Бөгелмә (станция)

Бөгелмә (рус. Бугульма) ― Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә урнашкан тимер юл станциясе. Куйбышев тимер юлының ИнзаЧишмә сызыгына карый. 1911 елда ачылган.

Тарих

undefined
undefined

Куйбышев тимер юлының ИнзаЧишмә сызыгында урнашкан. Вокзалы 1912 елда төзелгән. 2005 елда төзекләндерелгән. Бу ― 2нче каттан перронга чыгу юлы булган ике катлы бина, вокзал комплексына 2 утырту платформасы һәм вокзал яны мәйданы керә. Башкарылучы эш күләме буенча Бөгелмә вокзалы өченче класска карый. Поездларның уртача тәүлеклек саны 14 пар (бару / кайту) тәшкил итә.

Шәһәр яны поездлары

Станция буенча шәһәр яны поездлары 2013 елдан бирле гамәлдән чыгарылган. Элек Яр Чаллы, Кандра, Мәләкәс станцияләренә кадәр шәһәр яны поездлары (РА1 һәм РА2) йөргән.

Ерак араларга йөрүче поездлар

2018 ел графигы буенча станция аша түбәндәге ерак араларга йөрүче поездлар йөргән:

Поездларның ел әйләнәсе хәрәкәте

Поездларның сезонлы хәрәкәте

Хезмәт күрсәтү

  • ял итү бүлмәләре;
  • кәрәзле телефоннарга зарядка;
  • беренче чиратта кирәкле товарларны сату;
  • саклау камерасында кул йөген саклау;
  • билет бәясе турында язмача белешмә бирү;
  • факсимиль элемтә куллану;
  • корреспонденцияне экспресс-илтеп бирү;
  • душны куллану;
  • микродулкынлы мичтән файдалану;
  • багажны / йөк багажын кабул итү һәм җибәрү;
  • югары комфортлы залда булу;
  • таксига заказбирү;
  • ксерокүчермә ясау.

Станциядә башкарылучы коммерцияле операцияләр

  • Пассажирларга билет сату. Багаж кабул итү, бирү
  • Вагонлап килгән йөкләрне кабул итү / җибәрү (ачык мәйданнарда)
  • Вак йөкләрне кабул итү / җибәрү (ябык складларда)
  • Вагонлап килгән һәм вак йөкне кабул итү / җибәрү (килү юлларында)
  • Вагонлап килгән йөкләрне кабул итү / җибәрү (ябык складларда)
  • Йөкләрне универсаль контейнерларда (3 һәм 5т) кабул итү / җибәрү
  • Вак йөкләрне кабул итү / җибәрү (ачык мәйданнарда)

Фотогалерея

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. Железнодорожные станции СССР. Справочник. — М., Транспорт, 1981