Куян күле

Куян күле (рус. Заячье озеро) — Татарстанның Лаеш районындагы күл. Татарстан АССР Министрлар Советының 1978 елның 10 гыйнварындагы 25 номерлы карары һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2005 елның 29 декабрендәге 644 номерлы карары белән региональ әһәмияттәге табигый һәйкәл дип танылган.[1][2]

География

Куян күле - чыгышы белән карст-суффозия процесслары нәтиҗәсендә барлыкка килгән күл.[3] Татарстанның Лаеш районы Столбище авылында урнашкан.[1] Су катлаулы формада һәм автомобиль юлы белән ике өлешкә бүленгән. Күлнең зур өлешенең озынлыгы 1105 м, максималь киңлеге 530 м, көзге мәйданы 11,76 гектар[1][2]. Бәләкәй өлеше 530 м дан кечерәк, максималь киңлеге 120 м, көзге мәйданы 4,16 га. Күлнең уртача тирәнлеге 2 м. Диңгез өсте тигезлегеннән биеклеге - 74,2 м[2].

Күл янында ике чишмә бар. Куян күле фәнни-танып белү, рекреацион һәм хуҗалык ягыннан әһәмиятле, табигать һәйкәле булып тора.[4]

Гидрология

Күлнең күләме 300 мең м³. Җир асты белән тотрыклы туклана. Көрән-сары төстәге су, тынган исле, катылыгы 1 ммоль/л, минерализациясе 99,4 мг/л, үтә күренмәлеге 70 см. Суның химик тибы —гидробонат-кальций .[2]

Чыганаклар

Татарская энциклопедия: В 6 т /Гл. ред. М. Х. Хасанов, отв. ред. Г. С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской Энциклопедии.

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 Лист карты N-39-15 Столбищи. Масштаб: 1 : 100 000. Состояние местности на 1986 год. Издание 1988 г.
  2. 1 2 3 4 Озеро Заячье (рус.). — Информация об ООПТ на сайте информационно-аналитической системы «Особо охраняемые природные территории России» (ИАС «ООПТ РФ»): oopt.aari.ru.
  3. Онлайн - энциклопедия Tatarica
  4. Загадочные озера Татарстана, где зайцев стрелял сам Александр Дюма!https://www.kazan.kp.ru/daily/26297.5/3174862/

Тышкы сылтамалар