Җуҗан каһанлыгы

Җуҗан каһанлыгы (рус. Жужаньский каганат, монг. Нирун улс, кыт. 柔然, кыт. 蠕蠕, кыт. 芮芮, кыт. 茹茹, кыт. 蝚蠕 һ.б.) — иртә чор монгол дәүләте, ул хәзерге Монголия һәм Төньяк Кытай җирләрендә IV гасырда хуннарның юкка чыкканнан соң һәм VI гасырда Төрки каһанлыгы ныгып киткән аралыкта яши. Дине — шаманизм.

Төньяк Вэй династиясенең сарай тарихчысы хәбәр иткәнчә, хакимлек итүче кабилә сяньбилар тармагын тәшкил иткән.

VI гасыр уртасында Ауропа далаларына күченеп килгән аварлар җуҗан конфедерациясенең бер өлеше булган дигән фикер киң таралган. 402 елда җуҗаннар хакиме, дала халыклары арасында беренче булып, каһан титулын кабул итә[3].

undefined

Атама вариантлары

  • 蠕蠕 — Җуань-җуань. Бу халык өчен кулланылган беренче атама. Бозып әйтелгән, кытайлар тарафыннан бирелгән мыскыллы кушамат та булырга мөмкин. 蠕 — акрын гына шуышу, сөйрәлү дигәнне аңлата.
  • 柔然 — Җуҗан. Рус телендә Жужань вариантында кабул ителгән.
  • 茹茹 — Җуҗу. Кыскартма.
  • 芮芮 — Җоуҗоу. Кыскартма.
  • 檀檀 — Таньтань (татар). Сирәк кулланыла.

Җуҗаннарны икенче төрле — «татар», башкача «тартар» дип атыйлар, бу хуннуаймакларының берсе[4].

Кытай иероглифында хәзерге «датань» сүзе белән «татар» сүзе билгеләнә, ә «таньтань» иероглифы белән «тартар»сүзе язылган. Тарихчылар фикеренчә, монголларны татар (тартар) дип атау Татар хан исеменнән килә (414-429 еллар).

Бу ике исем, Татар хан һәм татар (монгол) исемнәре бер иероглифлар белән күрсәтелгән. Шуңа күрә Җуҗан каһанлыгы заманыннан монголларны монголлар, татарлар, татар-монголлар яки монгол-татарлар дип атый башлыйлар.

Тарих

Юйцзюлюй Мугулюй (кыт. 郁久閭木骨閭, пиньинь Yùjiǔlǘ Mùgǔlǘ) — җуҗаннар дәүләтенә нигез салучы. Якынча б.э. III гасырында яши. Монгол атамасы аның исеменнә дә чыгышлы булырга мөмкин дигән фикер бар.

«Вэй династиясе тарихы»нда «Дунху токымы Жуаньжуаньның фамилиясе «Юйцзюлюй» булган» дигән мәгълүмат бар[5]. Җуҗаннар үзләрен тобалар белән бер чыгышлы дип санаганнар[6].

Җуҗан каһанлыгы чәчәк аткан чорда төрки-түгүләр җуҗаннар хакимлегенә эләгәләр һәм VI йөз уртасына кадәр алардан бәйле булалар[7].

552 елда төркиләр җуҗан гаскәрен тар-мар итәләр, һәм Анагуй (Анахуань) каһан үз-үзенә кул сала. Җуҗан аксөякләренең бер өлеше Төньяк Цига кача. Калган кенәзләр Тефаны каһан дип игълан итәләр. Бер ел тулыр-тулмас ул киданьнар белән сугышта һәлак була. Цидан Юйцзюлюй Дэнчжу кайта һәм каһан дип игълан ителә, ләкин Афути кенәз тарафыннан бик тиз үтерелә. Дэнчжуның улы Юйцзюлюй Канти каһан була һәм шунда ук һөҗүм итүче төркиләрдән Цига кача. Император Гао Ян Кантины тәхеттән төшерә һәм җуҗан каһаны итеп Юйцзюлюй Аньлочэньне (Анагуй каһан улы) билгели. Аньлочэнь Маичуаньда (Шаньсидагы Шочжоу тирәсендә) Кытай Сарае хисабына яши.

554 елда Аньлочэнь Кытай хакимиятенә каршы баш күтәрә һәм далага кача. Аңа төркиләргә һәм Ци гаскәрләренә каршы көрәшергә туры килә һәм тиздән ул һәлак була. Аның улы Юйцзюлюй Дэн Шуцзы каһан була. Калган җуҗаннар, вэйлыларның төркиләрнең союздашлары булуын белмичә, Көнбатыш Вэйга качалар. Төркиләр, җуҗаннар яшәгәндә куркыныч бар дип санап, Вэйга илчеләр җибәрәләр. Император (дөресрәге, империянең фактик хакиме Юйвэнь Тай) барлык җуҗаннарны кулга алырга боера.

