Абдулла Дубин

Абдулла ДубинКазан телевидениесе дикторы, төбәкне өйрәнүче – филокартист.

Тәрҗемәи хәле

Файл:И.Н.Сакаева.jpg
Казан телестудиясе дикторлары Абдулла Дубин (с) һәм Иркә Сакаева. 1974

1941 елның 26 мартында[1] Әстерхан шәһәрендә күпбалалы (ундурт балалы) гаиләдә төпчек бала булып дөньяга килгән. Әтисе Ибраһим Хәсән улы ― җирле икмәк хаводы баш белгече (пенсиягә чыккач, гомере ахырына кадәр җәмигъ мәчете мөәзине булган), әнисе Хәдичә Габидулла кызы - хуҗабикә[1].

Мәктәптә укыганда ук, драма түгәрәгенә йөри, Әстерхан драма театры артисты була[1]. Казан театр училищесында укыган, А.В. Луначарский ис. ГИТИСның (театр сәнгате институты) режиссёрлык факультетына укырга кергән, тиздән читтән укуга күчеп, театр белеме факультетын тәмамлаган[2].

1960-1984 елларда Казан дәүләт телевидениесендә диктор.

Абдулла Дубин 1968 елдан иске фотосүрәтләр җыю белән мавыга. Урысча аны филокартист дип тә атыйлар. Габдулла әфәнде Әстерхан якларында тугангадыр, берничә альбомын шул шәһәргә багышлаган. Аның коллекциясендәге Казан сурәтләрен Татарстан матбугатында еш күрергә була. Соңгы елларда борынгы Казан турында ул фотоальбомнар нәшер итте. Башкалабызның 1000 еллык юбилей алдыннан хаҗи Габдулла җиң сызганып эш башлаган.

1990 елда хаҗ сәфәре кылган.

Гаилә хәле

Абдулла Ибраһим улы өч тапкыр өйләнгән һәм бу никахлардан ике улы һәм ике кызы бар, төпчек кызы ― Илсөяр[1]. 1963 елда республика радиосы мөхәррире, танылган язучының кызы Эльза Гариф кызы Гобәйдуллинага өйләнгән булган[2].

Җыелмасыннан сурәтләр

Сылтамалар

Чыганаклар

Шулай ук карагыз

Тема буенча өстәмә