Габдулла Кариев һәйкәле (Нурлат)

Габдулла Кариев һәйкәлеТатарстанның Нурлат районы үзәге Нурлат шәһәрененең Габдулла Кариев скверында 2022 елның 14 октябрендә татар театрына нигез салучыларның берсе, «Сәйяр» труппасы җитәкчесе[1] Габдулла Кариевка (Миңлебай Хәйрулла улы Хәйруллин, 1886―1920) ачылган һәйкәл.

undefined

Тарих

Һәйкәлнең авторы – Россия һәм Татарстанның Рәссамнар берлекләре әгъзасы скульптор Александр Алексеевич Дресвянников, ул һәйкәлне берничә ел элек эшли башлаган, моның өчен ул танылган режиссер турында бик күп материал өйрәнгән, аның Күлбай Мораса авылындагы музеенда булган. ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган республика конкурсында Кариев һәйкәле проекты белән катнашкан һәм грант алган[2].

Тасвирлама

Файл:Г.Кариев һәйкәле (Нурлат).jpg
Һәйкәлнең өске өлеше

Скульптор Г. Кариевны эскәмиядә утырган рәвештә сурәтләгән.

« Габдулла Кариевны үзе исән чакта ук татар театрының атасы дип атаганнар, ул «Сәйяр» иҗат төркеме җитәкчесе була ― тәҗрибәсе булган һәм тирә-юньдәге чынбарлыкны бәяләүче шәхес. Шуңа күрә мин аны эскәмиядә утырып тора торган итеп ясадым [3]
Александр Дресвянников, скульптор
»

Һәйкәлне ачу

Һәйкәлне ачу тантанасында ТР ДШ рәисе урынбасары Марат Готыф улы Әхмәтов, Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Данил улы Натфуллин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айдар Рәис улы Метшин, республика театрларының баш режиссерлары һ. б. катнашкан [4].

Сылтамалар

Шулай ук карагыз