Туктамыш

Туктамыш (Токтамыш, Тахтамыш, Тотамих, Тактамыш, توقتمش‎, рус. Тохтамыш[1], якынча 13501406[2], Чимги-Тура) — 1380–1395 елларда Алтын Урда ханы, 1396–1406 елларда Төмән ханлыгы ханы[3], Чынгызханның өлкән улы Җучиның 13 нче улы Тука-Тимур дәвамчысы[4].

Тәхеткә килүе

undefined

Туктамыш Мангышлак хакиме һәм Урыс хан заманында ханзадә Углан Туй-Хуҗаның улы була. Буйсынмаган өчен урыс хан боерыгы белән Туй-хуҗа җәзалап үтерелгәннән соң, яшь Туктамыш, үз тормышы өчен борчылып, 1376 елны Сәмәркандка Мавераннахр хакиме Аксак Тимер янына кача[5].1377 елда Туктамыш, Әмир Тимер ярдәме белән, Алтын Урданы яулап ала башлый. Әмма беренче бәрелештә үк, Урыс хан улы Котлуг-Буга һәлак булуга карамастан, Туктамыш җиңелә һәм Аксак Тимер янына кача. Озакламый ул, Тимер биргән гаскәр белән, Алтын Урдага икенче мәртәбә бәреп керә. Әмма ханны яңадан Урыс хан улы Туктакыя тар-мар итә һәм ул Тимергә ышыклана. Урыс хан әмирдән сугыш куркынычы астында Туктамышны үзенә тапшыруны таләп итә, әмма Тимер баш тарта.

Тимер үзе Алтын Урдага Урыс ханга каршы яуга җыена башлый. Озакламый аның җирләренә бәреп керә һәм Урыс хан гаскәрләренә каршы Сыгнак буенда урнаша. Ләкин көчле салкыннар булу сәбәпле, сугышчылар кулларына корал ала алмыйлар, һәм Аксак Тимер Урданы яулап алуны язга кадәр кичектереп тора. Киләсе елда тагын бәрелеш булмый кала, чөнки Урыс хан кинәт вафат була. Туктакыя кыска вакытлы идарә иткәннән соң, Алтын Урда тәхетенә Тимер Мәлик углан утыра. Туктамыш, Тимер биргән гаскәре белән Урдага бәреп керсә дә, кабат тар-мар ителә. Күпсанлы кимчелекләре һәм йомшаклыклары аркасында Тимер-Мәлик бик тиз идарәне югалта башлый. Шуның аркасында Туктамышны яңадан Урда тәхетенә утырту мөмкинлеге туа. Туктамыш Тимер-Мәликне тар-мар итә һәм үзәге Сыгнакта булган Ак Урданың хакиме була[6]. 1378 елның язында, Урданың башкаласы Сыгнак булган көнчыгыш өлеше җимерелгәч, Туктамыш төмән Мамай контролендә булган көнбатыш өлешенә бәреп керә. 1380 елның апреленә Туктамыш Алтын Урданы Азак диңгезенә кадәр, башкаласы Сарай-Бәркәне дә кертеп, басып ала.

1380 елда Туктамыш генуэзлылар белән солых төзи, аның нигезендә Төньяк Кара диңгез буендагы генуэз биләмәләренә элек Феодоро кенәзлегенә караган Кырымның бөтен көньяк яры — «Готия капитанлыгы» керә[7].

Түбән Идел буенда Алтын Урда шәһәрләренең яңадан торгызылуы Туктамыш хан идарә иткән чорга карый.

