Раифа монастыре

Раифа Богородица монастыре (Раифа Богородица пустыне, Богородица пустыне, рус. Раифский Богородицкий монастырь) — Рус православие чиркәвенең Казан епархиясенә караган гамәлдәге ирләр монастыре. Татарстанның Яшел Үзән районы территориясендә, Раифа бистәсе янындагы Раифа күле буенда урнашкан. Ул Идел буе төбәгендәге иң зур ирләр монастырьларының берсе, шулай ук ​​төбәкнең мөһим рухи һәм архитектура үзәкләреннән санала[4].​

Тарихы

XVII гасырда нигез салыну

Раифа пустыне XVII гасырда инок Филарет тарафыннан Казаннан якынча 27 чакрым төньяк-көнбатышта нигезләнә[5], тарихи елъязмасы 1613 елдан алып барыла. Ата-анасы үлеменнән соң, Филарет милкен мохтаҗларга тарата һәм Мәскәүдәге Могҗиза монастыренда (рус. Чудов монастырь) монахлыкка керә. Патриарх Гермогенның (12 гыйнвар 1612) вафатына кадәр, Болгавыр чорда  [рус.], аның янында була һәм иеромонах дәрәҗәсенә ирешә. Аннан соң ул башкаладан китә һәм Идел буйлап түбәндә урнашкан губернияләргә юнәлә. 1613 елда Казанга килә[6]. Башта Казан кремлендәге Спас-Преображенский монастырендә яши. 1613 елда Сум (Раифа) күле ярында келья төзеп урнаша[1][7]. Бу монастырь нигезләнгән ел санала. Башта келья ялгыз тора, бары билгеле көннәрдә генә җирле чирмешләр килеп, күл ярында үзләренең йолаларын үткәрәләр (бу урманнар электән җирле чирмешләр өчен изге санала)[7][8].

Биредә изге кеше кельясы пәйда булуы турындагы хәбәр тирә-якка тарала. Тиздән дәрвишлек тормышы алып барырга карар кылган монахлар скиты оеша[1][7]. Филарет кушуы буенча чаң манарасы төзелә[7].

1659 елда Филарет вафат була, ә 1661 елда Казан митрополиты Лаврентий II монастырь нигезенә фатиха бирә, аның иганәсенә шулай ук агач гыйбадәтханәләр салына[1][7][9]. Шуларның берсе Синайда һәм Раифада шаһит киткән изгеләр чиркәвенә бәйле монастырь исеме белән атала[10].

1668 елда монастырьга «Грузия» Мәрьям Ана иконасының төгәл күчермәсе, Пинеги бистәсенә якын Черногорье (Красногорье) монастыреннан (хәзерге Архангельск өлкәсе) төп нөсхәдән исемлек китерелә. XVII гасырның икенче яртысыннан икона Раифа монастыренең төп изге урыны булып тора, аңа ел саен дистәләрчә мең табынучы килә[1][11].

Патша Алексей Михайловичның 1670 елгы фәрманы нигезендә монастырьга Чулман елгасы буендагы Свиногорье һәм 1674 елда аның тирәсендәге җирләр бирелә[12], бу обительнең матди базасын ныгытучы мөһим фактор була.

XVII — XX гасыр башы

1689 елгы янгынга кадәр монастырь тулысынча агачтан төзелгән була. Таш ансамбль XVII–XVIII гасырлар чигеннән формалаша башлый. Мәскәү янындагы Яңа Иерусалим монастыреннан төзүче иеромонах Герман чакырыла һәм аңа Тихвин һәм Яңа Иерусалим монастырьлары үрнәгендә яңартып төзү бурычы куела[12]. 1690–1717 елларда монастырь ансамбле нигездә төзелеп бетә: күтәрелгән киртләч диварлар һәм манаралар, периметр буенча ярты чакрымнан артыграк сузылып, монастырь кремлен барлыкка китерәләр[1][13].

1708 елда таштан Синайда һәм Раифада шаһит киткән изгеләр хөрмәтенә чиркәү; 1739–1827 елларда — кардәш кельялар өстендә София чиркәве (иң кечкенә чиркәүләрнең берсе — гыйбадәтханә өлешендә уннан артык кеше сыймый)[13]; 1835–1842 елларда — «Грузия» Мәрьям Ана иконасы (рус. икона Божией Матери «Грузинская») хөрмәтенә изгеләндерелгән һәм классицизм стилендә төзелгән собор (архитекторы Михаил Коринфский); 1889–1903 елларда — капка чаң манарасы — монастырьның иң биек корылмасы (якынча 60 м); 1904–1910 елларда — рус стилендәге Троица соборы (архитекторы Федор Малиновский) төзелә[1][13].

1724 елдан башлап монастырьда китапханә һәм хастаханә эшли . 1865 елда, биредә урман дачасы төзелә һәм ботаника буенча беренче коллекцияләр туплана. 1739 елда монастырьда 15 гыйбадәтханә (янкормаларын да кертеп), икешәр катлы өч флигель (настоятельләр һәм борадәрләр торагы, ашханә), 5 манаралы дивар исәпләнә. XIX йөздә берничә тапкыр үзгәртеп корыла, соңгы корылмалар XX йөз башында төзелә. Монастырьга Казан митрополитлары (Тихон, Лаврентий һ.б.), шулай ук аерым кешеләр (М. Н. Кудрявцев, М. Т. Атлашкин, Н. И. Киселёва) даими рәвештә матди ярдәм күрсәтеп торалар[12].

1914 елда монастырь тирәсендә Беренче бөтендөнья сугышында зыян күргән инвалидлар өчен торак пункты төзелә. Моннан тыш, җәйге чорда монастырьның кунак йортында Казан сукырлар училищесы укучылары ял итә.

Богородица ирләр монастыре дәүләткә дә ярдәм күрсәтеп тора: 1703 елда Швеция белән сугыш һәм 1812 елгы Ватан сугышы вакытында үз өлешен кертә. Аның Казанда һәм Васильево бистәсендә часовнялары, ә Зөя шәһәрендә аерым хуҗалык-утары була[12].

1917 елгы инкыйлаб алдыннан монастырьда 80 гә якын монах һәм послушник исәпләнә. Ел саен үткәрелә торган монастырь бәйрәме 31 июльдә (яңа стиль белән 13 августта) билгеләп үтелә, ул вакытта «Грузия» Мәрьям Ана иконасы тәре йөреше белән Зөягә китерелә һәм анда егерме көнгә кала[14].

XX гасыр: ябылу, репрессияләр һәм яңадан торгызу

1918 елда монастырь рәсми рәвештә ябыла, әмма берничә ел аның гыйбадәтханәләре гыйбадәт кылу өчен файдаланылуын дәвам итә[9]. 1919 елда урман дачасында Казан университетының урман факультеты урнаша.

1929 елда монастырь гыйбадәтханәләрендә гыйбадәт кылу тыела. «Контрреволюцион, советларга каршы эшчәнлектә» гаепләнеп, соңгы иеромонахлар: Антоний (Чирков), Варлаам (Похилюк), Иов (Протопопов), Иосиф (Гаврилов), Сергий (Гуськов) һәм послушник Петр Тупицин кулга алына. Шул ук елда алар барысы да атып үтерелә. 1997 елда Рус православие чиркәве бу шәхесләрне изгеләштерә[1][15][6].

1933 елдан монастырь территориясендә ОГПУның балалар хезмәт коммуна-колониясе (1938 елдан – ябык типтагы) урнаша, Бөек Ватан сугышы елларында эвакуацияләнеп килгән төрмә мәхбүсләре тотыла, 1953 елда Казаннан балигъ булмаган җинаятьчеләр колониясе күчерелә[1][12].

1991 елда монастырь Рус православие чиркәвенең Казан епархиясенә кайтарыла[1], беренче наместник булып архимандрит Всеволод (23.01.1959 — 20.08.2016) хезмәт итә[1][16].

1990 еллар дәвамында монастырьның бөтен ансамбле реставрацияләнә һәм тулы канлы монах тормышы торгызыла[1]. 1991 елның 23 июнендә Раифа монастырена Казаннан «Грузия» Мәрьям Ана иконасы кайтарыла. Шул ук көнне монастырьда беренче гыйбадәт үткәрелә[1].

1992 елдан Богородица пустыненда реставрация эшләре алып барыла. 1993 елда оештырылган «Притча» монастырь вокаль квартеты киң танылу ала: 1998 елда Польшада узган халыкара рухани музыка конкурсы лауреаты була.

1994 елдан монастырь каршында малайлар өчен приют эшли[1].

1997 елның 1 сентябрендә Раифа монастыренә Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Алексий II була һәм изге Сергий Радонежский чишмәсен һәм су изгеләндерү часовнясын изгеләндерә[1].

XXI гасырда

1999 елда Казандагы Мәскәү Могҗизалар яратучылар чиркәве, кәшәнә, өлкән поп йорты кергән утар, Яшел Үзән районының Ильинский һәм Зур Ключи авылларындагы чиркәүләр монастырьга тапшырыла. 2007 елда Түбән Кама районының Кушай авылында Раифа монастыреның утары ачыла. Яшел Үзән шәһәрендәге утарда төзелеш эшләре башкарыла.

2001 елдан 2022 елның августына кадәр монастырьда балалар өчен «Светлячок» кушымтасы белән «Раифский вестник» газетасы чыгарыла, 2011 елдан 2021 елга кадәр монастырь ел саен «Раифский Альманах» җыентыгын чыгара, аның мөхәррире монастырьның нәшрият бүлеге җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре О. М. Романова (Крестинина) була[1][17].

2005 елның 1 июнендә Россия Банкы Раифа монастыре сурәтләнгән «Россия архитектурасы һәйкәлләре» сериясендә 3 сумлык көмеш тәңкә чыгара[1].

2008 елдан монастырьда «Дом паломника» кунакханәсе эшли[1].

2016 елның 21 июлендә монастырьда Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл булып киткән[1].

2018 елда Раифа Богородицкий монастыре наместнигы итеп иеромонах Гавриил (Рожнов) билгеләнә[1][2][3]. 2019 елда Казан һәм Татарстан митрополиты Феофанның Никольский скиты төзелешенә фатихасы алына[1][18][19], һәм шул ук елда монастырь тарихы музее төзелә[1][20].

Монастырьның торгызылган архитектура ансамбле — Урта Идел буенда борынгы рус мәдәниятенең истәлекле урыннарының берсе. Уникальлекне Раифа күле (озынлыгы якынча 1,5 чакрым һәм уртача киңлеге 300 м) һәм нарат урманы[13][21] (1960 елда тыюлык дип игълан ителә[1]) өсти.

Монастырь территориясендә биш гыйбадәтханә эшли:

  • «Грузия» Богородица соборы (1842 елда төзелгән һәм изгеләндерелгән);
  • Синайда һәм Раифада шаһит киткән изгеләр хөрмәтенә изгеләндерелгән чиркәү һәм аның Россиядәге Яңа шәһитләр рухына багышланган янкормасы;
  • Синайда һәм Раифада шәһит киткән изгеләр чиркәве;
  • Троица соборы;
  • Изге архистратиг Михаил чиркәве белән чаң манарасы.

XVIII гасыр ахырында төзелгән София чиркәве эшләми һәм реставрация таләп итә.

2024 елда Раифа Богородицкий ирләр монастыренда капиталь реставрациядән соң, чаң манарасы өстенә тәреле гөмбәз урнаштыралар. Урнаштыру алдыннан гөмбәзне монастырь наместнигы игумен Гавриил изгеләндерә[22].

Төп корылмалар һәм төзелеш еллары

Искәрмә:[12].

Корылма / гыйбадәтханә Төзелеш вакыты (якынча)  Архитектур стиле / үзенчәлекләр  Искәрмә
Монастырь кирмәне һәм манаралары 1690–1717 еллар Борынгы рус ныгытма архитектурасы элементлары, барокко стиле Периметр буенча 0,5 чакрымнан артык озынлыктагы киртләч диварлар һәм манаралар
Синайда һәм Раифада шаһит киткән преподобныйлар чиркәве (таш) 1708 ел Иртә барокко, борынгы рус традициясе Монастырьның исем бирүче төп борынгы таш гыйбадәтханәләренең берсе; 1892–1897 елларда губерна архитекторы А.Г.Невинский һәм Ф.Н.Малиновский проекты белән үзгәртеп корыла
София чиркәве як. 1795 ел, XVII–XVIII йөзләр Кечкенә өстәмә чиркәү, гади күпермә композиция Кардәш кельялар өстендә урнашкан; хәзер даими гыйбадәт кылынмый, реставрация таләп итә
«Грузия» Богородица соборы 1835–1842 еллар Классицизм мещан Д.Орлов, сәүдәгәр Л.И.Колычев һ.б. иганәсенә архитектор М. П. Коринфский проекты белән төзелә
Изге архистратиг Михаил чиркәве белән чаң манарасы 1889–1903 еллар Рус стиле (неорус стиле) Тирә‑юньдәге иң биек корылмаларның берсе (як. 60 м); төзелеше меценатлар хисабына алып барыла
Троица соборы 1904–1910 еллар неорус стиле, XVII гасыр Мәскәү гыйбадәтханәләренә ишарә Архитектор Ф. Н. Малиновский; Троица хөрмәтенә изгеләндерелгән, акустикасы белән аерылып тора
Боадәрләр бинасы XVII йөз Фасадлары барокко стилендәге уемнар, баскычсыман кәрнизләр белән бизәлгән торак йортлар архитектурасы истәлеге, ике һәм өч катлы
Архимандрит йорты XIX йөзнең икенче яртысы псевдорус юнәлешенең эклектика стилендә торак архитектурасы истәлеге

