Шиһабетдин Мәрҗани
Шиһабетдин Баһаветдин улы Мәрҗани (شهاب الدين المرجانی, Şihabaddin Mərcani; 16 гыйнвар 1818, Япанчы, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе – 18 апрель 1889, Казан, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе) — мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәче, тарихчысы, дин галиме, педагог, археограф, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече[4].
Тәрҗемәи хәле
Шиһабетдин Мәрҗани 1818 елның 16 гыйнварында Казан өязе (хәзерге Әтнә районы) Япанчы авылында руханилар гаиләсендә дөньяга килә. Нәсел тамырлары турында галимнәр арасында әлегә төгәл мәгълүмат юк. Бабасы Сөбхан Мәрҗән авылына нигез салучы кеше була. Шиһабетдин соңыннан бу авыл исемен үзенә тәхәллүс итеп ала.
Мәрҗанинең шәхес буларак формалашуында нәселләренең ике яктан да укымышлы булулары зур роль уйный. Шиһабетдиннең әтисе Баһаветдин әл-Мәрҗани заманасы өчен алдынгы карашлы һәм төпле белемле шәхес була. Мәрҗанигә 3 яшь булганда, әнисе вафат булган. Әнисен җирләгәч, әтисе Шиһабетдинне Ташкичү авылына алып китә. Андагы мәдрәсәдә 10 ел дәвамында әтисендә белем ала, шунда ук дүрт ел дәвамында үзе дә шәкертләргә белем бирә.
Белемен арттыру максатыннан, 1838 елда Бохарага китә, монда шәһәрнең иң хөрмәтле мөдәррисләреннән берсе — Мирза Салих Әл-Хуҗандидан дәресләр ала башлый, соңыннан хезмәтләрендә остазын зур хөрмәт белән искә ала.
Бохарада ул тарихи хезмәтләргә бай китапханә тоткан Хөсәен ибне Мөхәммәд әл-Кирмәни әл-Каргали, Әбд әл-Мөэмин Үзбәк әл-Әфшанчи кебек галимнәр белән аралаша. Бохара уку йортларындагы тәртипкә оппозициядә булган бу галимнәрнең фикерен бүлешә.
Ш.Мәрҗанинең Бохара мәдрәсәләрендә традицион схоластик «фәннәр» генә укытылуы, дөньяви фәннәргә бөтенләй урын бирелмәве укыту программасыннан канәгатьсезлеген көчәйтә. Үз мөдәррисләре алдына укытуда беркадәр реформа кирәклеге мәсьәләсен күтәрсә дә, уңышка ирешә алмый. Шул сәбәпле күп нәрсәгә үзлегеннән өйрәнә[5].
Бохарада ул «Күкелдаш» һәм «Мир Араб» мәдрәсәләрендә укый, ләкин дәресләргә сирәк йөри, күбесенчә китапханәләрдә мөстәкыйль шөгыльләнә.
1843 елда Шиһабетдин Сәмәркандка килеп «Шәрдәр» мәдрәсәсендә укый, тирә-юнь авылларга чыгып, балалар укыта, халык белән аралаша. Шушы вакытта аның фәлсәфә, хокук һәм тарих буенча беренче хезмәтләре дөнья күрә. Алар арасында Бохара тормышы, дини фанатизм һәм мәдрәсәдә укыту дәрәҗәсе турында бәян иткән «Ал'ам абна ад-дахр би ахвал ахл ма вара ан-нахр» да бар. Бу вакытта ук ул дөньяви фәннәрне укыту программасына кертү кирәклеген исбатлый һәм танып белүнең төп методы буларак схоластикага каршы протест белдерә.