Куликово сугышыннан соң Туктамыш, Тимер ярдәме белән Берләшкән Алтын Урда тәхетенә утыра, 1380 елны Калка янындагы бәрелештә Куликово сугышыннан соң зур югалтулар кичергән бәкләрбәк Мамай гаскәрен тар-мар итә. Мамай Кәфәдә үтерелгәннән соң, Туктамыш үзенең тәхеткә утыруы турында хәбәре белән Алтын Урданың Төньяк-Көнбатыш олысларына, рус кенәзләренә илчеләрен җибәрәләр. Кенәзләр хан илчеләрен хөрмәт белән кабул итәләр һәм, үз чиратларында, яңа ханга бүләкләр алып, илчеләрен җибәрәләр. Ләкин Бөек Мәскәү кенәзе Дмитрий Донской, Алтын Урданың яңа хакиме янына барып, аның кулыннан Бөек кенәзлеккә ярлык[ru] алуны кирәк тапмый[8]. Алдагы ике елда Русь һәм Урда ике мөстәкыйль дәүләт буларак яшиләр.

XIV гасырда Кызы-Кермен (хәзерге Берислав) шәһәре тирәсендә Туктамышның хан резиденциясе Догангечит була[9].

Мәскәүгә яу

1382 елны Туктамыш Болгарда христиан рус кунакларын таларга һәм аларның судноларын алырга куша, ә үзе зур гаскәр белән Мәскәүгә яу чыга[10][11].

Түбән Новгород кенәзе Дмитрий Константинович, Туктамыш явы турында ишетеп һәм үз җирен талаудан коткарырга теләп, аңа үзенең уллары Василий Дмитриевич Кирдяпа белән Семен Дмитриевичны җибәрә. Рязаньның Бөек князе Олег Иванович, шул ук мотивларга таянып, аңа Окадагы кичүләрне күрсәтә. Дмитрий Иванович Донской һәм Владимир Андреевич Храбрый Костромага һәм Волок Ламскийга гаскәр җыю өчен баралар. Митрополит Киприан Тверьга кача. Тверь кенәзе Михаил Александрович, буйсынуын белдереп, Туктамышка илче җибәрә.

Туктамыш Серпуховны алгач, мәскәүлеләр, үзләрен җитәкчелек тарафыннан язмыш кочагына ташланган дип санап, фетнә күтәрәләр. Мәскәүлеләргә ярдәмгә Литва кенәзе Остей килә[12]. 1382 елның 24 августында Туктамыш шәһәргә якынлаша. Ике көн буе мәскәүлеләр һәм литвалылар оборона тоталар. Шулай да Туктамыш Мәскәүне хәйлә белән ала: ул мәскәүлеләр янына, сөйләшүләр өчен, Түбән Новгород кенәзләре Василий Кирдяпа белән Семен Дмитриевичны җибәрә. Алар үз чиратларында, бирелгән очракта, Туктамышның мәскәүлеләргә бернинди начарлык эшләмәячәгенә ант итәләр. 26 августта Мәскәү бирелә. Вәгъдә үтәлми: бик күп халык кырыла, шәһәр талана. Шуннан соң Туктамыш гаскәрләре Переяславль, Владимир, Юрьев, Звенигород, Можайск һәм Мәскәү тирәсендәге башка шәһәрләрне дә алалар.

undefined

Урданың бер отряды Владимир Андреевич Храбрый тарафыннан Волок Ламский янында тар-мар ителгәч, Туктамыш, кире кайтканда юл уңаенда Рязань җирен талап, Урдага борыла. 1383 елның 23 апрелендә Дмитрий Урдага үзенең өлкән улы Василийны җибәрә. Бөек Владимир кенәзлегенә ярлык алу өчен, 1382 елның көзендә үк Урдага улы Александр белән Михаил Тверской һәм Дмитрий Суздальскийның энесе Борис Городецкий килә. Дмитрий Донской Туктамышка Мамайның җиңелүеннән соң узган 2 ел өчен ясак түли.