555 елда 3 000 җуҗан ир-атын Чанъаниның Көнчыгыш капкасы янында бәйләп салалар, монда төркиләр аларның башларын кисәләр. Әмма хатын-кызларның, балигъ булмаган ир балаларның, хезмәтчеләрнең һәм колларның гомерләрен саклап калалар. Җуҗань дәүләте таркалгач, җуҗаннарның бер өлеше көнчыгышка киткән, ә икенче өлеше хәзерге Монголия территориясендә калган. Аларны контрольдә тоту өчен төрки хакимнәр үз вәкаләтлеләрен, этник төрки кабиләләрдән чыккан кешеләрне билгелиләр. Ләкин I меңъеллык ахырына Үзәк Азия далаларында төрки кабиләләрнең хакимлеге бетә, монгол кабиләләренең күтәрелеше башлана. Моны иртә чор монгол каберлекләре дә раслый[8]. Монгол кабиләләре Монголия һәм Байкал аръягы далаларында VI—IX гасырларда яшәгәннәр[8].

Җуҗан теле һәм язуы

Жужаннарның язма истәлекләре сакланмаган, ләкин аларның язуы булырга мөмкин, чөнки VI гасырда ук һинд язуы брахми белән протомонгол телендәге беренче текстлар барлыкка килгән[9].

Җуҗан хакимнәре һәм каганнары[10]

Гыйбадәтханә исеме Тәхет исеме Монгол исеме Фамилиясе һәм исеме Идарә еллары Ел исәбе
Чыганакларда ешрак кулланыла: тәхет исеме булган хакимнәр өчен — тәхет исеме; булмаган очракта, «Фамилия Исеме» яисә «Исем» + «Хан» тезмәсе
мәгълүмат юк мәгълүмат юк Юйцзюлюй Мугулюй (郁久閭木骨閭 Yùjiǔlǘ Mùgǔlǘ) IV гасыр мәгълүмат юк
мәгълүмат юк мәгълүмат юк Чаругуй Юйцзюлюй Чэлухуэй (郁久閭車鹿會 Yùjiǔlǘ Chēlùhuì) IV гасыр мәгълүмат юк
мәгълүмат юк мәгълүмат юк Тоногой Юйцзюлюй Тунугуй (郁久閭吐奴傀 Yùjiǔlǘ Tǔnúgūi) IV гасыр мәгълүмат юк
мәгълүмат юк мәгълүмат юк Бату/Бутай Юйцзюлюй Бати (郁久閭跋提 Yùjiǔlǘ Bátí) IV гасыр мәгълүмат юк
мәгълүмат юк мәгълүмат юк Юйцзюлюй Дисуюань (郁久閭地粟袁 Yùjiǔlǘ Dìsùyuán) IV гасыр мәгълүмат юк
мәгълүмат юк мәгълүмат юк Битубат Юйцзюлюй Пихоуба (郁久閭匹侯跋 Yùjiǔlǘ Pǐhóubá) IV гасыр мәгълүмат юк
мәгълүмат юк мәгълүмат юк Юйцзюлюй Маньгэти (郁久閭縵紇提 Yùjiǔlǘ Màngētí) IV гасыр мәгълүмат юк
мәгълүмат юк мәгълүмат юк Юйцзюлюй Хэдохань (郁久閭曷多汗 Yùjiǔlǘ Héduōhàn) ?-394 ел мәгълүмат юк
мәгълүмат юк Цюдоуфа Хан (丘豆伐可汗) Жарун Юйцзюлюй Шэлунь (郁久閭社崙 Yùjiǔlǘ Shèlún) 402-410 мәгълүмат юк
мәгълүмат юк Айкугай Хан (藹苦蓋可汗) Хөхлүд Юйцзюлюй Хулюй (郁久閭斛律 Yùjiǔlǘ Húlǜ) 410-414 мәгълүмат юк
мәгълүмат юк Моуханьхэшэнгай Хан (牟汗紇升蓋可汗) Татар Юйцзюлюй Датань (郁久閭大檀 Yùjiǔlǘ Dàtán) 414-429 мәгълүмат юк
мәгълүмат юк Чилянь Хан (敕連可汗) Энгүдэй Юйцзюлюй Ути (郁久閭吳提 Yùjiǔlǘ Wútí) 429-444 мәгълүмат юк
мәгълүмат юк Чу Хан (處可汗) Тогочин Юйцзюлюй Тухэчжэнь (郁久閭吐賀真 Yùjiǔlǘ Tǔhèzhēn) 444-464 мәгълүмат юк
мәгълүмат юк Шоулобучжэнь Хан (受羅部真可汗) Ижин Юйцзюлюй Юйчэн (郁久閭予成 Yùjiǔlǘ Yúchéng) 464-485 Юнкан (永康 Yǒngkāng) 464—484
мәгълүмат юк Фуминдунь Хан (伏名敦可汗) Түлүн Юйцзюлюй Доулунь (郁久閭豆崙 Yùjiǔlǘ Dòulún) 485-492 Тайпин (太平 Tàipíng) 485—491
мәгълүмат юк Хоуцифудайкучжэ Хан (侯其伏代庫者可汗) Нагай Юйцзюлюй Нагай (郁久閭那蓋 Yùjiǔlǘ Nàgài) 492-506 Тайань (太安 Tàiān) 492—505
мәгълүмат юк Тохань Хан (佗汗可汗) Богд Юйцзюлюй Футу (郁久閭伏圖 Yùjiǔlǘ Fútú) 506-508 Шипин (始平 Shǐpíng) 506—507
мәгълүмат юк Доулофубадоуфа Хан (豆羅伏跋豆伐可汗) Чуну Юйцзюлюй Чоуну (郁久閭醜奴 Yùjiǔlǘ Chǒunú) 508-520 Цзяньчан (建昌 Jiànchāng) 508—520
мәгълүмат юк Чиляньтоубиндоуфа Хан (敕連頭兵豆伐可汗) Амгай Юйцзюлюй Анагуй (郁久閭阿那瓌 Yùjiǔlǘ Ānàgūi) 520-552 мәгълүмат юк
мәгълүмат юк Миоукэшэгоу Хан (彌偶可社句可汗) Брахман Юйцзюлюй Поломэнь (郁久閭婆羅門 Yùjiǔlǘ Póluómén) 521-524 мәгълүмат юк
мәгълүмат юк мәгълүмат юк Тибэд Юйцзюлюй Тефа (郁久閭鐵伐 Yùjiǔlǘ Tiěfá) 552-553 мәгълүмат юк
мәгълүмат юк мәгълүмат юк Юйцзюлюй Дэнчжу (郁久閭登注 Yùjiǔlǘ Dēngzhù) 553 мәгълүмат юк
мәгълүмат юк мәгълүмат юк Юйцзюлюй Канти (郁久閭康提 Yùjiǔlǘ Kāngtí) 553 мәгълүмат юк
мәгълүмат юк мәгълүмат юк Амаржин Юйцзюлюй Аньлочэнь (郁久閭菴羅辰 Yùjiǔlǘ Ānluóchén) 553-554 мәгълүмат юк
мәгълүмат юк мәгълүмат юк Юйцзюлюй Дэн Шуцзы (郁久閭鄧叔子 Yùjiǔlǘ Dèng Shūzǐ) 555 мәгълүмат юк

