Александр Зайцев

Александр Зайцев (Александр Михаил улы Зайцев, 20 июнь (2 июль) 1841 — 19 август 1910 (юлиан тәкъвим)) — химик, Петербург фәннәр акдемиясенең мөхбир әгъзасы (1885), хакыйкый дәүләт киңәшчесе (1876)[2]. А. Бутлеровның шәкерте. 1865 елдан Казан университетында, 1871 елдан профессор. Спиртларны тутыя-органик синтезлау ысулын эшкәрткән. Галогеноводородларның икенчел яки өченчел галогенидлардан, спиртларның судан ярылу кагыйдәләрен өйрәнгән. Химик төзелеш назариясенә караган фәнни хезмәтләр авторы. Шәкертләр арасында: Е. Вагнер, А. Арбузов, С. Реформатский, А. Реформатский, И. Канонников, һәм башкалар.

Шулай ук карагыз