География

Хәрәбәле Ашулук елгасының уң ярында, Әстерханнан 142 километр төньяктарак урнашкан. Идел буе тимер юлының Харабалинская станциясе (Югары БаскунчакӘстерхан сызыгы).

Климат

  • Уртача еллык температура — +10,7 °C
  • Уртача еллык җил тизлеге — 3,9 м/с
  • Уртача еллык һава дымлылыгы — 59,1%
Тәүлек буена һаваның уртача температурасы (NASA мәгълүматлары буенча)[5]
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
−4,3 °C −4,0 °C 2,0 °C 11,8 °C 19,2 °C 24,4 °C 26,9 °C 24,7 °C 18,3 °C 10,6 °C 1,7 °C −3,4 °C 10,7 °C

Тарих

Хәрәбәле авылы 1789 елда Воронеж, Курск һәм Тамбов губерналарыннан качып киткән крәстиәннәр тарафыннан нигезләнә.[6] 1904 елда авыл аша тимер юл төзелә.

1925 елда Хәрәбәле районы үзәге булып тора. 1974 елданшәһәр.

Халык

1897[7] 1959[8] 1970[9] 1979[10] 1989[11] 2002[12] 2010[4]
~3 500 9 664 14 261 17 043 18 566 18 296 18 209

Милли состав: руслар — 63,13%, казакълар — 30,4%, алманнар — 1,4%, әрмәннәр — 1,3%.[13]

Икътисад

Яшелчә-консервлар заводы, мех-урман хуҗалыгы (мехлесхоз), кирпеч заводы.

Хәрәбәле тирәсендә — ком һәм балчык чыганаклары.

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар