Дамир Натфуллин

Дамир Натфуллин, Дамир Данил улы Натфуллин (1982 елның 20 октябре, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Казан) – Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары (2018 елдан).

Тәрҗемәи хәле

1982 елның 20 октябрендә Казан шәһәрендә туган. 2004 елда Казан дәүләт педагогика университетын тәмамлаган.

Хезмәт юлы

2001-2004 елларда – 3 нче Казан икмәк заводы ААҖ төнге икмәк кабул итүче;

2004-2005 елларда – Биектау районы Константиновка урта гомуми белем бирү мәктәбенең инглиз теле укытучысы;

2005 елда – Казан шәһәре администрациясенең иҗтимагый оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсенең әйдәп баручы белгече;

2006-2011 елларда – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының музей программалары, музей фонды мониторингы һәм мәдәни туризм бүлегендә: 1нче категорияле белгече, 1нче разрядлы белгеч, әйдәп баручы консультант, әйдәп баручы киңәшче;

2011-2012 елларда – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының музей программалары, Татарстан Республикасы Музей фонды мониторингы һәм мәдәни туризм бүлеге башлыгы;

2013-2018 елларда – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының музей эшен үстерү бүлеге башлыгы;

2018 елның 24 сентябреннән – Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Гаилә хәле

Өйләнгән. Хатыны Айгөл, ике баласы: кызлары Ясмин (2009)[2].

Искәрмәләр

Сылтамалар