1848 елда туган якларына әйләнеп кайта, башта Ташкичүдә, 1850 елдан Казанның беренче мәчетендә имам-мөдәррис булып тора һәм аның янындагы мәдрәсәдә балалар укыта[6]. Гомеренең ахырына кадәр шунда эшли: руханилык, педагоглык һәм гыйльми-тикшеренү эшләрен бергә үреп алып бара. Бу елларда аның Каюм Насыйри, үзенең укучысы булып, зур галим дәрәҗәсенә ирешкән Хөсәен Фәезхановлар белән аралашуы мәгълүм.
1867-1968 елларда, Оренбург мөселман диния нәзарәте тарафыннан сайланып, Мәрҗанине Казанның ахуны һәм мөхтәсибе итеп билгелиәнә[6], бу исә мөселман җитәкчелегенең аның эшчәнлеген һичшиксез тануы һәм югары бәяләве була. Рәсми дөньяви хакимиятләр белән дә Мәрҗани уңай элемтәдә була. Ул хакимият йөкләмәләреннән Казан типографиясендә Коръән текстын бастырып чыгаруны күзәтү; җир тетрәүдән зыян күргән Кавказ халыклары өчен акча җыюны оештыру; дәүләт учреждениеләре өчен мөселманнарның тууы, никахлашуы һәм үлеме турында хисаплар төзү; мөселман суд утырышларында катнашу кебек вазифалар башкара.
Бу чорда аның шул заман һәм мохит өчен яңа булган дини-реформаторлык идеяләре беләниң сугарылган «Нәзурателхакк...», «Китабел-хикмәт әл-бәлига әлҗәнния фи шәрхел-гакаид әл-хәнәфия» әсәрләре, «Китаб әл-газбел-фурат вәлмәгез-золял ән-нәкыйә ли-әсраре шәрхелҖәлал» («Җәлал шәрхенең серләрен ачучы саф һәм татлы су», 1875) хезмәте языла, «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» һәм «Вафиятел-әсляф вә тәхият әләхляф» хезмәтләрен яза башлый[7].
Мәрҗани Василий Радлов, Александр Казем-Бек, Иосиф Готвальд, Владимир Вельяминов-Зернов һәм башка профессорлар белән дә хезмәттәшлек итә. Казан университетында уздырыла торган гыйльми чараларда катнаша. Биредә аның Археология, тарих һәм этнография җәмгыятендә әгъза булып торуы да билгеле. 1877 елда шушы җәмгыятьнең IV Бөтенроссия корылтае уздырыла. Мәрҗани бу мәртәбәле мәҗлестә татар телендә доклад ясый. Университет галиме В.В. Радлов аны урысчага тәрҗемә итеп аңлата. Бу доклад һәр ике телдә IV археология съезды материаллары арасында 1884 елда “Труды IV археологического съезда в Казани” дигән җыентыкта Казанда басыла.
1879-1880 елларда Истанбул аркылы Гарәбстанга Хаҗга бара. Аның юлы Түбән Новгород, Мәскәү, Курск, Киев, Одесса аша уза. Одессадан Истанбул, Измир, Александрия, Каһирә, Сүәеш һәм башка мөселман мәдәнияте үзәкләрендә була. Сәяхәт вакытында китапханәләрдә эшли. Истанбулда ул «Чагатай һәм Госман телләре» җыентыгы авторы әӘл-Кандузи һәм танылган тарихчы-галим Әхмәт Җәүдәт паша белән таныша, Солтан Сәлим мәчете язмаларыннан күчермәләр ала. Каһирәдә галим Мәхмүдбәк Әл-Фаллаки янына бара, Мөхәммәт Али паша мәчете диварларындагы язулардан күчермәләр ясый. Үзенең сәяхәтен ул юл язмаларында җентекләп тасвирлый[8]. Аның бу сәфәрдә күргән-кичергәннәре “Рихләтел-Мәрҗани” (“Мәрҗани сәяхәте”) исеме белән Ризаэтдин Фәхретдин тарафыннан бастырып чыгарыла.
Шиһабетдин Мәрҗани 1889 елның 15 апрелендә 71 яшендә Казанда вафат була. Кабере – Яңа бистә зиратында[9].
