Чиңхәй
Ил | Кытай Халык Җөмһүрияте |
---|---|
35° с. ш. 96° в. д.GЯO | |
Статус | Провинция |
Административ үзәк | Шиниң |
Нигезләү датасы | 1928 |
Лю Нин[d] и У Сяоцзюнь[d] | |
Халык саны (2010) | 5 626 722 кеше[1] |
Мәйдан |
|
Сәгать поясы | UTC+8 |
ISO 3166-2 коды | CN-63 |
qh.gov.cn | |
Чиңхәй ( гад. 青海, пиньинь: Qīnghǎi, салар. Gökdeñiz/Çiñxey) — Кытай Халык Җөмһүриятенең төньяк-көнбатыш өлешендәге провинция.
Башкаласы — Шиниң (Синин) шәһәре.
География
Җир өсте, нигездә, тау һәм тигезлекләрдән гыйбарәт. Сайдам иңкүлеге төньяктан Нәншән һәм Алтынтау, көньяктан Куньлун таулары белән уралган. Көньяграк Тибет таулыгының төньяк-көнчыгыш өлешләре урнашкан.
Климаты киксен континенталь, кыш суык, җәй салкынча. Еллык явым 300–500 мм. Чиңхәй террториясендә Янцзы, Хуаңхе, Мекоң елгаларның югары агымнары урнашканнар. Күлләр күп, иң эресе — Чиңхәй күле (яки Кукунор күле). Нәкъ менә бу кытайча атамасында диңгез иероглифы булган тозлы күл провинциягә исемне биргән.
Тарих
312 елда Чиңхәй күле тирәсендә сяньби-монголлар (монгорлар) тарафыннан Тогон дәүләте нигезләнгән. Ул 663 елда тибетлар тарафыннан басып алганчыга хәтле яшәп килгән. XVI гасырның башында төньяк-көнчыгыш Чиңхәйгә тумат-монголлар бәреп керәләр. 1724 елдан Чиң империясе тарафыннан басып алынган. 1928 елдан — Кытайның Чиңхәй провинциясе.
Халык
2010 ел жаисәбе буенча, провинциядә 5626722 кеше яши, шул исәптә кытайлылар — 2983521 кеше (53,02%), тибетлылар — 1375059 кеше (24,44%), хуэйлар — 834298 кеше (14,83%), ту (монгорлар) — 204412 кеше (3,63%), саларлар — 107089 кеше (1,90%), монголлар — 99815 кеше (1,77%).
Шуның өстенә җанисәп провинциядә 2 татарны теркәлгән.[2]
Административ бүленеш
Харита | # | Исем | Кытайча Пиньинь |
Халык саны (2010) | |
---|---|---|---|---|---|
— округ дәрәҗәдәге шәһәрләр — | |||||
3 | Шиниң (башкала) |
西宁市 Xīníng Shì |
2,208,708 | ||
4 | Хәйдуң | 海东市 Hǎidōng Shì |
1,396,846 | ||
— Мөхтәри округләр — | |||||
1 | Хәйши монгол-тибет мөхтәри округы | 海西蒙古族藏族自治州 Hǎixī Měnggǔzú Zàngzú Zìzhìzhōu |
489,338 | ||
2 | Хәйбей тибет мөхтәри округы | 海北藏族自治州 Hǎiběi Zàngzú Zìzhìzhōu |
273,304 | ||
5 | Хәйнән тибет мөхтәри округы | 海南藏族自治州 Hǎinán Zàngzú Zìzhìzhōu |
441,689 | ||
6 | Хуаңнән тибет мөхтәри округы | 黄南藏族自治州 Huángnán Zàngzú Zìzhìzhōu |
256,716 | ||
7 | Юшу тибет мөхтәри округы | 玉树藏族自治州 Yùshù Zàngzú Zìzhìzhōu |
378,439 | ||
8 | Голог тибет мөхтәри округы | 果洛藏族自治州 Guǒluò Zàngzú Zìzhìzhōu |
181,682 |
Икътисад
Авыл хуҗалыгында көтүлек терлкчелеге. Нигездә, кәҗә асрала. Терлкчелекнеңтөп продукты — йон һәм тоз, кургашын һәм тутыя мәгъдәннәре чыганаклары табылган. Нефть эшкәртү заводлары, металлургия һәм машина төзү сәнәгате, авыл хуҗалыгы продуктларны эшкәртү эшханәләре бар.