Олы Кабан

Олы Кабан (рус. Большие Кабаны) — Татарстан Республикасының Лаеш районындагы авыл. Олы Кабан авыл җирлеге составына керә.

Географиясе

Казан — Оренбург автомобиль юлы буенда, Лаеш шәһәреннән 38 чакрым төньяк-көнбатыштарак урнашкан[1].

Климаты

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.8 °C -10.8 °C -5.7 °C 4.6 °C 13.5 °C 18.4 °C 20.4 °C 17.8 °C 12.2 °C 4.5 °C -4.6 °C -10 °C 4.1 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климат классификациясе  [рус.] буенча климатның коды: Dfb[3]. Уртача еллык һава температурасы — 4,1 °C. Еллык явым-төшем күләме — якынча 500—550 мм[4].

Тарихы

Авыл Казан ханлыгы чорында нигезләнгән. Инкыйлабка кадәрге чыганакларда Введенское исеме белән дә билгеле. 1860 елларга кадәр авыл халкы дәүләт крестьяннары категориясенә кергән (элеккеге икътисади, 1764 елга кадәр — монастырь крестьяннары). Төп шөгыльләре игенчелек, терлекчелек, умартачылык, тире эшкәртү һәм тимерчелек була.

1840 елда Олы Кабанда Дәүләт мөлкәте министрлыгы мәктәбе ачыла, 1869 елда ул земство мәктәбе итеп үзгәртелә. Биредә 1912 елда 110 ир бала һәм 28 кыз бала укыган. Яңа бинасы 1913 елда төзелә[1].

XX гасыр башында авылда Спас-Преображение чиркәве, 5 җил тегермәне, 2 ярма яргыч, 2 тимерчелек алачыгы, казна шәраб лавкасы һәм 8 вак-төяк кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең җир биләмәсе 4055,1 дисәтинә тәшкил итә.

Коллективлаштыруның беренче елларында авылда «Борьба» колхозы оештырыла. 1958 елда «Борьба», «Октябрьнең 13 еллыгы» (Кече Кабан авылы), «Красная звезда» (Усад авылы) колхозлары «Борьба» колхозына берләштерелә, 1960—2005 елларда авыл «Столбищенский» совхозы составына керә[1].

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасы Казан өязенең Столбище волостенә керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантоны составында. 1927 елның 14 февраленнән — Казан авылы җирлегендә, 1938 елның 4 августыннан — Столбище, 1959 елның 26 мартыннан — Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән — Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан янәдән Лаеш районнары составында[1].

Истәлекле урыннар

Спас-Преображение чиркәве — барокко стилендәге XVIII гасыр архитектура һәйкәле. Агач чиркәүгә1560 елда Казан һәм Зөя архиепискобы Гурий тарафыннан нигез салынган, сакланып калган кирпеч бинасы якынча 1764 елларда төзелгән. Гыйбадәтханә өч престоллы: үзәк приделы Спас Преображение хөрмәтенә, калган икесе — Изге Ананы гыйбадәтханәгә кертү һәм апостол Иоанн Богослов хөрмәтенә изгеләндерелгән. Совет чорында ябылмый. Казан Богородица ирләр монастыреның подворьесы булып тора[5][1][6].

Авылдан 6 чакрым төньяк-көнчыгыштарак табигать истәлеге — «Урман күле» урнашкан[7].

Халык саны

Еллар буенча халык саны
(Чыганагы: [1][8][2])
1782185918841897192019261949195819701979198920002002201020172021
285 ир-атлар998117214071547166998310606105985085285436469741533

2010 елгы җанисәп буенча авылда 646 кеше яшәгән. Милли составы — руслар[9][8]. 2021 елның 1 гыйнварына теркәлгән халык саны 1533 кеше тәшкил итә[2].

Икътисады

Икътисад нигезен сөт терлекчелеге тәшкил итә. Авыл территориясендә Татарстан фәнни-тикшеренү институтының тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы урнашкан[8]. Ел саен хуҗалык кырларында «Татарстанда кыр көннәре» халыкара күргәзмәсе үткәрелә[10].