Иҗат мирасы
Шиһабетдин хәзрәт (аны еш кына шулай дип йөртәләр) – энциклопедик галим, күпкырлы шәхес. Аның гыйльми эшчәнлеге күптармаклы: дин белеме, тарих, фәлсәфә, филология, археология, нумизматика, этнография, география, халык иҗаты һ.б. Татар, төрки телләреннән тыш, гарәп, фарсы телләрен камил белә. Күп кенә хезмәтләрен гарәпчә яза, шуңа күрә әлегә кадәр басылмый, үз чиратын көтеп яткан хезмәтләре күп. Әлегә кадәр табылмаганнары да бар. Мәрҗанинең утыздан артык хезмәт язуы мәгълүм[10].
Мәрҗанинең мәгърифәтчелек идеяләре татар халкының иҗтимагый тормышын яңартуның төрле якларын, шул исәптән татар халкының дөньяви белем алу, үткәннең (антик, гарәп фикеренең) һәм хәзерге заман (рус һәм Көнбатыш Европа мәдәниятләренең) прогрессив мирасын үзләштерү кирәклеге турындагы фикерләрне үз эченә ала. Галимне татар халкының милли үзаңын тәрбияләү мәсьәләләре борчый, аның тормыш-көнкүреше, социаль-икътисадый һәм сәяси хәле борчый. Мәгърифәтне прогрессның иң көчле коралы дип санап, галим үз халкын «йокыдан уянырга» чакыра. Галим буржуаз юл буенча үсеп килгән татар җәмгыяте күтәргән «динне яңартырту», татар халкының социаль-сәяси һәм мәдәни дәрәҗәсен күтәрерү, аны хәзерге цивилизациягә җәлеп итү кебек күп кенә сорауларга җавап бирергә омтыла. Мәрҗанинең дини карашлары каләм мәсьәләләрен тәнкыйтьләүдә (ислам теологиясендәге юнәлеш) чагыла. Мәдрәсәне реформалаштыру, укытуны үзгәртеп кору ихтыяҗы туа. Күпләр Мәрҗанине Россиядәге җәдитчелек хәрәкәтен башлап җибәрүчесе дип саный[11]. Нәкъ менә ул мәдрәсәләрдәге укыту реформасына нигез сала, бу исә татар халкының дөнья мәдәнияте һәм фәненең алдынгы казанышларын үзләштерүенә ярдәм итә.
Үзе дә күп телләр белгән галимнең рус һәм татар теленә булган мөнәсәбәте хөрмәткә лаек. 1870 елда мәгариф министрлыгы таләпләре буенча, 1870 елдан соң ачылган барлык мәдрәсәләрдә мәҗбүри рәвештә рус телен укыту кертелгәннән соң, әлеге яңалыкка мөселман руханилары каршы чыга, күп муллалар мәдрәсәдә рус телен укытуны кабул итәргә теләмиләр. Мәрҗани исә, киресенчә, рус телен өйрәнү ислам диненә каршы килми, дип белдерә. Ул татарлар рус телен дә, дөньяви фәннәрне дә өйрәнергә тиешләр, дип саный. Бу очракта укучы беренче чиратта нык иманлы булырга тиеш... Илдә яшәүче кешеләргә рус телен белергә, шул телдә язуны һәм кануннарны өйрәнергә кирәк, дигән фикер аша моның үз хокукларыңны яклау өчен дә кирәк булуын ассызыклый[12].