Аксак Тимер белән сугышы

undefined

Татарлар тагын берничә мәртәбә урыс җирләренә зур булмаган һөҗүмнәр ясыйлар, Рязаньны талыйлар, әмма Мәскәүгә каршы зур һәм җитди яуга чыгарга мөмкинлекләре булмый, чөнки Туктамыш тәхеткә утырырга тиешле Аксак Тимер белән көрәшкә керә. Кавказ аръягы белән Көнбатыш Иранның дошман кулына күчүеннән куркып, Туктамыш 1385 елда бу төбәккә басып керә. Тәбризне басып ала, талый һәм бай табыш белән чигенә; 90 000 әсир арасында шагыйрь, суфи шәех, дин белгече Камоли Хуҗанди да була[13]. 1390 елларда Аксак Тимер Урда ханын Кондырча (1391) һәм Терекә (1395) елгалары буенда ике тапкыр җиңә. Шуннан соң Туктамыш тәхеттән төшә һәм Аксак Тимер куйган ханнар белән даими көрәш алып барырга мәҗбүр була. Җиңелгәннән соң, Себер ханлыгында яисә аның олысларының бер өлешендә кыска гына вакыт аралыгында идарәне кулына төшергән булырга мөмкин[14].

Идегәй белән сугыш

Озакламый Алтын Урда тәхетенә Идегәй әмир ярдәмендә Тимер Котлыг утыра һәм Туктамышны тар-мар итә. Туктамыш гаиләсе белән Киевка Литваның олуг кенәзе Витовт янына кача. Урдада үзенең сәяси йогынтысын җәелдерергә теләгән олуг кенәз Туктамышны арадашчы итеп кулланырга тели һәм кабул итә.

Туктамыш, Сарайдагы тәхетне кире кайтаруда Витовтның ярдәме шарты белән, аңа бөтен рус җирләрен бирергә ризалаша. Туктамыш белән килешү төзү моментына Витовт Смоленск кенәзлеген басып ала, ә озакламый Литвага Окадагы Любутск шәһәрен куша[15]. Витовт, Алтын Урда тәхетенә Туктамышны утырту максаты белән, татарларга каршы зур яу әзерли башлый.Туктамыш та берничә мең татардан торган отряд белән бу яуда катнаша. Урдага яуга чыгып, Витовт 1399 елны Ворскле елгасында лагерь кора, һәм Тимер Котлыг, дошманның күп булуыннан куркып, солых сорый. Ул арада Идегәй үз гаскәре белән елга буена килеп җитә һәм, сөйләшүләрне өзеп, Тимер Котлыгны сугышны дәвам иттерергә күндерә. Урда гаскәренә җитәкчелек итеп, Идегәй Витовт гаскәрләрен тар-мар итә.

Туктамыш сәяси йогынтысын бөтенләй югалту алдында торганда, Аксак Тимер белән солыхка тартыла, аңа илчелек җибәрә. Шул сәбәпле Идегәй, әлеге зур җиңүдән соң, Туктамышка тынычлык бирмичә, озак вакыт аның белән көрәшеп тора.

Аксак тимер 1405 елда вафат була, ә Туктамыш 1406 елда Идегәй белән Чакрага каршы исәп буенча уналтынчы сугышта тәмам тар-мар ителә һәм үтерелә. 1406 елга бәйле Архангелогород елъязмасы (Устюг елъязма җыентыгына керә) хәбәр итә (215 б. — 216):

Тое же зимы царь Женибек уби Тактамыша в Сибирскои земли близ Тюмени, а сам седе на Орде[16].

undefined

Туктамыш хан ярлыклары

Туктамыш ханның Ягайлога биргән ярлыгы

Ярлык 1834 елда К.М. Оболенский тарафыннан Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәүдәге баш архивында табыла. Документ А.С. Нарушевичның кайчандыр Краков хөкүмәт архивында сакланган кәгазьләре арасыннан чыга.