Авылда ит продуктлары, сыр җитештерү, шулай ук хезмәт күрсәтү (такси, чәчтарашханә, бухгалтерия хезмәтләре) белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрләр эшли[11].

2023 елда Олы Кабанда йортларның биеклегенә чикләү кертелә — күпфатирлы йортлар дүрт каттан артык була алмый[12].

Социаль инфраструктурасы

Авылда түбәндәге оешмалар эшли:

  • Олы Кабан урта гомуми белем бирү мәктәбе (Җиңү урамы, 6; яңа бинасы 2001 елда төзелә)[13]. Мәктәп каршында Сәнгать мәктәбе филиалы эшли[1].
  • «Ладушки» балалар бакчасы (Яшьләр урамы, 57; 2015 елда файдалануга тапшырылган);
  • Олы Кабан авыл Мәдәният йорты (2014 елдан яңа бинада, моңа кадәр — 1956 елдан клуб);
  • китапханә;
  • фельдшер-акушерлык пункты;
  • почта бүлекчәсе;
  • 6 кибет[14];
  • «Һава» мәчете;
  • Татарстан фәнни-тикшеренү институтының (ГНУ НИИ ТАТАРСТАН) тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы авыл җирлеге территориясендә тикшеренүләр уздыра[2].

«Казан Экспо» үзәге

Авыл җирлеге территориясендә 74,8 га мәйданлы участокта «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге урнашкан[15][16]. «Казан Экспо» ХКҮ инфраструктурасы үз эченә түбәндәгеләрне ала[2]:

  • гомуми мәйданы якынча 26 000 м² булган өч күргәзмә павильоны;
  • 3000 урынлык Илһам Шакиров исемендәге концертлар залы;
  • 30 дан 500 гә кадәр кеше сыйдырышлы 35 конференц-зал;
  • VIP-зона;
  • парковка зонасы;
  • фудкорт;
  • күргәзмә үзәген аэропорт һәм аэроэкспресс станциясе белән тоташтыручы җир өсте кичүе.
undefined
undefined

«Казан Экспо» территориясендә федераль һәм халыкара мөһим чаралар уздырыла:

  • 2024 елның 3–5 июлендә «Агроволга» — агросәнәгать күргәзмәсе[17][18];
  • 2025 елның 26–28 августында TatOilExpo — халыкара нефть-газ-химия күргәзмәсе. Ул Татарстан нефть-газ-химия форумы кысаларында уздырыла[19][20];
  • 2026 елның 12–17 маенда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» дип аталган XVII халыкара икътисадый форум уза. Форум программасына концертлар, мода күрсәтүләре, ислам сәнгате күргәзмәләре һәм башка чаралар керә[21][22];
  • үзәктә еш кына концертлар, форумнар һәм башка чаралар уздырыла.

Юллар

Авыл җирлеге буенча җирле әһәмияттәге юлларның озынлыгы 32,06 чакрым тәшкил итә[2]:

  • асфальт-бетон катламлы юл — 9 чакрым;
  • ком-вак таш катламлы юл — 13,65 чакрым;
  • грунт юллар — 9,4 чакрым.

Транспорт

Авыл янында «Восточный» автовокзалы — «Казан аэропорты» маршруты буенча йөрүче 197 нче номерлы (элеккеге 97 нче) шәһәр яны автобусы туктала.

Инфраструктура

Авылда мобиль элемтә һәм интернетның барлык төрләре эшли. «МегаФон» операторының база станцияләре урнаштырылган[23]. GPON технологиясе буенча оптик интернет үткәрелгән. Авылда якынча мең йорт хуҗалыгы интернетка тоташкан[24].

Банк бүлекчәләре юк, банкоматлар эшли. Халык «Ак Барс» банкының ике банкоматыннан (Аэропорт, Терминал 1 бинасында һәм «Казан Экспо» МҮҮ холлында)[25], шулай ук «Альфа-Банк» банкоматыннан (Выставочная урамы, 1) куллана[26].

Мәдәнияте

Авылда халык традицияләре һәм фольклорын саклауга юнәлтелгән милли-мәдәни чаралар уздырыла. Ел саен Май чабу[27], Алма спасы һәм башка милли бәйрәмнәр билгеләп үтелә: халык уеннары, күңел ачу чаралары оештырыла[28].

