Алсу Сибгатуллина
Алсу Сибгатуллина (Алсу Ринат кызы Сибгатуллина, рус. Алсу Ринатовна Сибгатуллина, 6 март 1993, Казан) — драма актрисасы, Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры (2015-2016) һәм Әлмәт татар драма театры артисты (2016 елдан башлап)[3].
Тормыш юлы
1993 елның 6 мартында Татарстанның Казан шәһәрендә туа.[3] Кечкенәдән үк иҗатка тартыла, фортепиано һәм җыр түгәрәкләренә йөри. Күбесенчә инглиз җырларын башкарырга ярата. Яраткан жанры - джаз. Шулай ук оста бии дә, әмма бию түгәрәгенә берничә тапкыр гына йөргәне бар.[4]
2000 елда мәктәпкә укырга керә. 2011 елда, 11нче сыйныфны тәмамлагач, Казан дәүләт мәдәният институтына режиссерлык белгеченә укырга керә. Аны 2015 елда тәмамлый һәм Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театрына эшкә чакырыла.[4] Анда бер ел буе хезмәт итә, әмма монда татар теленең һәм татар мөһитенең үсеш алмау белән канәгать булмау сәбәпле, Татарстанга күчеп кайта. 2016 елда Әлмәт татар драма театрына эшкә кабул ителә.
2023 елда мәдәният үсешенә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының мактаулы грамотасы белән бүләкләнә[5].
Театр
2015 елның уртасында, Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлап, Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры коллективына кабул ителә. Бер елдан соң Әлмәт театрына күчә. Монда беренче рольләрдән берсе Гозәир Хаҗибәковның "Аршин мал алан" спектаклендәге Гөлчәһрә образы була. Төрле образларда иҗат итә ала торган актриса. Тамашачыларга күбрәк "Мең беренче төн"дәге перфомансы һәм Фәтхи Бурнашның "Яшь йөрәкләр" спектаклендәге Гөлчәһрә роле буенча таныш[3].
2025 елда Әлмәт театрында беренче иммерсив «Йорт» спектакль куела, әлеге спектакльдә Алсу Сибгатуллина төп рольләрнең берсен башкара[6].
Репертуар
Репертуарында 15кә якын роле бар.
- Гөлчәһрә – “Аршин мал алан” (Г.Хаҗибәков),
- Эля – “Сигезле бию” (Р.Сабыр),
- Маня - “Как прожить без взрослых” (Т.Воронина),
- Гөлҗамал – “Яшь йөрәкләр” (Ф.Бурнаш),
- Гөлчәчәк – “Хыял йорты” (И.Зәйниев),
- Курчак hәм авыл кешесе – “Микулай” (М.Гыйләҗев),
- Студент – “Көзге сере” (А. Фарятьев, А. Федоров),
- Нәфисә – “Адашкан ир” (Р.Габделхакова),
- Новелла “Аван” – “Аhәң”,
- Катарина – “Киребеткәг” (У.Шекспир),
- Илсөяр – “Йөрәк сере” (Л.Әминова),
- Икенче кыз – “Сөюнең соңгы бүләге” (А.Касона),
- Хәсәннең анасы – “Җил артыннан” (М.Спенглер, Х.Хоссейни) һ.б.[3]
Фотосурәтләр
Чыганаклар
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 https://www.kino-teatr.ru/teatr/acter/ros/627567/bio/
- ↑ http://almetteatr.ru/o-teatre/personalii/aktery/sibgatullina-alsu-rinatovna/
- ↑ 1 2 3 4 Сибгатуллина Алсу Ринатовна | Альметьевский драматический театр
- ↑ 1 2 Актриса Альметьевска рассказала о своей жизни и работе в театре
- ↑ Эльза Кузнецова. Альметьевский театр под занавес сезона наградил активных зрителей и лучших сотрудников. Татар-информ (9 июнь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 гыйнвар 2026.
- ↑ Лилия Даумова. «Свадьба, драма и парение в бане»: как прошла премьера иммерсивного спектакля «Йорт» в альметьевском драмтеатре. Инде (7 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 гыйнвар 2026.