Палеогенетика

TL1 үрнәгенең D4b1a2a1 митохондриаль гаплотөркеме һәм C2b1a1b-F3830 (ISOGG 2015) Y-хромосомалы гаплотөркеме билгеләнгән[11].

Җуҗаннарның сәяси мирасы

Монголия Алтае тауларында яшәгән дәвердә төрки-түгүләр җуан-җуаннар хакимлеге астына эләгәләр һәм VI йөз урталарына кадәр шулар бәйлелегендә яшиләр[12]. Төркиләр җуҗаннарның иң югары титулын — каһан титулын алганнар.

Шулай ук карагыз

Галерея

Искәрмәләр

  1. Железное дерево — Излучение. — М., 2008. — С. 117. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 10). — ISBN 978-5-85270-341-5.
  2. Jonathan M. Adams, Thomas D. Hall and Peter Turchin (2006). "East-West Orientation of Historical Empires" (PDF). Journal of World-Systems Research (University of Connecticut). 12 (no. 2): 219–229.
  3. Комиссаров С. А., Шульга Д. П. {{{заглавие}}} // Вестник Новосибирского государственного университета. Серия: История. Филология. — 2009. — Т. 8, вып. 5. — С. 186—188. — ISSN 1818-7919. Архивировано 21 апрель 2019 года.
  4. Книга Сун, глава «Жоужань», стр. 39
  5. [1] Архивная копия от 18 июль 2014 на Wayback Machine Жуаньжуань — прозвище, которое присвоил себе Цзюйлухуэй, став вождём кочевья. Первоначально звучало как жоужань, но затем было изменено северовэйским императором Ши-цзу (423—452) на жуаньжуань
  6. Бичурин Н. Я. Собрание сведений о народах, обитавших в Средней Азии в древние времена. М. — Л., 1950. Т. I. С. 209.
  7. Савинов Д. Г. Народы Южной Сибири в древнетюркскую эпоху. — Л.: Изд-во ЛГУ, 1984. — С. 32.
  8. 1 2 Бурятия в древности. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 сентябрь 2014. Архивировано из оригинала 27 октябрь 2014 года.
  9. Vovin, Alexander (2019). «A Sketch of the Earliest Mongolic Language: the Brāhmī Bugut and Khüis Tolgoi Inscriptions» (en). International Journal of Eurasian Linguistics 1 (1): 162–197. DOI:10.1163/25898833-12340008. ISSN 2589-8825.
  10. Г. Сухбаатар. Монгол тарихы язма чыганаклары. 1992
  11. Jiawei Li et al. The genome of an ancient Rouran individual reveals an important paternal lineage in the Donghu population, 2018
  12. Савинов Д. Г. Народы Южной Сибири в древнетюркскую эпоху. — Л.: Изд-во ЛГУ, 1984. — С. 32.

Сылтамалар