Оренбург дәүләт татар драма театры

Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры (рус. Оренбургский государственный татарский драматический театр имени Мирхайдара Файзи) — Оренбург шәһәрендәге татар драма театры. 1925 елдан — һөнәри татар театр труппасы. 1928 елдан — Оренбург (1938—1957 елларда Чкалов) өлкәсе татар колхоз-совхоз театры. 1950 елдан — Оренбург филармониясе каршында татар драма коллективы. 1990 елда Оренбург дәүләт татар драма театры буларак яңадан оешкан. 1991 елда театрга Мирхәйдәр Фәйзи исеме бирелә.

Тарих

Оренбургта беренче татар театр төркеме 1905 елда эшли башлаган. Аны Ильяс Кудашев-Ашказарский җитәкли. 19251946 елларда Оренбург колхоз-совхоз күчмә театры эшләп килә. 1949 елдан 1980-елларга хәтле В. Фатыйхов җитәкчелегендә Оренбург филармониясе карамагындагы татар драма коллективы эшли. 1990 елда Р. Абдуллаев профессиональ Оренбург дәүләт татар драма театрын яңадан оештыра.

Адрес

Оренбург ш., Советлар ур., 52.

Сылтамалар

Искәрмәләр