Ярлыкның төп нөсхәсе ике битлек шома кәгазьдәнгыйбарәт. Беренче битнең озынлыгы — 39,6 см, киңлеге — 19,8 см, икенче битнең озынлыгы — 41,8 см, киңлеге — 19,8 см. Ике биттә дә да үгез башы билгесе бар. Текст чагатай телендә уйгыр язуы белән кара белән язылган — беренче биттә 13 юл, икенче биттә 12 юл. Беренче биттә беренче юл һәм алтынчы юлның беренче сүзе алтын белән язылган. Адресат исеме телгә алынганнан соң килә торган өченче, дүртенче һәм бишенче юллар «аска» (сулга) күчерелгән. Бу юллар белән янәшә уң якта алтыннан дүртпочмаклы (6×6 см) мөһер басмасы куелган. Мөһер берсе эчендә икенчесе урнашкан ике квадраттан тора. Эчке квадратта куфи шрифты белән гарәп телендә «Туктамыш гадел хөкемдар солтан» дип, тышкы квадратта «Рәхимле вә шәфкатьле Аллаһ исеме белән! Аллаһтан башка илаһ юк, Мөхәммәд пәйгамбәр аның илчесе! Аллаһның аңа салаватлары һәм сәламнәре булсын!» дип язылган. Икенче биттә алтын белән беренче һәм алтынчы юлларның башы язылган. Ярлык 1393 елның 20 маенда язылган (тавык елы, рәҗәб аеның 8 көне, 795).

Бер үк вакытта охшаш кәгазьдә эшләнгән тагын бер ярлык та табылган (үгез башы билгесен әйләндерелгән), ул Көнбатыш рус ярым уставы белән язылган, эчтәлеге охшаш, ләкин тәрҗемә түгел.

Ярлыкның рус теленә күп кенә тәрҗемәләре билгеле. 1835 елда мондый тәрҗемәне О.М. Ковалевский, 1837 елда — А. К. Казем-Бек, 1850 елда — И. Н. Березин, 1888 елда — В. В. Радлов башкара. 1927 елда А. Н. Самойлович И. Н. Березин һәм В. В. Радлов тәрҗемәләренә кайбер төгәллекләр керткән хезмәтен бастырып чыгара.

Ярлыкның иң еш кулланыла торган тәрҗемәләре булып И. Н. Березин һәм В. В. Радлов тәрҗемәләре тора:

Я, Токтамыш, говорю Ягайлу.

Для извещения о том, как Мы воссели на великое место, Мы посылали прежде послов под предводительством Кутлу Буги и Хасана и ты тогда же посылал к Нам своих челобитников. Третьего года послали некоторые огланы, во главе которых стояли Бекбулат и Коджамедин, и беки, во главе которых стояли Бекиш, Турдучак-берди и Давуд, человека по имени Эдугу к Темиру, чтобы призвать его тайным образом. Он пришёл на этот призыв и согласно их злонамерению послал им весть. Мы узнали об этом (только) тогда, когда он дошёл до пределов (нашего) народа, собрались, и в то время, когда Мы хотели вступить в сражение, те злые люди с самого начала пошатнулись и вследствие этого в народе произошло смятение. Все это дело случилось таким образом. Но Бог милостив был и наказал враждебных нам огланов и беков, во главе которых стояли Бекбулат, Коджамедин, Бекиш, Турдучак-берди и Давуд.

Для извещения об этих делах мы теперь посылаем послов под предводительством Хасана и Туулу Ходжи. Теперь ещё другое дело: Ты собирай дань с подвластных Нам народов и передай её пришедшим к тебе послам; пусть они доставят её в казну. Пусть по-прежнему опять твои купеческие артели разъезжают; это будет лучше для состояния великого народа.

Такой ярлык с золотым знаком мы издали. В год курицы, по летосчислению в 795-й, в 8 день месяца Реджеба, когда орда была в Тане, мы (это) написали.