Мәдәният йорты каршында «Хорошие друзья», «Девчата» вокаль һәм «Надежда» хореография коллективы (җитәкчесе Надежда Малышева) коллективлары эшли[1][29].

Танылган шәхесләр

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Большие Кабаны (рус.). Татарика. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2026. Архивировано 14 май 2005 года.
  2. 1 2 3 4 5 6 Отчет Главы сельского поселения по итогам года (рус.). laishevo.tatarstan.ru (1 гыйнвар 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2026.
  3. World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna (ингл.). Карты мира с классификацией климата Кеппен-Гейгера. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2026.
  4. Климат Лаишевского р-н, погода на год по месяцам и сезонам (рус.). goodmeteo.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2026.
  5. Храм Преображения Господня, село Большие Кабаны (рус.). Татарстанская митрополия. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026.
  6. Храм Преображения Господня (Большие Кабаны) (рус.). Азбука паломника. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026.
  7. Лесное озеро (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2026.
  8. 1 2 3 Ойконим: Большие Кабаны (рус.). Институт языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова АН РТ. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026.
  9. История села Большие Кабаны (рус.). Официальный сайт Лаишевского района. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026.
  10. «День поля» в Татарстане: всем хватило и хлеба, и зрелищ (рус.). Аргументы и факты — Казань (11 июль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026.
  11. Большекабанское сельское поселение Лаишевского района растет и развивается (рус.). Лаишевский муниципальный район (8 февраль 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026.
  12. Жители Больших и Малых Кабанов добились ограничения высоты застройки (рус.). БИЗНЕС Online (14 сентябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026.
  13. Большекабанская школа (рус.). shkola.city. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026.
  14. Большекабанское сельское поселение Лаишевского района растет и развивается (рус.). Лаишевский муниципальный район (8 февраль 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026.
  15. МВЦ «Казань Экспо» (рус.). МТС Live. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 май 2026.
  16. Международный выставочный центр «КАЗАНЬ ЭКСПО» (рус.). Государственная экспертиза Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 май 2026.
  17. В Татарстане открылась международная агропромышленная выставка «Агроволга – 2024» (рус.). Министерство сельского хозяйства и продовольствия Республики Татарстан (3 июль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 май 2026.
  18. На выставке «Агроволга» в Казани выставлены товары России и зарубежья (рус.). Московский комсомолец — Казань (3 июль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 май 2026.
  19. TatOilExpo 2025 – международная нефтегазохимическая выставка в рамках Татарстанского нефтегазохимического форума (рус.). Ассоциация промышленников и предпринимателей «Региональный центр развития». Мөрәҗәгать итү датасы: 12 май 2026.
  20. Международная нефтегазохимическая выставка «TatOilExpo» (рус.). Реальное время. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 май 2026.
  21. XVII Международный экономический форум «Россия — Исламский мир: КазаньФорум» 2026 (рус.). kazanforum.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 май 2026.
  22. «Казань Экспо» - репертуар на 2026 год в Казани (рус.). Яндекс.Афиша. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 май 2026.
  23. «МегаФон» обеспечил надежными услугами связи жителей Лаишевского района РТ (рус.). Татар-информ (5 октябрь 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2026.
  24. «Не надо ездить в город за нормальным интернетом»: «Таттелеком» покрывает оптикой поселки (рус.). БИЗНЕС Online (22 июль 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2026.
  25. Ак Барс - банкоматы в городе Большие Кабаны (рус.). bankfind.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2026.
  26. Банкомат «Альфа-Банк» (рус.). allrus.business. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2026.
  27. Большие Кабаны: На Масленице богатыри силою мерялись (рус.). Лаишевский муниципальный район (26 февраль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2026.
  28. Большие Кабаны встречали Яблочный Спас играми, песнями и плясками (рус.). Лаишевский муниципальный район (19 август 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2026.
  29. Людмила Никифорова. Олы Кабан авылы биючеләре. Татар Информ (29 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2026.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә