Борынгы татарлар
Борынгы татарлар (монг. татар, урта монг. ᠲᠠᠲᠠᠷ, бор. төрк. 𐱃𐱃𐰺) — хәзерге Монголиянең төньяк-көнчыгышында яшәгән урта гасырларның эре монгол кабиләсе[1].
Үзәк Азия тарихнамәсендә татарларны шивейләр тирәлегеннән чыккан монгол кабиләләренә кертәләр[2]. Тикшеренүчеләр фикеренчә, татарлар төрки-монгол пиджинында аралаша алганнар. Татар халкының этногенезында монгол кабиләләреннән тыш төрки һәм өлешчә согд компонентлары да катнашкан, дип фаразлана[3]. Күчмә татарлар Буйр-Нур күле һәм Керулен күленнән көньяктарак Халхин-Гол елгасы районнарын, шулай ук Эчке Монголиянең бер өлешен биләгәннәр. Хәзерге вакытта кайбер монгол халыкларыннан торган этник төркем[4][5].
Этноним
«Татар» этнонимы V гасырда — борынгы монгол телле җуҗаннар заманында барлыкка килгән, дип фаразлана. Сергей Кляшторный сүзләренчә, татар кабиләсенең исеме күчмә җуҗаннар каганы Юйцзюлюй Датань исеменнән алынган[3]. «Сун нәселе тарихы»нда җуҗаннар «җуйҗуй» исеме белән телгә алына, аларның икенче исеме — датань яки тань-тань[6].
Этноним Орхон-Енисей ташъязма ядкәрләрендә түбәндәгечә язылган: бор. төрк. 𐰆𐱃𐰔⁚𐱃𐱃𐰺⁚𐰉𐰆𐰑𐰣 (Otuz Tatar Bodun, тәрҗемәсе — Утыз татар нәселе)[7] һәм бор. төрк. 𐱃𐰸𐰔⁚𐱃𐱃𐰺 (Tokuz Tatar, тәрҗемәсе — Тугыз татар)[8][9][10][11].
VI—VII гасырларда Орхон язмаларында татар кабиләләре берлеге «утыз татар» (отуз татар), VIII гасыр уртасында алар «тугыз татар» (токуз татар) дип атала[12]. Протомонгол шивей кабиләләрен утыз татар белән тиңләштерү кабул ителгән[13][14]. Чыганакларда татарлар тугыз татар буларак күрсәтелә, алар составында традицион рәвештә тугыз эре ыругны аерып күрсәтәләр[15].
Василий Бартольд хезмәтләрендә язылганча, Орхон язмаларында очрый торган татар исеме белән соңрак монголлар үзләрен атаганнар[16]. Татарларның атамасы Орхон язмалары чорыннан, ягъни VIII гасырдан башлап киң таралган була. X гасырда атама Александр Туманскийның кулъязмасында, XI гасырда Мәхмүт Кашгарый хезмәтендә очрый. Василий Бартольд фикеренчә, «Монгол чыгышлы һәм монгол телендә сөйләшүче халыклар үзләрен һәрвакыт татар дип атаганнар. Чыңгызханнан соң Монголиядә һәм Урта Азиядә „татар“ атамасы „монгол“ сүзе белән алыштырыла»[17].
Виктор Бутанаев һәм Ю. С. Худяков борынгы төрки язмаларда Монгол кабиләләрен татарлар дип атыйлар. Кытайның сәяси һәм тарихи традицияләрендә, Сөн чорыннан (X йөз) башлап, шулай ук монголларны татарлар (да-да) дип атаганнар[18].
Поль Пеллио сүзләренчә, Орхон язмаларындагы татарлар монгол телле булганнар, шул ук вакытта аларның титулларының рәсми атамалары төрки йогынтысының кайбер эзләрен саклап калган[19]. Н. Ц. Мункуев буенча, «бу кабиләләрнең кайберләре белән бәрелешкән кытайлылар хәзерге Тышкы һәм Эчке Монголия, Көнбатыш һәм Көньяк Маньчжурия территориясендә яшәгән барлык монгол һәм хәтта монгол булмаган кабиләләргә дә аларның атамасын таратканнар»[19].
Леонид Кызласов сүзләренчә, Орхон язмаларындагы татарлар төрки телле, тугыз угызларның (токуз-огуз) бер өлеше булганнар. Ул Орхон ядкәрләрендәге татарларны Кытай чыганакларындагы дада белән тиңләштерүгә каршы чыга[20]. Татарларның кайберләре төрки халыклар белән бәйләнештә булып, алга таба көнбатышка күчәләр. «Худуд әл-алам» аноним гыйльми әсәр телендә татарлар — угызларның бер өлеше, Әбү Сәид Гәрдизи фикеренчә, кимәкләрнең бер өлеше[21]. Мәхмүт Кашгарый сүзләренчә, Орхон язмаларында төркиләрнең яшәү урыны буларак телгә алынган Үтәгән өлкәсе татарлар илендә урнашкан. Татарлар теленең төрки телдән аерылганлыгы Мәхмүт Кашгарыйга да билгеле булган[21]. Язучы татарларны үз телләреннән тыш «төрек» телен дә белгәннәр, дип яза. Бартольд фикеренчә, монголлар көнбатышка таба төрле яктан «төрек» кабиләләре яшәгән районга барып җиткәннәр[16].
Сергей Кляшторный сүзләренчә, татарларның атамасы монголларның төрки атамасы булган һәм монголларга Урта Азиядә һәм Якын Көнчыгышта гына түгел, Русьта һәм Көнбатыш Европада да бу исем кушылган[12]. Василий Ушницкий фикеренчә, «татар» этнонимы төркиләр тарафыннан «чит халыкларны», ягъни төрки телдә сөйләшми торган халыкларны билгеләү өчен генә кулланылган. Төрки кабиләләр үзләренең монгол телле күршеләрен шулай ук «тат» яки «тат-ар» дип атаганнар[22].
Джованни Плано Карпини «История Монгалов, именуемых нами Татарами» хезмәте буенча, «татар» этнонимы шул ук исемдәге елга атамасыннан алынган[23]:
| Көнчыгыш илләре арасында югарыда әйтелгән һәм Монгал дип аталган бер җир бар. Бу җирдә кайчандыр дүрт халык яшәгән: берсе — Йека-Монгал, ягъни бөек монгаллар, икенчесе — Су-Монгал, ягъни су монгаллары дип аталган, ә үзләрен үз илләре аша ага торган елга хөрмәтенә Татар дип атаганнар; өченчесе — меркит, дүртенчесе — мәкрит. |
1241 елгы хатында Император Фридрих II фикеренчә: «Безгә дә билгеле түгел, урыннары яки килеп чыгышлары буенча аларны тартарлар дип атыйлар». Фома Сплитский «бу атаманы аерым игътибар белән тикшерүчеләргә» сылтама ясап, болай ди: «тартар исеме исә халыкның үз исеме түгел, ләкин алар үз төбәкләрендә аккан ниндидер елганың исеме буенча шулай аталалар; яки, кайберәүләр фикеренчә, тартар [монголча] „күплек“ дигәнне аңлата» (Фома Сплитский. XXXVII). Аерым алганда, ул абыйсы Иоанн китабыннан өземтә китерә: «аларның иле дөньяның көнчыгыш белән төньяк кушылган өлешендә урнашкан һәм телгә алынган кабиләләр үзләрен туган телләрендә монголлар, дип атыйлар» (Фома Сплитский. XXXVII)[24].
1311 елда мәшһүр тарихчы Рәшид Әд-Дин үз китабында болай язган: «Чыңгызхан хакимияткә килгәнгә кадәр алты данлы татар кабиләсе үз ханы, дәүләте, гаскәренә ия булган». Төрле галимнәр әлеге 6 бәйсез борынгы татар дәүләтен билгеләргә тырышкан һәм киләсе йомгак ясаган: иң зур татар дәүләте «Татар йорты» көнчыгыш Монголиядә Буин-нор күле янында урнашкан булган, икенче татар дәүләте Гәнсү вилаяте көнбатышында, Көнчыгыш Төркистан чиге янында урнашкан. Бәлки Рәшид Әд-Дин Кимәк каһанлыгын телгә алгандыр, кала борынгы татар дәүләте әлегә табылмаган.
Тарих
Рәшид әд-Дин сүзләренчә, татарлар «монгол кабиләләренең һәм өлкәләренең күпчелек өлешен яулап алучылар һәм хакимнәр булганнар, үзләренең бөеклеге, куәте һәм тулы хөрмәтләре белән аерылып торганнар». Аларның исемнәре борынгыдан билгеле. Бу кабилә җитмеш мең йорттан [яки гаиләдән] торган[25].
Тарихчы Вадим Трепавлов татарларның элекке куәте, танылуы Җуҗан каһанлыгы һәм башка монгол күчмә берләшмәләре чорларына барып тоташа, дигән нәтиҗәгә килә. Сергей Кляшторный фикеренчә, татар атамасы күчмә җуҗаннар каһаны Юйцзюлюй Датань исеменнән килеп чыккан. Сергей Яхонтов тикшеренүләре буенча, датань сүзенең иероглифик язуы б. э. V гасырында *dadar/*tatar дип әйтелгән. «Отуз татарлары» — элек җуҗаннар дәүләтенә кергән, V гасырның 20 нче елларында Датань/Татар тирәсендә тупланган кабиләләр төркеме[26].
Шивәй. Гомуммонгол чоры (VI—VII гасырлар). Бу вакытта татарларның ата-бабалары улохоу кабиләсе буларак билгеле көньяк шивәләргә караган. Татарлар шивәйләр белән тиңләштерелгәнгә күрә, аларның Монгол теллелеге күздә тотыла[26].
Шивәй-татарлар (VIII—IX гасырлар). Алар рун язуларында «токуз» һәм «отуз-татар» дип йөртелгәннәр. Буйр-Нур районында хэйчэчжә-шивәләре яшәгән. Уйгыр каһанлыгының җимерелүе турында сөйләнгән Таң династиясе тарихында татарларга тиң дип саналган шивәи хэйчэзлылары искә алына. Уге каһан, Уйгыр каһанлыгының барлык калдыкларын җыеп, нәкъ менә шулар янына качып китә[26].
Татар Бөек дәүләте (X—XI гасырлар). X—XI гасырларда Зүбү атамалы татар кабиләләре Монголиянең барлык территориясен үзләштерә. XI гасырда яшәгән Мәхмүд Кашгарый Төньяк Кытай белән Көнчыгыш Төркестан арасындагы киң төбәкне «Татар даласы» дип атый. С. Г. Кляшторный һәм М. Горелик сүзләренчә, татарлар X—XII гасырлардан Шеңҗан-Уйгыр автономияле районыннан Манҗуриягә кадәр Бөек Кытай дивары буенда яшәгәннәр[26]. Киданлар чыганакларында татарлар зүбү буларак билгеле була. XI гасыр башында шивәйнең бер өлеше киданнардан көньякка, Иньшань тауларына күченеп китә, соңрак көнбатышка Керулен елгасына кадәр тарала. Бу чорда татарлар Кытай дивары буйлап Жунгарга кадәр яшәгәннәр. Зүбү татар кабиләләре берлегенә кераитлар, найманнар, меркетлар, жалаирлар һәм башка монгол телле кабиләләр кергән[27].
Татарлар зүбүнең киданнарга җиңелүеннән соң көнбатыш далаларга күчеп киткән кимәкләр составында телгә алына. Шул ук вакытта кимәклр төрки һәм монгол чыгышлы дигән версияләр бар[28]. IX йөз авторы Ибн Хөрдәдбәк мәгълүматлары буенча, XI йөз авторы Әбү Сәид Гәрдизи кимәкләрне татарлардан чыккан дип өйрәнә[29]. Бер версия буенча, кимәк татарларыннан XIII гасырда Бейбарыс I, Кутуз, Мисыр һәм Сүриянең башка мәмлүк солтаннары чыккан[30]. Тикшеренүчеләр фикеренчә, куннар[31] һәм каилар[32] да татар чыгышлы булган. Кимәкләр, куннар һәм каилар 1026—1027 елларда зүбү кабиләләренең киданнарга каршы баш күтәрүләреннән соң көнбатышка күчеп китәләр[28]. Археолог, тарихчы Сержан Ахинҗанов кимәкләрне һәм кайларны татаплар белән тиңләштерә[33][28].
Буйр-Нур чоры (XII гасыр). Зүбү таркалу нәтиҗәсендә татарлар аерым кабилә берлеге буларак аерылып чыга. Хамаг Монгол дәүләтенең һәм Ясүгәй олысының таркалуына татарлар ярдәм иткән[26].
XII гасырда татарлар берникадәр вакытка далаларда сәяси яктан өстен булган дәүләтне басып алгач, Кытай диварыннан Себер тайгасына кадәр барлык дала халкын татарлар дип атый башлаганнар. Кытайның Урта гасыр тарихчылары татарларны өч өлешкә бүлгәннәр[34]:
- Ак татарлар — Гоби чүленнән көньяктарак, Бөек Кытай дивары буенда яшәүче күчмә халык. Аларның зур өлешен онгутлар тәшкил иткән. Совет һәм Россия көнчыгышны өйрәнүче белгеч — Леонид Кызласов ак татарлар дала төрки телле кабиләләргә кергәннәр дип яза[20]. Василий Бартольд ак татарларга Кытай дивары янында яшәгән монгол телле һунгиратларны кертә[35].
Кытай тарихчылары игенчелек белән шөгыльләнгән татарларны «ак татарлар» яки «мәдәни татарлар» дип атаганнар. Дәүләтсез (хансыз) татар кабиләсе «кыргый татарлар» дип аталган.
Кытай тасвирлавы буенча «ак татарлар» Бөек ефәк юлы буйлап яшәгән, сәүдә һәм игенчелек белән шөгыльләнгән.
|
Ак татарлар дип аталучы татарларның буй-сыннары зифа, үзләре әдәпле һәм ата-аналарын ихтирам итәләр |
Башка татар кабиләсе корал ясау белән шөгыльләнгән һәм алардан Япониягә «Tatara» дигән кылыч ясау технологиясе таратылган. Заманча Татарстанда әлеге технология югалган, ләкин Япониядә торгызылып сакланган һәм мәшһүр «Татара (Катана) кылычы» бар.
- Кара татарлар далада яшәгәннәр һәм терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр. Аларга кәрәитләр дә кергән. Леонид Кызласов фикеренчә, кара татарлар — монголлар[20].
ХIII гасырда инде Кытай тарихчылары Чыңгызхан чын монголларын «хэй-да» — димәк «кара татарлар» , онгытлар кабиләсен — «бай да-да» — «ак татарлар» дип атаганнар.
1221 елда Кытай тарихчысы Мэн-да Бэй-лу «Монгол-татарларны тулы тасвирлау» дигән китапта болай язган:
|
Бүгенге император Чыңгыс һәм аның гаскәр башлыклары, түрәләре кара татарлар булып торалар. Татар хакиме Тимучин зур буйлы, киң маңгайлы, озын сакаллы кеше, сугышчан һәм көчле шәхес. Кытай тарихчысы Мэн-да Бэй-лу
|
- Кыргый татарлар — Көньяк Себернең аучылар һәм балыкчылар кабиләләре. Алар хан хакимиятен белмәгәннәр һәм аларның җитәкчеләре — аксакаллар. «Кыргый» кабиләләр, ягъни аучылар һәм балыкчыларга борынгы уранкайлар, уги[34] (мохэ)[36], шулай ук башка күп санлы һәм төрле-төрле урман кабиләләре кергән[34]. Алар киләчәктә хойин-иргән буларак билгеле[37].
Югарыда аталган төркемнәрдән тыш, әдәбиятта түбәндәге берләшмәләр дә телгә алына:
- Су[38] (диңгез буе)[39] татарлары. Иоанн де Плано Карпини хезмәтендә алар су-монгал[40] дип телгә алына һәм усуту-мангун һәм алакчиннар кабиләсе белән тиңләштерелә. Тикшеренүчеләр «су татарлары» атамасын Ангар буе[41], Аргун буе һәм Амур буе татарлары белән бәйлиләр[39]. Татар шәһәре Алакчинны искә алу су татарлары белән бәйле[41]. Абелгазидә түбәндәге мәгълүматлар бар: «тирәсендә бик күп авыллар урнашкан зур шәһәр бар, анда күчмә кабиләләр күп яшәгән. Алакчин дип аталган бу шәһәрдән ерак түгел көмеш чишмә ага, шуңа күрә барлык казаннар, савыт-сабалар һәм вазалар көмештән иде»[42][43]. Юрий Зуев Алакчин шәһәре Ангара елгасы башында яки Байкал күленең көнчыгыш яр буенда урнашкан дип саный[42]. Бер версия буенча, «су-монгол» атамасын «су монголлары» дип тәрҗемә итү хаталы. Мөгаен, «су-монгол» дигән гыйбарә ""август"ныкы (августейшие) булган монголлар", ягъни Чыңгызханга буйсынучы монголлар дигәнне аңлатадыр. Иоанн де Плано Карпини бу гыйбарәне Чыңгызхан буйсындырган монгол кабиләләренең берсе булган татарларга карата кулланган. Монгол теленнән тәрҗемә иткәндә «су» «бәхеткә — бөеклеккә ия» яки «август» дигәнне аңлата. Кытай әдәбиятында «су-татар» дигән термин бар[44].
- Көнчыгыш татарлар. Кытай чыганакларында Көнчыгыш татарлар исеме белән монгол телле даурлар һәм аларның күршеләре тунгусо-манҗурлар телгә алынган[45][46].
Татарлар Монгол дәүләте составында
«Монголларның яшерен риваяте» буенча, татар кабиләсе Чыңгызханның иң көчле дошманнарының берсе булган. 1202 елда Чыңгызхан татарларга каршы чыга һәм бу яу нәтиҗәсендә татарлар тар-мар ителә[47]. Әмма, кечкенә балаларыннан кала, барлык татарлар да җәзалап үтерелгән дигән фикергә карамастан, татар сугышчылары Батыйның Көнбатыш яуларында телгә алына.
Чыңгызхан армиясендә татарлар сугышчан авангард сыйфатында хезмәт иткән, шунлыктан Европада татар исеме белән монгол сугышчыларын һәм кабиләләрен атый башлаганнар. Татарларның җиңү исеме монгол гаскәрләреннән алда бара[48]. Бу хәбәр Европада Монгол империясендә булган Иоанн де Плано Карпини һәм Гильом де Рубрук һәм венгр монахы Юлиан сүзләреннән соң дәлилләнгән. Алар, гаҗәпләнеп, татар атамасы басып алучыларның исеме түгел, буйсындырылган халыкның исеме икәне турында сөйлиләр. Шулай Гильом де Рубрук татарларның монголлар белән янәшә яшәгән һәм Чыңгызханның югары күтәрелүенә ярдәм иткән кабиләләрнең берсе икәнен белә. Ул аларны «бөтен җирдә алга җибәрә… һәм шуннан аларның исеме тарала, чөнки һәр җирдә „Татарлар килә“, дип кычкыралар»[49][26].
XIII гасыр башында Бөек Монгол дәүләте барлыкка килгәч, "тугыз татар"ның бер өлеше үзәк минганга керә, Бөртэгә күчә, икенчесе көнбатыш Төмәнгә күчә, татар Их Хутакт-нойона кулына эләгә. XIV—XVI гасырларда татарларның күпчелеге Көнчыгыш Монголиядә Даян ханга һәм аның токымнары хакимлегендә була. Даян ханның оныклары Төгс тайҗи белән Цээлэй татар кабиләсе белән идарә иткәннәр; Барсболд улы Баяндар ак татарлар белән идарә иткән[50]. Аларның күбесе Көньяк (Эчке) Монголиядә төпләнә[4].
Чыңгызханның хатыннары — Есүгән һәм Есүй чыгышлары белән татар нәселеннән. Шихихутуг та татар нәселеннән, олы түрә, Чыңгызханның әнисе Оэлүн тарафыннан уллыкка алынган күренекле татарның улы. Чыңгызхан Есүгәй тарафыннан әсирлеккә алынган Татар юлбашчысы Тимуҗин-Үгэ хөрмәтенә аталган[6][51].