Радлов В. В. Ярлыки Токтамыша и Темир-Кутлуга // ЗВОРАО. 1888. Т. 3, С. 1—17

Ягайлу. Мы послали послов, из коих главные Котлубуга и Асан, дать знать о восшествии на великое место, и ты также послал к нам присланника. Третьего года нисколько Угланов, из коих важнейшие Бекбулат и Ходжа Медин, и Беки, из коих главные Бекгич и Турдучак Берди Давуд, отправив вперед человека, по-имени Идикгия, послали (без моего ведома) к Темирю. По тому требованию он выступил. Когда он, веруя в лукавое сердце и такой же язык их, пришёл тайно вперед мы, узнавъ, собрались; во время битвы прежде те дурные люди ушли с места, отчего и народ ушёл с места. Вот что было причиной бывшему до тех пор тому делу. Бог нас пожаловав, предал нам враждующих Угланов и Беков, из коих главные Бекбулат, Ходжа Медин, Бекгич и Турдучак Берди Давуд. Тепер мы послали послов, из коих главные Асан и Тулу Оджа, дать знать об этом случившемся. А далее

С подданных Нам волостей собрав выходы, вручи идущим послам для доставления в казну. Ещё по прежнему правилу (мои) негоцианты и твои купцы пусть ходят одни к другим: признавая это хорошим для Великого Улуса, мы утвердили грамоту с золотым знаком. Велено написать курячьяго года гиджры семьсот девяносто пятого ново-лунного месяца Реджеба восьмого дня, когда Орда была на Дону.

Березин И. Н. Ханские ярлыки. 1. Ярлык хана Золотой Орды Тохтамыша к польскому королю Ягайлу. 1392—1993 г. Казань, 1850, С. 12

Хәзерге татар телендә бу ярлык шулай була[17]:

«Туктамыш сүзем Ягайлога Олуг Урда утырган хәбәрен аңлату өчен, Котлыбуга һәм Асан башлыгында илчеләр җибәргән идек. Син дәхи келәнчеңне (челобитчика) безгә җибәргән идең. Өченче ел Бикбулат хан, Күҗәмәдин баш булып торган берничә угланнар һәм Бәкиш Турдуҗан бирде һәм Давыд баш булып торган бикләр Әдүкәй атлы кешене астыртын Тимерне чакыртып җибәргәннәр иде. Бу чакыруга ул килде һәм аларның ала (кара) күңелләренә муафәкать итеп хәбәр җибәрде. Ил кырыена җитеп килгәндә белеп, җыелып сугышырга торганда, ул яман кешеләр баш тартканга, илдә тынычсызлык булып, ул эш тагы шулай булды: Тәңре безгә мәрхәмәт итеп, дошманлык кылган Бикбулат, Күҗәмәдин, Турдуҗан бирде, Давыд башында торган угланнар, бикләрне җәза кылды. Бу эшләрне аңлату өчен, Тулы хуҗаны баш итеп, илчеләр җибәрдек. Тагы исә безгә караган илләрнең чыгыш (хираҗ – дань)ларын чыгартып барган илчеләргә бир хәзинәгә тапшырсыннар, борынгы гадәтчә, сәүдәгәр әртилләрең йөрсеннәр, Олуг олысның тормышына тагы яхшысы ул булыр дип, алтын нишанлы ярлык нәшер иттек. Тавык елы тарих җиде йөз туксан биштә рәҗәб аеның сигезенче көнендә арду Танда булган чакта язылды».

Ярлыклар // Рухи мирас. 2022. 15 чыгарылыш, С. 239–253

Тәрҗемәнең төгәллеге проблемасы белән хатны язу урыны мәсьәләсе дә бәйле. О. М.Ковалевский, А. К. Казем-Бек, и. Н. Березин үз тәрҗемәләрендә бу урынны «Урда Донда булганда» дигән фраза белән билгелиләр. В. Г. Тизенгаузен һәм В. В. Радлов тәрҗемәләрендә хатны язу урыны итеп Тан күрсәтелә, тәрҗемәчеләр бу исем белән Дон (Азов) тамагына якын урнашкан шәһәрне аңлыйлар. Соңгы очракта интерпретация ышанычлырак яңгырый, чөнки документ елга буенда язылган билгеле очракларда (Тимер Котлыг ярлыгы, Олуг Мөхәммәд хаты, Мәхмүт хан хаты) урынны билгеләгәндә башка сүзләр кулланыла.

