ленин ордены (31.07.1944; 10.06.1945; 24.06.1950; 19.09.1953; 11.09.1957; 09.09.1967);
  • II дәрәҗә Сталин премиясе (1943) — фән һәм техника өлкәсендәге күпьеллык күренекле хезмәтләре өчен;
  • «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәт өчен» медале;
  • I дәрәҗә Сталин премиясе (1947) — фосфорорганик кушылмалар өлкәсендә «Трифенилметанның диалкилфосфорлы кислоталарның көмеш тозлары белән галоалышлы кушылмалары реакциясе турында», «Хлор һәм бром - малон эфирының диэтилфосфор кислотасы тозына тәэсире турында», «β-фосфон-пропион кислотасы табу турында», «Яктылыкның комбинацион таралуы ысулы ярдәмендә диалкилфосфорлы кислоталарның төзелешен тикшерү» (1946) (1946) хезмәтләре белән төгәлләнгән киң танылган тикшеренүләре өчен;
  • «Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены (23.09.1947);
  • Социалистик Хезмәт Герое (1957)[6][7]80 яшь тулу уңаеннан һәм химия өлкәсендәге күренекле фәнни хезмәтләре һәм күпьеллык педагогик эшчәнлеге өчен;
  • «Урак һәм Чүкеч» алтын медале (1957) — 80 яшь тулу уңаеннан һәм химия өлкәсендәге күренекле фәнни хезмәтләре һәм күпьеллык педагогик эшчәнлеге өчен;
  • II, III дәрәҗә Изге Анна ордены;
  • III дәрәҗә Изге Станислав ордены.

Исемен мәңгеләштерү

  • Арбузов-Баран авылында (Татарстанның Алексеевск районы) Арбузов урамы бар;
  • Казан милли тикшеренү технология университетында А. Е. Арбузовның мемориаль кабинеты бар;
  • Казанда мемориаль такталар А. М. Бутлеров исемендәге Химия фәнни-тикшеренү институты, СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы, С. М. Киров исемендәге Казан химия-технология институты бинасына; Польшада Ново-Александрия авыл хуҗалыгы һәм урманчылык институты бинасына эленә.

Искәрмәләр

  1. Александр Арбузов: жизнь как легенда. www.history-kazan.ru (5 февраль 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 июль 2025.
  2. Арбузов Александр Ерминингельдович // www.cemetery.kzn.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 08.07.2025.
  3. Любимова О. От аспирина до фосарбина. За что любили народного академика Арбузова? www.kazan.aif.ru (11 сентябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 июль 2025.
  4. Абзалова В. Г. Арбузов Александр Ерминингельдович. www.tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 июль 2025.
  5. Ступая по Арскому кладбищу. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 апрель 2010. Архивировано из оригинала 22 июль 2009 года.
  6. Арбузов Александр Ерминингельдович // www.warheroes.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 09.07.2025.
  7. Арбузов, Александр Ерминингельдович // Большая советская энциклопедия / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд.. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978. — (Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров).

Сылтамалар