Аның фикеренчә, Ауропа һәм рус мәдәниятенә, теленә тартылу һич кенә дә туган мәдәниятне һәм туган телне онытуга китерергә тиеш түгел[13][14]:
| Ислам дөньяның төрле телләрен белүгә һәм чит тел мәгърифәтенә тартылуга каршы түгел... Без рус телен өйрәнү безгә зыян китермәячәк дип ышанабыз. Әмма туган телне игътибарсыз калдыру һичшиксез зыян китерәчәк... Телегезне чит тел белән кушып сөйләшмәгез, телегезне саклагыз, әгәр сөйләмегезгә башка телдән бер сүз керсә, шул рәвешле телегездән бер сүз юкка чыгар. Рус телен рус кешесе белгәнчә белегез, ләкин үзара аны кулланмагыз. |
Хезмәтләре
- “Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” (“Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр”) – Мәрҗанинең иң танылган әсәре, ул 1885 елда языла. Кыскартылган, хәзерге телгә тәрҗемә ителгән тексты 1989 елда басылып чыга. Аны кыскача татар тарихы дип атарга мөмкин. Тарихи тикшеренүләр өчен материал эзләп, Мәрҗани Болгарның борынгы хәрабәләрендә, татар, рус, чуаш, мордва авылларында була. Текстта ул «татар» этнонимын актив рәвештә алга сөрә, укучыларга аларның нинди халык икәнен, аның тарихы нинди булуын, татарларның шөгыльләре турында аңлата. Хезмәттә татар халкының этник тарихы, мәгарифе, рухи мирасы, күренекле шәхесләре, мәчет-мәдрәсәләре хакында күп төрле мәгълүматлар тупланган[8].
- «Нәзурател-хакк фи фәрдийә әл-гашаи вә ин ләм йагаб әш-шәфәкъ» ("Эңгер-меңгер төшүгә бәйсез рәвештә кичке намазның зарурлыгы турындагы хакыйкатькә бер караш", 1870) хезмәте – дини-фәлсәфи әсәр. Гарәп телендә язылган бу хезмәттә галим Габденнасыйр Курсави тарафыннан алга сөрелгән дини мәгърифәтчелек идеяләрен тәгаенли, тирәнәйтә, үзенең дини мәсьәләләргә карата булган шәхси уй-фикерләрен, төрле мисаллар китереп нигезли. Автор фикеренчә, ислам динендәге биш вакыт намазның фарыз булуы төньяк киңлекләрдә көн белән төн дәвамлылыгындагы үзгәрешләргә бәйле булмаска тиеш. Бу фикерендә ул Коръәнгә, хәдисләргә, фикъһе һәм абруйлы дин галимнәренең карашларына таяна. Ул, шулай ук иҗтиһад ишекләренең барлык мөселман кешеләре өчен ачык булу принцибын яклый, һәм ислам «яңартыла» да ала дигән фикерне сөрә. Әлеге хезмәте традицон татар җәмәгатьчелегендә бәхәсләр уята һәм Мәрҗани карашларын кискен тәнкыйтьләгән хезмәтләргә нигез була[7].
- «Китабел-хикмәт әл-бәлига әл-җәнния фи шәрхел-гакаид әл-хәнәфия» китабын Мәрҗани, исламият һәм хокук мәсьәләләренә карата үз карашларын чагылдырып XIV гасыр дин белгече ат-Тәфтазаниның «Әл-газбел-фурат вәл-мәгез-золял әннәкыйә ли-әсраре шәрхел-Җәлал» («Җәлал шәрхенең серләрен ачучы саф һәм татлы су», 1875) дип исемләнгән шәрехләренә альтернатива буларак тәкъдим итә. Ул кайбер голямаларның фәлсәфи төшенчәләрне урынсыз куллануын тәнкыйтьли, дини догма белән фәлсәфәнең кулланылу өлкәләрен төгәл аерып күрсәтә[7].
- «Вафийәт әл-әсляф вә тәхият әл-әхляф» («Бабаларыбыз һәм аларның киләчәк буыннарга сәламнәре турында җентекләмә») — биобиблиографик сүзлек (1837–1889), 7 томнан тора. Хәзерге көннәргә кулъязма рәвешендә килеп җиткән. Әлеге әсәрдә, VII–XIX гасырлар мөселман Көнчыгышының атаклы иҗтимагый-сәяси эшлеклеләре белән бергә, татар халкының күренекле вәкилләре хакында бай мәгълүмат бирә. Әлеге хезмәтнең кереш өлеше «Мөкаддимә» исеме белән 1883 елда нәшер ителә[7].