Төп нөсхәсе 1921 елда Польшага тапшырыла.

Туктамышның Бәк-Хаҗига биргән ярлыгы

Документ кырым хуҗасы Али бәй Булгаковныкы була һәм документ сыйфатында Таврия Дворян Депутатлар Җыенына (ТГДДС) тәкъдим ителә:

…грамота Тохтамыша принадлежит к роду матери Али бея Булгакова, правнука трехбунчужного паши Абдувели бея, владельца Коккозской долины; семья также согласна передать грамоту правительству без компенсации.

— О. С. Маврина[18]

Ярлык дүрт кәгазьне бер-берсенә ябыштырып ясалган төргәктән, ике яктан да филиграньсыз, саргылт төстәге тыгыз кәгазьдән гыйбарәт. Битләрнең озынлыгы 33, 36, 35,5 һәм 18 см. Төргәкнең озынлыгы 119 см, киңлеге — 25,2 см. Текст кара белән дивани-җәли стилендә нәкышлап язылган. Текстның үлчәме 21×90 см, уңда 5 см лы кыр калдырылган. Тулы юлларның озынлыгы 21 см, кыска юлларның озынлыгы 11 см-га җитә. Әлиф буенча хәрефләрнең уртача биеклеге — 1,5 – 2 см. Инвокациядә хәрефләрнең максималь биеклеге — 4–6 см, текст юллары арасы — 6–7 см. Инвокация белән интитуляция арасындагы һәм интитуляция белән төп текст арасындагы ара 10–12 см тәшкил итә. Инвокация, интитуляция, «хан» сүзе һәм бу сүзне алмаштыручы алмашлыклар алтын белән язылган.

Ярлыкта квадрат формадагы (12 ×12 см) ал мөһернең ике тамгасы бар. Мөһер тексты тулаем алганда Туктамыш ханның Ягайлога биргән ярлыгындагы мөһер текстына туры килә, тик «Солтан» сүзе алдыннан эчке квадратта укылмый торган символлар күзәтелә.

Беренче мөһер эзе уң якта, текстның 7–8 юлына каршы урнашкан һәм кәгазь битенең 2 һәм 3 нче битләр тоташкан урынынга туры килә. Икенче мөһер кәгазьнең 4 битендә, сул якта, 14–15 юллар ахырында урнашкан.

Узган гасырның 70 нче еллары ахырында ук, 1970 елда реставрация үткәрелүгә карамастан, тикшеренүчеләр документның беренчел халәте белән чагыштырганда начар булуын билгеләп үтәләр (1843 елда аның факсимиль күчермәсе төшерелгән):

Предаюсь на Бога и уповаю на милость и благость его!
Тохтамышево слово.

Крымской области начальникам, во главе коих Кутлу-Буга, Бекам, духовным судьям, духовным законоведцам, настоятелям, старцам, секретарям палат, таможникам, весовщикам, букаулам, заставщикам, каким бы то ни было мастерам, всем.

Так как Тимур-Пулад повелел так: «владеющий сим ярлыком Бек Хаджи с принадлежащими ему людьми, все нами пожалованы (они платили в государственное казначейство ежегодно все какие бы то ни было требуемые расходы с надбавками). Отныне впредь да не налагают на Суткуль называемые „подушные“, да не требуют подвод и корму; да не требуют на амбары хлебного харчу; областные власти да не трогают никакого подчиненного Суткулю человека внутри Крыма, вне, на местах остановки; всем им вкупе сущим, ради освобождения их от требуемых расходов, оказывания покровительства и помощи, написания паизоваго тарханного ярлыка, вы все в этом случае оказывайте безпрекословное содействие Бек Хаджию», то посему делающие раскладку областных подушных непременно побоятся причинять беспокойство и обиду. Но если ты Бек Хаджи, говоря: я есемь вот как пожалован" станешь причинять насилие жалким беднякам, и тебе же доброго не будет. Так молвя, для держания дали краснопечатный ярлык. Орда находилась на Дону, на Ур-тубе, на степи. Писано в лето обезьяны девяносто четвёртого года месяца Зулькаада двадцать четвёртого.

