Турбаслы

ТурбаслыБашкортстанның Иглин районында урнашкан татар авылы. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 419 кешенең яшәве мәгълүм.[1].

«Өмет» гәзите язганча, авылның үзендә 430 кеше яши, 146 йорт, мәктәп, клуб, медпункт бар. Мәктәптә укыту татар телендә алып барыла.[2] Халыкның күбесе сату өчен суган үстерү белән мәшгуль.

Демография

Халык саны динамикасы:

2002[3] 2009[3] 2010[1]
389 399 419

2002 елны үткәрелгән сан алу вакытында авыл халкы тулысы белән диярлек башкортка (89%) яздырылган.

Авыл халкы арасында татар теленең турбаслы сөйләше таралган.[4]

Танылган кешеләр

Шушы авылда туып-үскән Рифгать Әхмәтьянов фәнни әйләнешкә татар теленең турбаслы сөйләшен кертеп җибәргән. Бу сөйләштә Уфадан көнчыгышка таба урнашкан Иглин белән Нуриман районында яшәгән татарлар һәм башкортлар сөйләшә.

Искәрмәләр

  1. 1 2 Башкортстан Җөмһүрияте торак нокталары буенча халык саны, archived from the original (PDF) on 2014-08-20, retrieved 2013-04-18 
  2. http://www.omet-ufa.ru/index.php?id=219(үле сылтама)
  3. 1 2 Башкортостан Республикасының муниципаль районнары турындагы бердәм электрон белешмәсе — Excel форматындагы кушымта 2016 елның 4 март көнендә архивланган..
  4. Баязитова Ф.С., Хәйретдинова Т.Х., Барсукова Р.С., Садыйкова З.Р., Рамазанова Д.Б., Татар халык сөйләшләре. Ике китапта. 1нче китап. 357-372 битләр.

Тема буенча өстәмә