- «Гыйрфәтелхәвакыйн ли-ирфәт әл-хәвакыйн» («Ханнарның тораклары һәм аларның тормышларын өйрәнү») (1864) — Урта Азия төрки халыклары тарихына багышланган беренче хезмәте;
- «Китаб әл-газбел-фурат вәлмәгез-золял ән-нәкыйә ли-әсраре шәрхел җәлал» («Җәлал шәрхенең серләрен ачучы саф һәм татлы су») (1875);
- «Хакк әл-марифә вә хөснел-идрак» («Танып белү хакыйкате һәм аңлауның матурлыгы») (1880) — мөселман хокукы турында үзенең социаль-сәяси карашларын бәян иткән әсәрне;
- «Китаб әл–хикмә әл-балига әл-җанния фи шарх әл-акаид әл-хәнәфия» («китап турында Хәнәфиләрнең догматларын аңлатырга ярдәм итүче өлгергән фәлсәфә») (1888);
- «Би-т-тәрикат әл-мусла ва-л-әкидат әл-хөснә» — логика һәм танып белү проблемалары турында фәлсәфи хезмәт (Мәрҗани үлгәннән соң басылып чыга) (1890).
Шәҗәрәсе
Гаиләсе
Беренче никахы (1850 елдан) — Бибифатыйма бинте Габденнасыйр бине Рәхманколый (?—1851). Бала тапканда вафат була.
Икенче никахы (1852 елдан) — Бибинәгыймә бинте Хөсәен бине Йосыф (1831—1870)
- Балалары Галия (1852), Мөхәммәт (1855), олы Мәрьям (балачакта вафат), кече Мәрьям (балачакта вафат, олысы үлгәч, кечесенә шул ук исем бирелгән), Өммегөлсем (1862), Әхмәт (балачакта вафат), Мәхмүт (1866), Гайшә, Салих (1869—1871), Бибиһава (1870—1945).
Өченче никахы (1870 елдан) — Бибифатыйма бине Хөсәен бине Ягъкуб бине Ишмәмәт[17].
Цитата
| Җисме үлек, исме терек бу хәзрәтне Мәхшәргәчә телләр сөйләр, язар каләм |
| Шиһабетдин Мәрҗани бер иде, кадерен, кыйммәтен белмәк аның өчен түгел, безләр өчен дәрәҗәдер |
Исемен мәңгеләштерү
- Казанда Мәрҗани исеме белән аталган урам, мәчет, галерея, тарих институты, гимназия, Арча районында, Ташкичү авылында[18] олуг затның музее һәм аның исеме белән аталган чишмә бар.
- Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган музей шул ук исемдәге 2 нче татар гимназиясендә урнашкан (Казан ш., Ш. Госманов ур., 11 йорт).
- 2017 елның 2 сентябрендә Татарстан Республикасы Президентының «Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 еллыкны билгеләп үтү турында»гы махсус карары чыга.
- 2018 елның 20 ноябрендә Казанда, Кабан күле яр буенда дүрт метр биеклектәге ак мәрмәрдән бюсты куелган.
- 2019 елда Бохарада (Үзбәкстан) Мәрҗани укыган «Мир Араб» мәдрәсәсе диварына өч телдә (үзбәк, рус, татар (латин)) язылган истәлек тактасы урнаштырыла[19]:
«1845—1849 елларда «Мир Араб» мәдрәсәсендә мәшһүр татар дин белгече, галим һәм фикер иясе Шиһабетдин Мәрҗани яшәгән һәм укыган»
- Әтнә районы Комыргуҗа мәктәбенә исеме бирелгән.
- Комыргуҗа авылында музее эшли.