Тарханные ярлыки Тохтамыша, Тимур-Кутлука и Саадет-Гирея с введением, переписью и примечаниями, изданные И. Березиным, профессором Казанского университета. — Казань, 1851.

Документ Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгыш кулъязмалары институтында саклана.

Гаиләсе

Җучи улы Тук-Тимер улы Уран-Тимер улы Саричи улы Көнчәк улы Котлыг-Хаҗи улы Туй-Хуҗа улы Туктамыш.

Туктамышның хатыннары: Тагайбикә; Арсак әмир кызы Шөкрәхбикә-ага; Урунбикә;

Туктамыш ханның сигез улы һәм биш кызы була:

  1. Җәләл әт-Дин;
  2. Җаббарбирде;
  3. Кeпек;
  4. Кәримбирде;
  5. Искәндәр;
  6. Бу-Сәет;
  7. Көчек;
  8. Кадыйрбирде;
  9. Мәликә-ханча;
  10. Ханинка;
  11. Җаникә-ханым;
  12. Сәетбикә-ханча;
  13. Хәдиҗә.

Искәрмәләр

  1. Журналъ Министерства народнаго просвѣщенія. — Типография Императорской академии Наук, 1855. — С. 35.
  2. Буганов В. И. Золотая Орда // Большая советская энциклопедия
  3. Султанов Т. И. Чингиз-хан и Чингизиды. Судьба и власть. — М.: АСТ, 2007. — 446 с. — ISBN 5-17-035804-0.
  4. Хамидова Ч. И. Структура генеалогических сочинений по истории Чингизидов // Золотоордынское обозрение, № 4, 2018, с. 702
  5. Тохтамыш — опальный хан Золотой Орды. 6 февраль 2025 тикшерелде.
  6. Железная армия Тимура. Война с Ордой (рус.). topwar.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 февраль 2025.
  7. Андреев, А. Р. История Крыма: краткое описание прошлого Крымского полуострова. — Москва: Межрегион. центр отраслевой информатики Госатомнадзора России, 1997. — 251 с. — ISBN 5-89477-001-7.
  8. Прим: Великий князь Московский Дмитрий Иванович Донской направил к султану Токтамышу двух послов из татарских князей «Толбугу да Мокшия». Они благополучно вернулись из Орды 14 сентября 1381 года.
  9. Чуфут-Кале — первая столица Крымского ханства или Самое атмосферное место Крыма (фото). 6 февраль 2025 тикшерелде.
  10. Полубояринова М. Д. Русь и Волжская Болгария в X—XV вв. — М.: Наука, 1993. — С. 10.
  11. Причина похода — военно-политическое подчинение Северо-Восточной Руси, с целью возобновления полной выплаты ордынского «выхода», что привело к захвату Москвы 26 августа 1382 года. Итоги похода: разорение основных городов Северо-Восточной Руси и рязанского княжества. Возобновление выплаты дани в пользу Токтамыша. в полном объёме. (Ю. В. Селезнев. «Русско-ордынские конфликты XIII—XV веков». стр. 102. Таблица № 69).
  12. 26 августа 1382 г. Тохтамыш захватил и сжег Москву (рус.). topwar.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 февраль 2025.
  13. История Ирана с древнейших времен до конца XVIII века. — Л.: Изд-во ЛГУ, 1958. — С. 232. — 2250 экз.
  14. Бустанов А. К. Западная Сибирь под властью ордынских правителей (династический аспект). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 декабрь 2009.
  15. Гумилев Л. Н. От Руси до России. — М.: Айрис-пресс, 2011. — С. 170. — 320 с.
  16. Архангелогородский летописец // Полное собрание русских летописей / Отв. ред. акад. Б. А. Рыбаков]]. — Л.: Наука, 1982. — Т. 37. Устюжские и вологодские летописи XVI—XVIII вв. — С. 82. — 227 с. — 5400 экз.
  17. Радловның әсәре Вамбери, Березин, Хәлфин әсәрләренә һәм укуларына караганда иң соңгысы санала.
  18. Маврина О. С. Перевод документов мусульманской знати в таврическом дворянском депутатском собрании в первой половине XIX века: трудности и открытия. Журнал «Материалы по археологии, истории и этнографии Таврии» (МАИЭТ, англ. «Materials in Archaeology, History and Ethnography of Tauria») Выпуск XIX (2014).

