Чуңчиң
Чуңчиң, Чунцин (кыт. трад. 重慶, гад. 重庆, пиньинь: Chóngqìng — «икеләтә тантана») — Кытай Халык Җөмһүриятенең көньяк-көнбатыш өлешендәге шәһәр.
Халык саны — 7 457 589 кеше (2014, шәһәрнең үзендә), Чуңчиң административ округы чикләрендә як. 29 575 000 кеше яши.
География
Җәлиңҗаң (Цзялинцзян) елгасының Янцзы елгасына кою урынында урнашкан. Транспорт юллары төене. Аэропорт, елга порты.
Тарих
Административ бүленеш
21 район (шул исәптә шәһәрнең үзендә 9), 13 өяз һәм 4 мөхтәри өяз.
Икътисад
Илнең эре сәүдә вә сәнәгать мәркәзләреннән берсе. Кара металлургия, сәнәгать җиһазлары, приборлар төзү, химия, резина, нефь эшеәртү, тукымачылык, азык-төлек сәнәгате эшханәләре бар. Төзелеш материаллары эшләп чыгарыла. Университет һәм башка югары уку йортлары, 2 җылылык электр станциясе, ГЕС каскады бар.