Шайтан каласы

Алабуга шәһәрлеге (искечә: Шайтан каласы, рус. Елабужское городище, Чёртово городище) — Алабуга шәһәренең көньяк-көнбатыш чигендә, Каманың уң кушылдыгы Тойма буенда урнашкан ныгытма торак калдыклары.

Территориянең мәйданы — 30 мең м², елга тигезлегеннән 52–60 м биеклектә урнашкан. Кыр ягыннан 3 рәт сузылган таш-туфрак өемнәре һәм тирән канаулар белән ныгытылган була[1].

Архитектурасы

1993 елда археолог А. Х. Халиков Алабуга шәһәрлегендә киң казу эшләре алып бара. Нәтиҗәдә, җир астында Ак таш мәчет хәрабәләре табыла. Бинаның нигезе яхшы сакланган: квадрат рәвешендәге корылма почмакларында – диаметры 6 метрга җиткән, чыгып торучы түгәрәк манаралар, әлеге манаралар арасында кабат ярымтүгәрәк манаралар урнашкан булган, почмаклардагы манаралар арасындагы диварның озынлыгы — 21 метр. Сакланып калган көньяк манараның диаметры – 10 метр чамасы, ул күзәтү мәйданы функциясен үтәгән: Кама елгасының өске һәм аскы өлешен күзәтергә мөмкинлек биргән. Көнбатыш манара алты кырлы формада булган һәм манараның нигезе булып хезмәт иткән. Алар арасындагы ярымманара өчпочмак формасында була һәм анда михраб урнаша[2].

Ул конструктив яктан Биләр — Болгар (IX–XX гасырлар) һәм Болгар (ХІІІ–XIV гасырлар) җәмигъ мәчетләренә охшаш һәм Тунис һәм Багдад шәһәрендәге ныгытма-мәчетләргә якын була. Мәчет калдыклары монголларга кадәрге чорның өлешчә сакланып калган җир өсте корылмасы булып тора[3].

Алабуга шәһәрчегенең почмак манарасы — тәбәнәк гөмбәз рәвешендәге металл түбәле буш таш цилиндр. Биеклеге ― 7,1, эчке киңлекнең диаметры — 5,7 метр. Дивар калынлыгы нигездә 2 метр булса, бинаның яртысыннан югаргы өлештә 0,7 метрга кадәр кими һәм корылма архитектура күләменең түбәнге өлеше конус формасын ала.

Алебастрлы известь эремәсе белән ныгытылган беренчел тупас нигез ташлары бары төньяк якта гына сакланган. 1844 елда алар җимерелә.

Тарихы

Б. э. I меңьеллыгының 2 нче яртысында бу җирләр җирле кабиләнең сыену урыны булган, дип фаразлана. Шәһәрлекнең көнчыгыш өлешендә дүрт манаралы квадрат таш цитадель калдыклары (400 м²) сакланган, ул X гасырда Идел буе Болгары кенәзе тарафыннан төзелгән булырга мөмкин[4].

Кирмән Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителгәч тә салына. Аның янындагы тау битендә археологлар моннан 1200 еллар элек кулланылган ук очлары табалар. Димәк, ул бер үк вакытта хәрби ныгытма, ягъни кечкенә крепость вазифаларын да үти. Галимнәр билгеләвенчә, Шайтан каласы X–XI гасырларда төзелә[1].

Казу эшләре барышында Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда, Казан ханлыгы һәм соңрак дәверләргә нисбәтле көнкүреш һәм сәүдә кирәк-яраклары, кораллар, хатын-кызларның бизәнү әйберләре, Җучи акчалары һәм башкалар табыла[1].

1614–1616 елларда Алабуга шәһәрлеге урынында ирләр Троицкий монастырена нигез салына, ул 1764 елда ябыла[3].

1825 елда Казан университеты профессоры Ф. И. Эрдман «Шайтан каласы»нда сакланып калган бердәнбер манараны гына күрә, корылманың калган өлешләрен җирле халык нигезенә кадәр сүтә[5][6]. 1844 елда, дуга сыман ишек уемы һәм аның өстендә тәрәзәле зур булмаган төньяк өлешеннән кала, манара җимерелә. 1855 елда Мәскәү профессоры К. Невоструев үтенече буенча, Алабуга башлыгы Иван Васильевич Шишкин (рәссам Иван Шишкинның атасы) Шайтан каласын тикшерә һәм ярым җимерек манараны торгызу турында карар кабул итә[7]. 1867 елда җимерелгән манара иске фундаментта торгызыла һәм тимер белән каплана[8]. Манараның өске яртысындагы дөнья кыйблаларына караган дүрт турыпочмаклы тәрәзә манараны реконструкцияләү чорына карый. Аңа контрфорс өстәлгән һәм өске кат, алты кырлы урынына, түгәрәк итеп салынган; таш өю характеры шулай ук үзгәртелгән[9].

Өйрәнелү тарихы

Беренче тапкыр Шайтан каласына 1767 елда Троица монастыре монахлары, 1769 елда Н. П. Рычков тасвирлама бирә. Фәнни яктан тикшерү һәм археологик казыну эшләре XIX йөздән алып барыла башлый (Ф. И. Эрдман, Н. Н. Кафтанников, К. И. Невоструев, В. Ф. Генинг, Т. А. Хлебникова, С. В. Кузьминых һ.б.). 1888 елда А. А. Спицын, 1981 елда М. М. Кавиев, 1991–1992 елларда К. И. Корепанов, 1993 елда А. Х.Халиков һәм башкалар өйрәнүләр алып бара[1].

Алабуга шәһәрлеге — федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты, ул РСФСР Министрлар Советының 1960 елның 30 августындагы 1327 номерлы карары нигезендә дәүләт саклавында тора[10][11].

2007 елда манара кабат тәртипкә китерелә: түбәсе алыштырыла, чистартыла, реконструкция эшләре башкарыла. Шәһәрчек ЮНЕСКО сагы астына алынган[12].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 А. З. Нигамаев, Ф. Ш. Хуҗин. Алабуга шәһәрлеге. tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
  2. И. Р. Гафуров, Г. Р. Руденко. История Елабуги. — Елабуга, 2020. — ISBN 978-5-6041242-4-6.
  3. 1 2 Чертово городище (рус.). komanda-k.ru (15 сентябрь 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
  4. Липилин Александр. Историко-археологический комплекс Елабужское городище (рус.). architectstyle.livejournal.com (21 февраль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
  5. Эрдман Ф.И. Замечания во время путешествия по берегам Камы и в Оренбургской губернии (рус.). виктор-белов.рф. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
  6. Эрдман Ф. И. Замечания во время путешествия по берегам Камы и в Оренбургской губернии // Заволжский муравей. — 1834. — № 7. — С. Ч.1, N 2. С.76 - 89; N 6. С.324 - 347; Ч.2, N 11. С.157 - 165..
  7. Тысячелетняя история Елабуги. arzamas.academy. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
  8. К. И. Невоструев. О городищах древняго Волжско-Болгарскаго и Казанскаго царств. Городище Чаллынское. azbyka.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
  9. Спицын Александр Андреевич. Археологические разыскания о древнейших обитателях Вятской губернии. — Московское Археологическое общество. Материалы по археологии Восточных губерний России. Вып.1. Приуральский край., 1893.
  10. Чертово городище (рус.). историческийбагаж.рф. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
  11. Елабужское городище (Чёртово городище) (рус.). Геометки (30 июль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.
  12. Чертово городище в Елабуге: описание, история, экскурсии, точный адрес (рус.). Тонкости туризма. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 декабрь 2025.

Әдәбият