Сылтамалар

Әдәбият

  • Пачкалов А. В. {{{заглавие}}} // Золотоордынское наследие. Материалы Международной научной конференции «Политическая и социально-экономическая история Золотой Орды (XIII—XV вв.)». Вып. 1. : сборник. — Казань, 2009. — ISBN 978-5-9690-0073-5.
  • Григорьев А. П. {{{заглавие}}} // Историография и источниковедение стран Азии и Африки : сборник. — Л.: Изд-во ЛГУ, 1983. — Вып. VII. Архивировано 18 май 2012 года.
  • Зимин А.А. Витязь на распутье. Феодальная война в России XV в. М.,1991.
  • Мыськов Е. П. Политическая история Золотой Орды (1236—1313 гг.). — Волгоград: Издательство Волгоградского государственного университета, 2003. — 178 с. — 250 экз. — ISBN 5-85534-807-5.
  • Миргалеев И. М. Политическая история Золотой Орды периода правления Токтамыш-хана. — 1-е изд. — Казань: Алма-Лит, 2003. — 164 с. — 500 экз. — ISBN 5-98245-007-3.
  • Пачкалов А. В. Золотоордынские города Нижнего Поволжья в конце XIV века // Золотоордынское наследие. Материалы Международной научной конференции «Политическая и социально-экономическая история Золотой Орды (XIII—XV вв.)». 17 марта 2009 г. Сб. статей. Вып. 1. — Казань: Изд. «Фән» АН РТ, 2009.
  • Почекаев Р. Ю. Очерк десятый. Токтамыш, или «Новый Чингис-хан» // Цари ордынские. Биографии ханов и правителей Золотой Орды. — 1-е изд. — СПб.: Евразия, 2010. — С. 155—177. — 408 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-91852-010-9.
  • Почекаев Р. Ю. Цари ордынские. Биографии ханов и правителей Золотой Орды. — СПб.: ЕВРАЗИЯ, 2010. — 408 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-91852-010-9.
  • Сафаргалиев М. Г. Распад Золотой Орды. — 1-е изд. — Саранск: Мордовское книжное издательство, 1960. — С. 137—182. — 278 с. — 1500 экз.
  • Селезнёв Ю. В. Элита Золотой Орды. — Казань: Издательство «Фэн» АН РТ, 2009. — 232 с.
  • Султанов Т.И. Чингиз-хан и Чингизиды. Судьба и власть. — М.: АСТ, 2007. — 446 с. — ISBN 5-17-035804-0
  • Тохтамыш, хан // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  • Трепавлов В. В. История Ногайской Орды. — 1-е изд. — М.: Восточная литература РАН, 2002. — С. 75—77. — 752 с. — ISBN 5-02-018193-5.
  • Якубовский А. Ю. Ч. 3. Падение Золотой Орды // Греков Б. Д., Якубовский А. Ю. Золотая Орда и её падение. — 2-е изд. — М.-Л.: Изд-во АН СССР, 1950. — С. 316—384. — 478 с. — 10 000 экз.

Тема буенча өстәмә