Әхмәтҗан Биктимерев
Әхмәтҗан Биктимиров (1800, Бакырчы, Яшел Үзән районы — 23 май 1915, Тайга, Тум өязе[d], Тум губернасы, Россия империясе) — язучы, журналист, вак сәүдәче.
Тәрҗемәи хәле
Әхмәтҗан Биктимиров XIX гасыр ахырында хәзерге Яшел Үзән районының Бакырчы авылында туа. Аның тормышы һәм иҗаты аз өйрәнелгән. Ул Урта Азия, Себер, Монголия һәм Төньяк Кытай буйлап күп сәяхәт итә, вак сәүдә белән шөгыльләнә. Самар, Бозаулык, Ташкент, Коканд, Томск шәһәрләрендә яши[1].
1907—1908 елларда Ташкентта «Шөһрәт» газетында эшли, апрельдә «Асия» газетын чыгара башлый (җәй көне полиция тарафыннан ябыла).
Мәкаләләре «Бәянелхак», «Сибирия», «Фикер», «Идел» газетларында һәм «Шура» журналында еш басыла. Әлеге журналда ул төрки халыкларның тарихы, мәдәнияте, көнкүреше һәм теле турында күп мәкаләләр, шулай ук педагогика һәм медицина буенча материаллар бастыра. 1909 елда Казандагы халыкара күргәзмәдә була һәм бу хакта «Выставка, яхуд Мөсафирлар өчен заруриять» очеркын яза. Шул ук елда Себергә күченә.
Гомеренең соңгы елларында матди кыенлыклар кичерә. 1915 елның 23 маенда Томск губернасының Тайга шәһәрендә вафат була.
Иҗаты
- «Үткән мәхәббәт» (Ырынбур, 1905);
- «Хәлфә» (Стәрлетамак, 1912);
- «Россия тарихы» (татар мәктәпләре өчен дәреслек, Казан, 1914);
- «Ятим Сабир, яхуд Бай кызы. Алла ташламаса, бүре ашамас»;
- «Хәлфә, яхуд Аны алдаганнар, ул бичара алданган» драмасы;
- «Выставка, яхуд Мөсафирлар өчен заруриять»;
- «Бичара Галия, яки Михнәттән соң рәхәт» романы.
- Шулай ук «Төркестан вилаятьләре» очерклары («Шура», 1908—1909) һәм башка публицистик һәм нәфис әсәрләр (100дән артык публицистик хезмәт) авторы.
Искәрмәләр
- ↑ Биктимеров Әхмәтҗан (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 июль 2026.