Ниңчә-Хуэй мөхтәри районы
Ниңчә-Хуэй мөхтәри районы (кыт. 宁夏回族自治区; пиньинь Níngxià Huízú Zìzhìqū) — Кытай Халык Җөмһүриятенең төньяк өлешендәге провинция.
Башкаласы — Инчүән шәһәре.
География
Район Лөсслы платосында урнашкан, Ниңчә террииториясе аша Хуанхэ елгасы ага. Көнчыгышта Шенчи провинциясе белән, көньякта һәм көнбатышта Гәнсу провинциясе белән, төньякта Эчке Монголия мөхтәри районы белән чиктәш.
Халык
Административ бүленеш
Икътисад
Хуҗалыкның төп тармагы — игенчелек. Дөге, бодай, тары, гаолян, мамык, майлы үсемлекләр үстерелә. Терлекчелектә нигездә сарык һәм МЭТ асрала. Радиотехника, электроника, металлургия, тукымачылык һәм азык-төлек сәнәгате эшханәләре бар. Инчүән шәһәре янында ташкүмер һәм аш тозы казып алына. Хуанхэ елгасы — көймәләр йөрешле.
Искәрмәләр
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2013-07-27, retrieved 2015-02-15
- ↑ 1 2 3 4 архив күчермәсе, archived from the original on 2016-07-01, retrieved 2015-02-15
- ↑ 中华人民共和国国家统计局: 1-6 各地区分性别、民族的人口