Айрат Нуретдинов
Айрат Рәфкать улы Нуретдинов (11 ноябрь 1971, Бөгелмә, Татарстан АССР) — Россиянең сәясәт һәм хуҗалык эшлеклесе. 2012—2019 елларда ТР Президенты ярдәмчесе, 2019 елның 6 маеннан «Таттелеком» анционерлык җәмгыятенең генераль директоры. Татарстанның атказанган икътисадчысы.
Тәрҗемәи хәле
1971 елның 11 ноябрендә Татарстан АССР Бөгелмә шәһәрендә туа. «Радиофизика һәм электроника» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын тәмамлаган (1994).
1995—1996 елларда Казандагы «Алида-Про» фирмасының фонд кибете идарәчесе.
1996—2005 елларда Казан шәһәре администрациясенең коммуналь хуҗалык белән идарә итү буенча комитетында: беренче категорияле белгеч, әйдәүче белгеч, бүлек мөдире, комитет рәисенең урынбасары, комитет рәисе.
2006 елдан - Казан башкарма комитетының җитәкчесе урынбасары.
2007—2009 елларда - Казанның Киров районы хакимияте башлыгы.
2009—2012 елларда - ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары.
2012 елның июленнән - ТР Президенты ярдәмчесе. 2012 елның октябреннән - ТР Президенты каршындагы дәүләт җир резервлары фонды попечительләр шурасы рәисе. 2018 елның 9 мартыннан - намуссыз йорт төзүчеләрдән зыян күргән шәхесләрне яклау республика фонды шурасы әгъзасы.
2019 елның 6 маенннан - (Лотфулла Шәфигуллин урынына) «Таттелеком» АҖ генераль директоры[1].
2026 елның 24 апрелендә акционерларның еллык гомуми җыелышында «Таттелеком» гавами акционерлык җәмгыятенең директорлар советы составына сайлана[2].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Татарстанның атказанган икътисадчысы;
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005).
- «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале (2021)[3].
Гаилә хәле
Өйләнгән, ике кызы.
Сылтамалар
- Айрат Рафкатович Нуретдинов.
- Айрат Рафкатович Нуретдинов 2019 елның 19 апрель көнендә архивланган.. Портал «Официальный Татарстан» [рус.]
Искәрмәләр
- ↑ Помощник президента РТ стал гендиректором «Таттелекома». «БИЗНЕС Online», 2.05.2019 [рус.]
- ↑ ПАО «Таттелеком». Решения общих собраний участников (акционеров) (рус.). АЗИПИ (29 апрель 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 октябрь 2026.
- ↑ Признание заслуг (рус.). Республика Татарстан (12 ноябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 октябрь 2026.