- Иҗатта: Б. Урманче, А. Головачев һәм В. Демченко кебек сынчылар галимнең бюстларын, Бакый Урманче, Канәфи Нәфыйков, Эрот Зарипов, Виктор Фёдоров, Альфред Әбдрәшитов кебек рәссамнарның мәгърур шәхеснең портретларын ясый. Татарстанның һәм Үзбәкстанның халык рәссамы Чыңгыз Әхмәров «Шиһабетдин Мәрҗанинең шәкерт чагы», «Мәрҗани һәм Сәмәрканд галиме Сәет Абдулла», Рәшит Гыйләҗев «Мәрҗани мәчете» исемле рәсемнәрен иҗат итә. Режиссёр Салават Юзеев «Мәрҗани коесы» исемле документаль фильмын тудыра (2000).
- Фәндә: 1993 елдан Татарстан Фәннәр академиясендә иң яхшы фәнни хезмәтләр язучы галимнәрне бүләкләү өчен Ш. Мәрҗани исемендәге премия булдырылган.
Кызыклы факт
- Шиһабетдин Мәрҗанинең бабасы муллалыкка 1 нче санлы указ (1801 елда), үзе 2011 нче санлы указ (1850 елда) алган. Улы Борһанетдин 1881 елда указлы мулла була[20].
- Мәрҗани гомерендә ике тапкыр фотосурәткә төшкән — беренчесен Америка консулы өчен һәм икенчесен Лондонда чыгучы энциклопедик сүзлек нәшире үтенече буенча ясаткан. Ул вакытта татарлар сурәткә төшүне гөнаһлы эш дип санаганнар. Мәрҗанинең бу гамәленнән соң, фотосурәткә төшү татарларда да көнкүрешкә керә башлый[21].
Галерея
Искәрмәләр
- ↑ Swartz A. Shiḣabetdin Mărjani // Open Library (ингл.) — 2007.
- ↑ Shiḣabetdin Mărjani // Faceted Application of Subject Terminology
- ↑ Татар энциклопедиясе — 2002.
- ↑ Рамзи М. М. Талфик ал-ахбар ва талких ал-асар фи вакаи Казан ва Булгар ва мулук ат- татар: в 2-х т. // Оренбург: Тип. Каримова и Хусаинова, 1908. — С. 13.
- ↑ Юсупов М.Х. Шигабутдин Марджани как историк. — Казань: Татарское кн. изд-во, 1981. — 232 с.
- ↑ 1 2 Юзеев А. Татарская философская мысль конца XVIII-XIX веков: эволюция, основные направления и представители. — Иман, 1998. — Т. 1. — 137 с.
- ↑ 1 2 3 4 Ахунов А.М. Марджани и его эпоха в фотографиях. — Казань: Институт языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова Академии наук Республики Татарстан, 2018. — 60 с.
- ↑ 1 2 Кашапов Р. Ясно-понятно. Кто такой Шигабутдин Марджани и почему ему ставят памятник на набережной Кабана? www.inde.io (19 ноябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 гыйнвар 2025.
- ↑ Шиһабетдин Мәрҗани кабере
- ↑ Shikhabuddin Mardzhani (1818—1889) Архивная копия от 22 декабрь 2009 на Wayback Machine [ингл.]
- ↑ Russlands Muslime sind fremd im eigenen Land Архивная копия от 17 май 2011 на Wayback Machine [алм.]
- ↑ Альфред Мухаметрахимов. «Татары должны изучать русский язык»: чего мы не знаем о Шигабутдине Марджани? www.business-gazeta.ru (17 гыйнвар 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 гыйнвар 2025.
- ↑ Зарипов И. Исламские богословы и татарские общественные деятели о Ш. Марджани. https://islam-portal.ru/e-store/books/articles/74/393/ (8 июнь 2006). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 гыйнвар 2025.
- ↑ Гобайдуллин С.С. Маржани. Т.2. – Казань: Издво «Иман», 2001.