Рәшид әд-Дин татарларны монголлар дип йөртмәсә дә, кайбер чыганакларда нирун-монголларга карамаган барлык монгол телле кабиләләрне дә дарлигин-монголлар дип атыйлар. Аларга татарлар, кәрәитләр, меркетләр, ойратлар, найманнар, баргутлар һәм башка монгол кабиләләре керә[52].
Татар кабиләләре
Татарлар тугыз эре ырудан торган дип санала. Аюудайн Очир буенча, XII гасырның икенче яртысында татарлар Көнчыгыш далада һәм Халхын-Гол елгасы бассейнында яшәгәннәр һәм түбәндәге ыруглардан торганнар: тутуклиуд (тутагуд), алчы, куйн, терат, камашы, ниучи, буйрагуд һәм айрагуд[4].
Әдәбиятта татарларның башка ыру исемнәре дә очрый:
- тутукулйут[25] (тутуклиуд, тутагуд[4], дутаут[53], дутагуд, тутухлигуд[54]);
- алчы[25];
- чаган[25] (цагаан татар[54], ак татарлар[4])
- куин[25] (куйн[4], чжуин[53], жүйн[37], хүйтэн[54]);
- терат[25] (дарид)[54];
- баркуй[25] (биркуй)[4];
- камаши (камачи)[25];
- ниучи[37];
- нераит[25];
- хойин[25] (урман татарлары)[38];
- буйрагуд[4] (буйрууд)[53];
- айрагуд[4] (айриуд)[53];
- алухай[53];
- дорбен-татар[53] (татарларның дурбан кабиләсе белән берлектә булуы билгеле)[55].
Монгол елъязмачысы Санан-Сэцэн мәгълүматлары буенча, Чыңгызхан заманында су-монголлар (татарлар) составына түбәндәге ырулар кергән:
Баир Нанзатов фикеренчә, хәзерге бурят ыруглары татарлардан чыккан[5][55]:
- шошолог — тутуклиуд ыругы токымнары;
- тэртэ — терат ыругы токымнары;
- саганнар — Иркут һәм Кытай буйлап таралган[58], Тункин бурятларының хонгодор ыругларыннан берсе[59].
Хонгодорлар составындагы саганнарны урсууд кабиләсе белән тиңләштерәләр[60]. Василий Ушницкий язганча, Чыңгызханнан Ангар буена качкан татар кабиләсе вәкилләрен урсутлар, дип атаганнар[61].
Хәзерге заман
Хәзер Монголиядә татарлар (татарлар) монголлар составында Көнчыгыш аймагының Матад сомонында һәм Сүхбаатар аймагының Әсгать сомонында яшиләр[62]. Эчке Монголия территориясендә татар, татаруд, цаган татар (ак татарлар), айригуд, байригуд ыруг исемнәрен йөртүчеләр яши[63][64]. Цагаан татар нәселе Эчке Монголия чахарлары һәм нииутлары составына керә[65].
Баир Нанзатов сүзләренчә, татарларның токымнары бурятлар арасында яши. Аның тикшеренүләренә караганда, тэртэ бурят ыругы татар ыругы токымнары, шошолог ыругы тутуклиуд татар ыругы токымы. Шолог һәм тутуклиуд этнонимнары «хаким булган» мәгънәсендә, әмма тутуклиуд — тыныч (ягъни тыныч вакытта), шолог — хәрби (ягъни сугыш вакытында) дигән төшенчәләргә туы килә. Урта гасырлардагы ангар буе татар-тутуклиутларның бер өлеше ике сәбәпкә бәйле этнонимны алыштыра алган: беренчесе — күчмә-община чорын күчмә-хәрби чор белән алмаштыру; икенчесе — Чыңгызханның татар кабиләләрен эзәрлекләве. Икенче сәбәп нәтиҗәсендә тутуклиут татарлар этнонимны мәгънәләре буенча якынайтып, эзәрлекләүләрдән качып котыла алганнар. Шошолокларның күп булуы һәм кабиләнең дошманнар тарафыннан тулысынча диярлек юк ителүенә якын сюжет бу ыруның телдән сөйләнгән риваятьләрендә искә алына[5]. Чочолиг ыругы шулай ук баргутлар составында билгеләнгән[66]. Баир Нанзатов татар нәселеннән Иркут һәм Китой елгалары[58] буйлап таралып урнашкан саганнарны, тункин бурятларының хонгодор ыругыннан берсе, дип атый[59].
Монголиядә түбәндәге ыру фамилияләрен йөртүчеләр яши: татарлар, ак татарлар, тэртэ, тэрт, шошолог, шошоолог, шошлог, алши, айраг, айраг боржигин, айраг боржигин, буйр, буйргууд, буйрууд, буйруут, тутаг, хуйд, хуйн, хуйт, хүйн, хүйтэн[67].
Хәзәрләргә татарлар, алчыннар керә[68].
