Иттифак фиркасе
Иттифак фиркасе – 1990нчы елда барлыкка килгән татар милләтче сәяси фирка. Җитәкчесе булып Фәүзия Бәйрәмова тора. Үзәге Чаллы шәһәрендә урнаша, "Алтын Урда" исемле гәзитен чыгара. Милли Мәҗлес составында була. Хәзерге вакытка ярым таркалган.
Тарихы
- 1990 елның апрелендә Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең радикаль канаты буларак оеша. Җитәкчесе булып Фәүзия Бәйрәмова сайлана.[чыганагы?]
- 1991 елның 13-14 апрелендә фирканең беренче корылтае уза.[1].
- 1992 елның 3 гыйнварында рәсми теркәлү үтә.[2].
Сәяси идеология
Фирка Татарстанга тулы бәйсезлек яулау максатын куя. Фирканең төп идеологлары галимнәр Рашат Әмирхан, Рафаил Мөхәммәтдинов була.[чыганагы?]
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ Фәүзия Бәйрәмова. Фәүзия Бәйрамова: Татар конгрессының оешу тарихы. http://madanizhomga.ru/. Мәдәни Җомга (22 июль 2022 ел). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 июль 2022.
- ↑ Путеводители по российским архивам. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 ноябрь 2020. Архивировано из оригинала 21 гыйнвар 2016 года.
Сылтамалар
- “Иттифак”ка 20 ел: сәясәткә кайту теләге бар. Саша Долгов, Азатлык радиосы, 15 апрель 2011