- ↑ Шиһабетдин Мәрҗани. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. К.: ТКН, 1989 ел, 412нче бит. ISBN 5—298—0009—6
- ↑ Арча төбәге тарихы (төзүчеләр Камил Низаметдинов, Илшат Хәлиуллин). К.: ТКН, 1996ел, 136нчы бит. ISBN 5-298-00681-7
- ↑ Шиһабетдин Мәрҗани. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. К.: ТКН, 1989 ел, 359-362нче бит. ISBN 5—298—0009—6
- ↑ Расиха Фаизова. «Таттелеком»да Мәрҗани елы. «Мәгариф», 2018 ел, ноябрь, 11-15 бит
- ↑ Рәмис Латыйпов. Мәрҗани — изге Бохара җиренең улы. «Атна яңалыклары», 2019 ел, 1-5 март, 2нче бит.
- ↑ Шиһабетдин Мәрҗани. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. К.: ТКН, 1989 ел, 359, 365нче битләр. ISBN 5—298—0009—6
- ↑ Марданова Д. Сторонник «истинного ислама» и противник консервативного духовенства. www.inde.io (19 ноябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 декабрь 2025.
Әдәбият
- Зайнутдинов Д.Р. Шигабутдин Марджани: мыслитель, историк, правовед // Исламоведение. 2023. Вып. 14, № 2. С. 44-55.
- Мәрҗани Ш. Мөкаддимә китаб вафиййәт әл-әслаф вә тәхиййәт әл-әхләф. – Казан, 1883. – 411 б.
- Мәрҗани Ш. Нәзурат әл-хакк фи фардыййәт әл-гишә вә ин ләм йагыб әш-шәфәкъ. – Казан, 2014. – 335 б.
- Мәрҗани Ш. Китаб хакк әл-мәгърифә вә хөсн әл-идрак бимә йәлзимү фи вөҗүб әл-фитр вәл-имсак. – Казан: Издательство Казанского университета, 1880. – 96 б.
- Мәрҗани Ш. Мөстәфад әл-әхбар ви әхвәле Казан вә Болгар. – Казан, 1900. – 367 б.
- Материалы круглого стола, посвященного книге Ибн Фадлана, его эпохе и археологическим коллекциям / Под ред. Р. С. Хакимова, З. Р. Валеевой, М. Р. Гайнановой. – Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2016. – 144 с.
- Шагавиев Д. А. Роль Шигабутдина Марджани в развитии татарской богословской мысли XIX века: дисс. ... канд. ист. наук. – Казань, 2010.
- Шигабутдин Марджани: сборник статей, посвященный 100-летию Ш. Марджани, изданный в Казани в 1915 г. / авт. предисл. Р. Мухаметшин; сост. и подготовка к изд., науч. ред. Р.А. Гиззатуллин; пер с татар. Г.М. Гилязова, Г.Р. Ахметьяновой. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2015. – 494 с.*
- Юзеев А. Звезда по имени Марджани: док. биогр. повесть о Шихабаддине Марджани / Айдар Юзеев. - Казань : Гасыр : Слово : Прил. к журн. "Гасырлар авазы - Эхо веков", 2005 (Казань : ПИК Идел-Пресс). - 111, [1] с. : факс.; 22 см.; ISBN 5-93001-025-0 (В пер.)
Сылтамалар
- Шиһабетдин Мәрҗанинең дин һәм мәгариф өлкәсендә бөек реформатор буларак эшчәнлеге
- Марджани — первый идеолог татарской нации (К 190-летию со дня рождения) 2019 елның 2 август көнендә архивланган. [рус.]
- Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган күргәзмә 2019 елның 21 сентябрь көнендә архивланган. [рус.]
- Әдһәмов Р.К.Ш. Мәрҗани хезмәтләрендә ислам хокукы мәсьәләләре (тууына 200 ел тулуга багышлана) // Гасырлар авазы — Эхо веков. 2018. № 4. Б.124–132.