Светлана Савицкая
Светла́на Евге́ний кызы Сави́цкая (1948 елның 8 августы, Мәскәү) — совет галәмчесе, очучы-сынаучы, педагог. Валентина Терешковадан соң дөньяда икенче космонавт-хатын-кыз. Дөньяда ачык космоска чыккан беренче хатын-кыз космонавт. Ике тапкыр Советлар Союзы Герое (1982, 1984). ССРБның очучы-космонавты (1982). Ике Ленин ордены (1982, 1984). ССБРның атказанган спорт мастеры (1970). 1975 елдан КПСС / КПРФ әгъзасе. Техник фәннәр кандидаты. ССБР Югары Советы депутаты (1989-1991). Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасына II, III, IV, V, VI, КПРФтан (1996 елдан) VII чакырылыш делегаты. Ике тапкыр Советлар Союзы Герое булган бердәнбер катын-кыз.[3].
Тәрҗемәи хәле
1948 елның 8 августында Мәскәүдә туа. Әтисе — совет очучысы һәм хәрби начальник, авиация маршалы Евгений Яков улы Савицкий. Әнисе — Лидия Павел кызы Савицкая, Бөек Ватан сугышы елларында әтисе җитәкчелек иткән корпуста хезмәт итә; соңыннан ул мәктәп укытучысы булып эшли.[4]. Әтисе кызын тәрбияләүгә игътибар итми, балачактан аңа тулы ирек бирә. Күк йөзен дә һөнәр буларак үзе сайлый[5].
1966 елда 637 санлы Мәскәү мәктәбен (хәзерге вакытта Советлар Союзы Флоты Адмирал Флоты исемендәге 1465 нче мәктәп) тәмамлый. Мәскәү авиация институтына (МАИ) укырга керә, 1972 елда тәмамлый. МАИда укыган вакытта шулай ук Калуга авиация очу-техник училищесында укый, 1971 елда «очучы-инструктор» квалификациясен ала.
1969 елдан 1977 елга кадәр Светлана Савицкая ССРБ җыелма командасы составына пилотаж спорты буенча керә. 1970 елда Бөекбританиядәге поршневый самолётларда пилотаж спорты буенча дөнья беренчелегендә җиңә. Стратосферадан төркем белән сикерү буенча 3 дөнья рекорды һәм реактив самолетларда 18 авиация рекорды куя. 1970 елда СССРның атказанган спорт мастеры исеменә лаек була.[4][6].
1980 елның августында очучы-космонавтлар отрядына җибәрелә. 1981 елның июнендә космонавт-тикшеренүче итеп алына.
1982 елда галәмче-тикшеренүче сыйфатында «Союз Т-5», «Союз Т-7» һәм «Салют-7» орбиталь станциясе корабльләрендә космоска очыш ясый.
1984 елда бортинженер сыйфатында «Союз Т-12» кораблендә һәм «Салют-7» орбиталь станциясендә очыш ясый. Очыш вакытында хатын-кызларның беренчесе булып ачык космоска чыга.
«Салют-7» станциясенә 1986 елда «Союз Т-15C» кораблендә дөньяда беренче хатын-кыз экипажы командиры сыйфатында (өч хатын-кыз-космонавт) очарга әзерләнә, ләкин бу очыш булмый.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 http://www.spacefacts.de/english/e_first.htm
- ↑ 1 2 Савицкая Светлана Евгеньевна // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ Первая женщина в открытом космосе. Светлана Савицкая 25 лет спустя. РИА Новости (24 июль 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 апрель 2017.
- ↑ 1 2 Верую (Москва). Беседа с дважды Героем Советского Союза, космонавтом Светланой Евгеньевной Савицкой. Tv-soyuz.ru (14 апрель 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 сентябрь 2015. Архивировано из оригинала 19 апрель 2018 года.
- ↑ Светлана Савицкая. Покорительница открытого космоса. Женщины в науке (2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 апрель 2017.
- ↑ Савицкая Светлана Евгеньевна. Энциклопедия испытателей. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 сентябрь 2015.
Библиография
- Савицкая, Светлана. Вчера и всегда. — М. : Издательство Агентства печати Новости, 1988. — 448 с. — 100 000 экз. — ISBN 5-7020-0035-8.
Сылтанмалар
«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында Светлана Савицкая
- Первая женщина в открытом космосе. Светлана Савицкая 25 лет спустя. РИА Новости (24 июль 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 апрель 2017.
- Светлана Савицкая. Покорительница открытого космоса. Женщины в науке (2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 апрель 2017.
- Светлана Евгеньевна Савицкая.