Ж. М. Сабитов фикеренчә, алшыннар казакълар составында алчы татар нәселеннән[69]. Василий Ушницкий сүзләренчә, кангаласлылар — якутларның этник нигезе татарлардан килеп чыккан[70]. Урта гасыр татарларының бер өлеше хакаслар составына кереп, аларга «тадар» дигән үзатама биргән дип фаразлана. Хакас риваятьләрендә әйтелгәнчә, минусин кыргызлары арасында «тадар» атамасы барлыкка килү монгол яулап алулары белән бәйле[71]. Татарлар күчмә үзбәкләрнең бер ыругы буларак телгә алына.
Россиядә, Украинада, Беларусьта, Польшада һәм Литвада үз атамаларында «татар» (татарлар) этнонимы булган төрки халыклар яши: Идел буе, Кырым, Себер, Әстерхан, Поляк-Литва, хакаслар, чулымлылар, шорлар, телеутлар (алар үзләрен тадарлар дип атыйлар).
Орхон-Енисей рун язмалары
Борынгы татарлар турында беренче чыганак Орхон-Енисей рун язмалары, икенче төп чыганак — Кытай елъязмалары булып торалар.
Утыз һәм Тугыз татар кабиләләре
VII—VIII гасырдагы кабер ташларында Орхон-Енисей рун язмаларында «Утыз татар» (Отуз татар бор. төрк. 𐰆𐱃𐰔⁚𐱃𐱃𐰺) һәм «Тугыз татар» (Токуз татар бор. төрк. 𐱃𐰸𐰔⁚𐱃𐱃𐰺) борынгы татар кабиләләре телгә алынган. Ягъни 6 гасырга кадәр татар кабиләләре билгеле булган.
Төрки каһанлыгына нигез салган Бумын каһан һәм аның варисы Истәми каһанны җирләү уңае белән беренче мәртәбә телгә алынган утыз татар атамасы телгә алынган.
VII гасырда Илтәрис каһан җитәкләгән түргешләргә каршы сугышларда «Утыз татар» кабиләсе янә телгә алынган.
|
Әлеге хәбәр Илтәрис каһанның 731 елда вафат булган улы, атаклы гаскәр башлыгы Күлтәгиннең кабер ташындагы язмаларда сакланган. Күлтәгиннең 734 елда үлгән туганы Билге каһан каберенә куелган ташта язылганнарга караганда, ул 722—723 елларда угызларга һәм токуз татарларга каршы сугышкан[72]. |
Искәрмәләр
- ↑ История России с древнейших времен до наших дней. В 2 томах. Сахаров А. Н., Боханов А. Н., Шестаков В. А., М.: 2010.; Т.1 — 544 с.
- ↑ Кычанов Е. И. . — Москва: Восточная литература РАН, 2004. — С. 279. — 631 с. — ISBN 978-5-02-018328-5.
- ↑ 1 2 Ушницкий В. В. {{{заглавие}}} // Золотоордынская Цивилизация. — 2017. — Вып. 10. — С. 92—95. — ISSN 2308-1856. Архивировано 14 апрель 2021 года.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 Очир А. / д.и.н. Э. П. Бакаева, д.и.н. К. В. Орлова. — Элиста: КИГИ РАН, 2016. — 286 с. — ISBN 978-5-903833-93-1.
- ↑ 1 2 3 Нанзатов Б. З. Этногенез западных бурят (VI—XIX вв.) Архивная копия от 22 гыйнвар 2021 на Wayback Machine. — Иркутск, 2005. — 160 с. — ISBN 5-93219-054-6.
- ↑ 1 2 Таскин В. С. / Н. Ц. Мункуев. — Москва: Наука, 1984. — С. 47. — 487 с.
- ↑ Kül Tiğin (Gültekin) Yazıtı Tam Metni (Full text of Kul Tigin monument with Turkish transcription). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2014. Архивировано 7 гыйнвар 2014 года.
- ↑ Bilge Kağan Yazıtı Tam Metni (Full text of Bilge Khagan monument with Turkish transcription). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2014. Архивировано 7 гыйнвар 2014 года.
- ↑ The Kultegin's Memorial Complex. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 апрель 2014. Архивировано 19 июнь 2022 года.
- ↑ Ross, E. Denison; Vilhelm Thomsen. {{{заглавие}}} [ингл.] // Bulletin of the School of Oriental Studies, University of London : journal. — Vol. 5, no. 4, 1930. — P. 861—876. — Калып:JSTOR.
- ↑ Thomsen, Vilhelm Ludvig Peter. [1] [неопр.]. — Helsingfors, Impr. de la Société de littérature finnoise, 1896. — С. 140.
- ↑ 1 2 Кляшторный С. Г., Савинов Д. Г. . — СПб.: Филологический факультет СПбГУ, 2005. — С. 145—148. — 346 с. — ISBN 5-8465-0246-6.
- ↑ Раднаев В. Э. / Б. В. Базаров. — Улан-Удэ: БНЦ СО РАН, 2012. — С. 228. — 392 с. — ISBN 978-5-7925-0357-1.
- ↑ Авляев Г. О. . — 2-е изд., перераб. и испр.. — Элиста: Калм. кн. изд-во, 2002. — С. 10. — 325 с. — ISBN 5-7539-0464-5.
