Рамил Гатиятуллин
Рамил Гатиятуллин, Рамил Хәкимулла улы Гатиятуллин (1962 елның 8 ноябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Бөгелмә) — Татарстанның Баулы муниципаль районы һәм Баулы шәһәр башлыгы (2014 елның 22 сентябреннән).
Тәрҗемәи хәле
1962 елның 8 ноябрендә Татарстан АССР Бөгелмә шәһәрендә туган. Уфа нефть институтын «Технология һәм нефть һәм газ ятмаларын комплекслы эшкәртү» белгечлеге буенча тәмамлаган (1985).
Хезмәт баскычлары
1981-1982 елларда «Башнефть»нең Нефтекама идарәсендә бораулаучы ярдәмчесе булып эшләгән.
1983 елдан «Баулынефть» нефть-газ чыгару идарәсендә бораулаучы ярдәмчесе.
1984 елда «Юганскнефть» идарәсендә скважиналарны җир астында ремонтлау операторы.
1985-1991 елларда «Иркеннефть» нефть-газ чыгару идарәсендә (Лениногорск) мастер ярдәмчесе, өлкән технолог, өлкән инженер, цех башлыгы урынбасары һәм башлык.
1991-1995 елларда «Татойлгаз» уртак предприятиесенең Бөгелмә участогында баш технолог, баш инженер (Бөгелмә).
1995-2000 елларда «Тафойл» ЯАҖнең Бөгелмә участогы башлыгы.
2000-2009 елларда «Баулынефтепродукт» ААҖ баш инженере, соңрак генераль директоры.
2009-2014 елларда «Татнефть үзәк ягулык станциясе» ҖЧҖнең Баулы филиалы җитәкчесе.
Район башлыгы
2014 елның 22 сентябрендә Баулы муниципаль районы һәм Баулы шәһәр башлыгы итеп сайлана.
Бүләкләре
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале
- «100 лет Профсоюзам России» медале
Гаиләсе
Өйләнгән, ике бала тәрбияли.
Сылтамалар
- Баулы районы башлыгы итеп Рамил Гатиятуллин сайланды 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
- Район сайты 2015 елның 23 июнь көнендә архивланган.
- «Татарстанда җирле үзидарә», 2014, № 4 (ноябрь саны), 8 бит.