Александр Ломан
Александр Карлович Ломан — архитектор, 1810 елда Финляндиянең Або (хәзерге Турку) каласында туа. Лютеран динен тота.
Белеме
1838 елда Сәнгать Академиясен тәмамлый.
Хезмәте
Баштарак Санкт-Петербургда Мариинский сараен төзүдә катнаша.
1843-1851 елларда Казан губернасының төзелеш комиссиясе архитекторы. Казанда 8ел эчендә бик күп корылмалар коруда катнаша һәм реконструкцияли. Бүгенге көндә бу биналарның унлабы әле дә бар.
Соңыннан Санкт-Петербургга кайтып төрле төзелеш оешмаларында эшли һәм 1883 елның 25 декабрендә шушы ук калада үлә.
Корылмалары галереясы
Чыганак
- Казан алманнары(үле сылтама) [рус.]