- ↑ Очир А. / д.и.н. Э. П. Бакаева, д.и.н. К. В. Орлова. — Элиста: КИГИ РАН, 2016. — С. 159. — 286 с. — ISBN 978-5-903833-93-1.
- ↑ 1 2 Бартольд В. В. . — Москва: Наука, 1968. — С. 86. — 759 с.
- ↑ Бартольд В. В. . — Москва: Наука, 1968. — С. 560. — 759 с.
- ↑ Бутанаев В. Я., Худяков Ю. С. [2]. — Абакан: Издательство Хакасского государственного университета им. Н. Ф. Катанова, 2000. — С. 125. — 272 с. — ISBN 5-7810-0119-0.
- ↑ 1 2 Крамаровский М. Г. [3]. — Славия, 2001. — С. 11. — 363 с.
- ↑ 1 2 3 Валиахмет, 2012
- ↑ 1 2 Бартольд В. В. . — Москва: Наука, 1968. — С. 559. — 759 с.
- ↑ Ушницкий В. В. {{{заглавие}}} // Тюркологические исследования. — 2019. — Т. 2, № 1. — С. 5—12. — ISSN 2619-1229. Архивировано 12 ноябрь 2020 года.
- ↑ Д. П. Карпини. История монгалов. www.hist.msu.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 май 2019. Архивировано 4 февраль 2009 года.
- ↑ Ц. де Бридиа. История Тартар. www.vostlit.info. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 май 2019. Архивировано 24 май 2019 года.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Фазлаллах Рашид-ад-Дин->Сборник летописей->Публикация 1946-1952 гг.->Том i->Книга 1->Раздел 2. www.vostlit.info. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 февраль 2019. Архивировано 19 февраль 2020 года.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 Ушницкий В. В. {{{заглавие}}} // Золотоордынская Цивилизация. — 2017. — Вып. 10. — С. 92—95. — ISSN 2308-1856. Архивировано 14 апрель 2021 года.
- ↑ Гумилёв Л. Н. В поисках вымышленного царства. Трилистник птичьего полета. 5. Разорванное безмолвие (961≈1100). gumilevica.kulichki.net. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 май 2019. Архивировано 27 октябрь 2020 года.
- ↑ 1 2 3 Сабитов Ж. М. {{{заглавие}}} // Молодой учёный. — 2015. — Май (№ 10 (90)). — С. 961—964. Архивировано 18 апрель 2021 года.
- ↑ [4]. — Академия, 1961. — С. 82.
- ↑ Ушницкий В. В. {{{заглавие}}} // Северо-Восточный гуманитарный вестник. — 2017. — № 3 (20). — С. 30—36. Архивировано 14 июль 2021 года.
- ↑ Евстигнеев Ю. А. [5]. — 2004. — С. 68. — 150 с.
- ↑ Евстигнеев Ю. А. [6]. — Litres, 2013. — 170 с. — ISBN 9785457236646.
- ↑ Ахинжанов С. М. Кыпчаки в истории средневекового Казахстана. — Алматы: Гылым, 1995. — С. 116. — 296 c.
- ↑ 1 2 3 Гумилёв Л. Н. В поисках вымышленного царства. Трилистник птичьего полета. 5. Разорванное безмолвие (961≈1100) [окончание]. gumilevica.kulichki.net. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 май 2019. Архивировано 1 июль 2019 года.
- ↑ Бартольд В. В. . — Москва: Наука, 1968. — С. 256. — 759 с.
- ↑ Гумилев Л. Н. [7]. — Directmedia, 2016-03-31. — С. 419. — 793 с. — ISBN 9785447569310.
- ↑ 1 2 3 Монголын түүхийн тайлбар толь. Татар. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 февраль 2019. Архивировано 28 февраль 2019 года.
- ↑ 1 2 [8]. — Изд-во "Рухият", 2009. — С. 737. — 1051 с.
- ↑ 1 2 Мифтахов З. З. [9]. — Казань: Дом печати, 1998. — С. 395. — 485 с.
- ↑ Д. П. Карпини. История монгалов. www.hist.msu.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 май 2019. Архивировано 4 февраль 2009 года.
- ↑ 1 2 Ушницкий В. В. [10]. — Якутск: Издат-во ИГИиПМНС СО РАН, 2013. Архивная копия от 29 май 2019 на Wayback Machine
- ↑ 1 2 Ван Пу. Обозрение династии Тан. Перевод Ю. А. Зуева. www.vostlit.info. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 май 2019. Архивировано 17 май 2019 года.
- ↑ Абульгази. Родословное древо тюрок. Глава девятая. www.vostlit.info. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 май 2019. Архивировано 17 май 2019 года.
- ↑ Д. П. Карпини. История монгалов. Комментарии к главе 5. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 ноябрь 2021. Архивировано 13 ноябрь 2021 года.
- ↑ Цыбенов Б. Д. / Зориктуев Б.Р. — Улан-Удэ: Изд-во ВСГУТУ, 2012. — 252 с. — ISBN 978-5-89230-411-5.
- ↑ Миллер Г. Ф. . — Издание второе, дополненное. — Москва: «Восточная литература» РАН, 1999. — С. 181—182. — 630 с. — ISBN 5-02-018100-5. — ISBN 5-02-017892-6.