Галерея

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 Летопись (рус.). Раифский Богородицкий мужской монастырь. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 декабрь 2025.
  2. 1 2 Патриархия.ru / Информационный отдел Раифского монастыря. Иеромонах Гавриил (Рожнов) назначен наместником Раифского монастыря. Новости и события. Республика Татарстан, Зеленодольский район, местечко Раифа: Раифский Богородицкий мужской монастырь (15 май 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 декабрь 2025. Архивировано 12 сентябрь 2018 года.
  3. 1 2 Наместника монастыря возвели в сан игумена. Новости и события. Республика Татарстан, Зеленодольский район, местечко Раифа: Раифский Богородицкий мужской монастырь (8 июль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 декабрь 2025. Архивировано 15 июль 2018 года.
  4. Раифский Богородицкий монастырь (рус.). Культура.РФ. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 декабрь 2025.
  5. Богородицко-Раивская пустынь // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  6. 1 2 Раифский Богородицкий мужской монастырь (рус.). azbyka.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 декабрь 2025.
  7. 1 2 3 4 5 Основание обители. История. Республика Татарстан, Зеленодольский район, местечко Раифа: Раифский Богородицкий мужской монастырь. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 декабрь 2025. Архивировано 15 сентябрь 2018 года.
  8. Раифский Богородицкий мужской монастырь / Монастырский вестник (рус.). monasterium.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 декабрь 2025.
  9. 1 2 История Раифского Богородицкого мужского монастыря | Храмы Татарстана (рус.). Православие в Татарстане (4 сентябрь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 декабрь 2025.
  10. Экскурс в прошлое. История. Республика Татарстан, Зеленодольский район, местечко Раифа: Раифский Богородицкий мужской монастырь. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 декабрь 2025. Архивировано 12 сентябрь 2018 года.
  11. Святыня. Монастырь сегодня. Республика Татарстан, Зеленодольский район, местечко Раифа: Раифский Богородицкий мужской монастырь. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 декабрь 2025. Архивировано 19 сентябрь 2018 года.
  12. 1 2 3 4 5 6 Богородица пустыне. tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 декабрь 2025.
  13. 1 2 3 4 Архитектура. Монастырь сегодня. Республика Татарстан, Зеленодольский район, местечко Раифа: Раифский Богородицкий мужской монастырь. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 декабрь 2025. Архивировано 17 сентябрь 2018 года.
  14. Раифская Богородицкая пустынь, в Свияжском уезде // / Е. А. Поповицкий. — СПб.: Книгоиздательство П. П. Сойкина, 1909. — С. 236—237.
  15. Журавский A. B. Трагедия в Раифском монастыре. Публикации. Религиозная организация «Казанская епархия Русской православной церкви (Московский патриархат)» (27 гыйнвар 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 декабрь 2025. Архивировано 16 март 2020 года.
  16. Скоропостижно скончался наместник Раифского монастыря отец Всеволод. Новости Татарстана. Казань: Бизнес Online (20 август 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 декабрь 2025. Архивировано 23 октябрь 2016 года.
  17. Одна из жемчужинок современной Раифы. Монастырский вестник: Публикации/Интервью. Москва: Синодальный отдел по монастырям и монашеству Русской Православной Церкви (25 август 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 декабрь 2025. Архивировано 6 октябрь 2022 года.
  18. Информационный отдел Раифского монастыря. День рождения Никольского скита. Новости и события. Республика Татарстан, Зеленодольский район, местечко Раифа: Раифский Богородицкий мужской монастырь (19 апрель 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 декабрь 2025. Архивировано 2 апрель 2020 года.
  19. Первый монашеский скит в Татарстане строит братия Раифского монастыря. Новости и события. Республика Татарстан, Зеленодольский район, местечко Раифа: Раифский Богородицкий мужской монастырь (27 март 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 декабрь 2025. Архивировано 2 апрель 2020 года.
  20. Информационный отдел Раифского монастыря. Открытие полной экспозиции Музея истории монастыря. Новости и события. Республика Татарстан, Зеленодольский район, местечко Раифа: Раифский Богородицкий мужской монастырь (27 март 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 декабрь 2025. Архивировано 2 апрель 2020 года.
  21. Гордягин А. Я. Наблюдения над взаимными отношениями сосны и ели в бору Раифской пустыни Казанскаго у. // Материалы для познания почв и растительности Западной Сибири / А. Я. Гордягин; Труды Общества естествоиспытателей при Казанском университете. — Казань: Типо-литография Императорскаго Университета, 1901. — Т. 34. — Вып. 3. — С. 371—388. — 528 + xxxvi с.
  22. На колокольню Раифского монастыря после реконструкции водрузили купол (рус.). Реальное время (4 март 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 декабрь 2025.

