Мәрзия Давытова
Мәрзия Йосыф кызы Давытова-Әдһәмова (азәри. Mərziyyə Davudova) — танылган совет актрисасы, ССРБ халык артисты. Милләтенә килгәндә, аның әстерхан татары[3][4][5] да әзәри дә[6] булуы турында мәгълүматлар бар.
Ул 1901 елда Әстерханда туа. 1917 елда беренче итеп Әстерхан татар драма театры сәхнәсенә аяк баса. Шуннан бирле күпсанлы рольләр башкара. 1920 елда Баку театры труппасына алына. Азәрбайҗан актеры Аббас-Мирза Шәрифзадәгә кияүгә чыга. Аббас-Мирза әфәнде 1938 елда Сталин золымы корбаны була. Мәрзия ханым берничә тапкыр Азәрбайҗан Югары шурасына депутат булып сайлана. 1962 елның 6 гыйнварында Бакуда вафат булган.
Аның оныгының улы Эльдар Касыймов Евровидение 2011 бәйгесендә җиңү яулый.
Галерея
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Давудова Марзия Юсуф кызы // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ Internet Movie Database (ингл.) — 1990.
- ↑ Евровидение бәйгесендә татар канлы егет җиңде
- ↑ Татарская кровь на пьедестале «Евровидения-2011» [рус.]
- ↑ Победитель “Евровидения” споет на татарском [рус.]
- ↑ Onlarla qürur duyuruq | اؤزگــــور قاديـــــن(үле сылтама)
Сылтамалар
- Марзия Давудова (Merziyye Davudova) [ингл.] Internet Movie Database сайтында