- ↑ Правители Мира. В. Эрлихман. 2009.
- ↑ Юрченко А. Г. Христианский мир и «Великая Монгольская империя». Материалы францисканской миссии 1245 г. СПб.: Евразия, 2002. 478 с.
- ↑ Исхаков Д. М., Измайлов И. Л. Этнополитическая история татар (III — середина XVI вв.). Казань: РИЦ «Школа», 2007. 356 с.
- ↑ Darm-a. {{{заглавие}}} (монгольский) // Öbör Mongγol-un Arad-un Keblel-ün Qoriy-a. — 1987. — С. 215, 217.
- ↑ / Пер., сост. и коммент. А. Мелехин. — М.: Эксмо, 2009. — 728 с. — ISBN 978-5-699-32049-3.
- ↑ Чингис-хан — История России (рус.). russian-history.info. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 ноябрь 2018. Архивировано 22 ноябрь 2018 года.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 Сокровенное сказание монголов Архивная копия от 24 февраль 2020 на Wayback Machine. Перевод С. А. Козина.
- ↑ 1 2 3 4 [11]. — Nu̇u̇dliĭn Soël Irgėnshliĭg Sudlakh Olon Ulsyn Khu̇rėėlėn, 2002. — С. 168. — 226 с.
- ↑ 1 2 Нанзатов Б. З. {{{заглавие}}} // Чингисхан и судьбы народов Евразии — Улан-Удэ, 2003. — С. 99—102. Архивировано 20 апрель 2019 года.
- ↑ [12]. — Калмыцкий гос. университет, 2007. — С. 52. — 177 с. Архивная копия от 4 октябрь 2020 на Wayback Machine
- ↑ Молдобаев И. Б., Пиримбаева Ж. Ж. [13]. — Бишкек: Национальная академия наук, 2006. — С. 121. — 221 с.
- ↑ 1 2 Нанзатов Б. З. {{{заглавие}}} // Монгольская империя и кочевой мир (Мат-лы междунар. науч. конф-ии). Кн. 3. — 2008. — С. 377—443.
- ↑ 1 2 Нанзатов Б. З. {{{заглавие}}} // Вестник археологии, антропологии и этнографии. — 2017. — № 3 (38). Архивировано 22 октябрь 2021 года.
- ↑ Зориктуев Б. Р. . — М.: Вост. лит., 2011. — С. 159. — 278 с. — ISBN 978-5-02-036475-2.
- ↑ Ушницкий В. В. [14]. — Казань: Изд-во «Фэн» АН РТ, 2009. — С. 60—62. — 116 с. — ISBN 978-5-9690-0112-1. Архивная копия от 5 июнь 2020 на Wayback Machine
- ↑ Очир А., Сэржээ Ж. . — Улаанбаатар, 1998. — С. 20—24. — 67 с.
- ↑ Bügünüdei Goncuγ. Моngγul obuγ // Öbör Mongγol-un Soyol-un Keblel-ün Qoriya, 1993. 203 х. (на монгольском языке)
- ↑ Монгол овог аймгууд. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 гыйнвар 2019. Архивировано 4 гыйнвар 2019 года.
- ↑ Нанзатов Б. З., Тишин В. В. {{{заглавие}}} // Золотоордынское обозрение. — 2021. — Т. 9, № 1. — С. 8—27. — DOI:10.22378/2313-6197.2021-9-1.8-27.
- ↑ Бухоголова С. Б. {{{заглавие}}} // Вестник БГУ. — 2015. — № 8 (1). — С. 150—153.
- ↑ Үндэсний Статистикийн Хороо. Үндэсний Статистикийн Хороо. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 февраль 2019. Архивировано 12 декабрь 2020 года.
- ↑ Project Gutenberg. Hazara tribes | Project Gutenberg Self-Publishing — eBooks | Read eBooks online. self.gutenberg.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 август 2018. Архивировано 22 август 2018 года.
- ↑ Сабитов Ж. М. {{{заглавие}}} // Исторические судьбы народов Поволжья и Приуралья. — 2015. — С. 383—393. Архивировано 14 июль 2019 года.
- ↑ Ушницкий В. В. {{{заглавие}}} // Золотоордынское обозрение. — 2014. — № 1. — С. 43—63. — ISSN 2308-152X. Архивировано 5 февраль 2021 года.
- ↑ Ушницкий В. В. . — Казань: Изд-во «Фэн» АН РТ, 2009. — С. 4. — 116 с. — ISBN 978-5-9690-0112-1.
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2018-01-03, retrieved 2017-04-01
Әдәбият
- Садур Валиахмет. Тюрки, татары, мусульмане / И. З. Мухамеджанов. — М.: Марджани, 2012. — С. 250. — 400 с. — ISBN 978-5-903715-31-2.
- Фәхретдинов Р. Г. Татар халкы һәм Татарстан тарихы: Татар урта гомуми белем мәктәбе, гимназия һәм лицейлар өчен д-лек/ Русчадан Г. Н. Шәрәфетдинов, Р. Г. Фәхретдинов тәрҗ.— Тулыл. 2 нче басма.— Казан: Мәгариф, 2001.— 287 б.