Әдәбият

  • Амвросий, епископ Пензенский и Саратовский [Орнатский. Раифская Богородицкая // История Российской иерархии, собранная … Амвросием. — М.: Синодальная типография, 1815. — Ч. 5. — С. 663—665. — 737 с.
  • Баженов Н. Поездка в Раифскую пустынь // Записки о Раифской пустыни, кресте в Аках и Казанском монастыре. — Казань, 1845. — 10 с.
  • Богословский Г. К. Раифская Богородицкая мужская пустынь // Справочная книга для Казанской епархии: [Сведения о церквах, приходах, прихожанах, штатах причтов, наличном составе их, средствах содержания, школах и пр.; краткие исторические сведения о монастырях, чудотворных и местночтимых иконах и крестных ходах в Казанской епархии]. — Казань: Типо-литография Императорского Университета, 1900. — § 13. — С. 538—540. — 612 + xxi с.
  • Богословский Г. К. Раифская Богородицкая мужская пустынь // Справочная книга для Казанской епархии: [Сведения о церквах, приходах, прихожанах, средствах содержания епархии, краткие исторические сведения о монастырях, учебных заведениях]. — Репр. изд. 1900 г. — СПб.: Альфарет, 2011. — § 13. — 644 с.
  • Даниил (Сивиллов). Путешествие в Раифскую пустынь в Казанской епархии (1830) // Раифский Альманах : сборник. — Раифа: Издательский отдел Раифского монастыря, 2019. — Вып. 9. — С. 12—85.
  • Дульский П. М. Экскурсии в Раифскую пустынь. — Казань, 1915. — 10 с.
  • Дульский П. М. Экскурсия в Раифскую Богородицкую пустынь // Экскурсионный вестник [Хождение по Руси и за рубеж] : журнал / Под ред. С. И. Гинтовта и И. Н. Бороздина; оформ. Б. Зворыкина. — М., 1915. — Кн. 3. — С. 108—117.
  • Раифская Богородицкая мужская пустынь // Справочная книга Казанской епархии. — Казань: Казанская духовная консистория, 1904. — С. 740—743. — 798 + xxix с.
  • Раифская Богородицкая мужская пустынь // Справочная книга Казанской епархии. — Казань: Казанская духовная консистория, 1909. — 798 + xxix с.
  • Раифская Богородицкая пустынь Казанской Епархии: историческое описание / Сост. протоирей Е. А. Малов. — Казань: Издание Раифской пустыни; типография А. А. Коковиной, 1880. — 252 с.
  • Раифская мужеская пустыня // Описание монастырей в Российской империи находящихся: с присовокуплением исторического известия о существующих ныне в России епархиях и о всех соборных, монастырских, ружных и приходских церквах, в столичных городах Москве и С.-Петербурге находящихся, с показанием времени, когда оные учреждены или построены, какие случились в них достопамятные происшествия и в какие числа бывают храмовые праздники в оных. — М.: Типиграфия С. Селивановского, 1834. — С. 101. — 248 с.
  • Рыбушкин М. С. О святых местах в Казани и Казанской губернии // Краткая история города Казани. — Казань: Типография Л. Шевиц, 1849. — Ч. 2. — Гл. 9. — С. 119—127. — 150 с.
  • Строев П. М. Раифская Богородицкая пустынь // Списки иерархов и настоятелей монастырей российския церкви / С алфавитным указателем монастырей, сост. М. Семевским; Сост. из достовер. источников П. Строев. — СПб.: Археографическая комиссия, 1877. — Стб. 299—300. — x с. + 1064 стб.
  • Штыгашев И. М. Летний вакат в 1883 году; Встреча иконы Смоленской Божией Матери // Поступление в училище и продолжение учения шорца (алтайца) Ивана Матвеева Штыгашева / И. М. Штыгашев. — Казань: Издание иеромонаха Иоиля; типография В. М. Ключникова, 1885. — С. 97—110. — 116 с.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә