Сөмбелә (бәйрәм)

Сөмбелә (гарәп. سنبله‎, рус. Сюмбеля; Сюнбель; сөнбелә — «башак»[1]) — татарларда көзге көн-төн тигезлеге (22-23 сентябрь), яучылык һәм уңыш бәйрәме. Әлеге бәйрәм 21–23 мартта (язгы көн белән төн тигезләшкән көнне) Яңа ел башы буларак билгеләнә торган Нәүрүзнең капма-каршысы.

Якынча 23 августтан 22 сентябрьгә кадәр дәвам иткән алтынчы Зодиак билгесен Cөмбелә дип атыйлар.

Тасвирлама

Сөмбелә бәйрәменең тамырлары һуннарның күк алласы Тәңре рухына корбан чалу йоласына барып тоташа, бу турыда борынгы берничә язма чыганак дәлилли[2][3]. Н. Бичурин, үз хезмәтләрендә борынгы кытай елъязмаларына сылтама белән, шулай ук бу бәйрәмнең көз көне узуын, шушы чорга махсус атларны симертүләре турында яза[4]. Сөмбел татарларның язма календарена да кертелгән[5][6] һәм ул август аена туры килә[7][8].

Татарларда Юлиан календаренә кадәр Зодиак йолдызлыгындагы йолдызлар исеменә нигезләнгән унике еллык циклдан торган ел исәбе кулланылган һәм сигезенче ай «Сөмбелә» дип йөртелгән. Бу атама халык сынамышларында яхшы сакланган[9]:

  • Сөнбелә туса, су суыныр;
  • Сөнбелдә арыш чәч — тамагың булмас ач;
  • Сөмбеләдә өелеп килер;
  • Сөмбеләдә урып ал, арышыңны чәчеп кал.

Бәйрәм турында, сакланып калган реликтларга таянып, әдәбиятчы галим М. Бакиров бәйрәмне реконструкцияләү омтылышы ясый һәм борынгы йоланы үткәрү сценариен эшли[10].

Төрки телләрдә сөмбел (сөнбел) сүзенең беничә мәгънәсе бар. Мәсәлән, урта гасыр төрки-татар әдәбиятының күренекле вәкиле Сәйф Сараи (1321–1396) Сөнбелне «сары чәчәк» дип атый[11]:

Бәнәфшә буйнын икде

гөлгә каршы,

Ачыб гәбһәр күзен

сөнбелгә каршы...

Борынгы төркиләр чәчәкләрнең аналары дип Кояшны атылар. Шулай ук чәчәкләрнең Кояшка «йөз» белән үсүе билгеле[12]. Һәм бу, Г. Гыйльманов билгеләвенчә, халык мифологиясендә аеруча тирән эз калдырган[13]. Хәзерге телдә сөмбел дип сары гиацинт чәчәгенә әйтәләр[14].

Борынгы төркиләр кояш хөрмәтенә Сөмбелә бәйрәмендә корбан чалганнар. Бәйрәм, барыннан да элек, табигатьнең тулышкан мәлендә һәм сулу чорында кешенең табигать белән берләшү бәйрәме буларак шәрехләнгән. Бу ай көзне түгәрәкләү ае булып торган: урып-җыю эшләре һәм уҗымга сөрү төгәлләнә, ашлык сугылып келәт-амбарларга тутырыла. Сөмбеләдә хаты-кыз башлангычы да бар, чөнки ул үрчем-уңышны символлаштыра. Хатын-кызлар җыелып башаклардан көлтә ясаганнар, аңа ут төрткәннәр һәм сәнәк белән урам буйлап күтәреп барганнар, яхшы һава, муллык, муллык сорап изге теләкләр әйткәннәр, махсус дога укыганнар, халык уеннары, биюләр һ.б. үткәргәннәр. өлкән яшьтәге хатын-кызларның хәер-фатихаларын алу мәҗбүри булган. Бәйрәм барышында кызлар арасыннан Сөмбеләне сайлаганнар, ул кышның нинди булачагын алдан әйткән. Мәсәлән, аңардан «Балтамы, безме?» дип сораганнар, әгәр ул «балта» дип җавап бирсә, салкын кыш булачак, әгәр «без» дисә, җылы була дип фаразлаганнар. Бу вакытта туган кызларга Сөмбел (Сөмбелә) дигән исем кушканнар[15].

Бәйрәм чаралары

Хәзерге чорда Сөмбелә «Уңыш бәйрәме» эчтәлеген алган. Урып-җыю эшләре тәмамлангач, бәйрәм (кунаклашу) оештыру гадәте татар халкында элек-электән булган. Татарларда Уңыш бәйрәме, Идел Болгарындагы Сабан туе кебек үк, халыкның утрак тормыш алып баруы, игенчелек белән шөгыльләнүе белән характерлана.

1917 елгы революциядән соң, Уңыш бәйрәме (икенче исеме Игенче Көне) ил күләмендә беренче тапкыр 1923 елда «авылда яңа көнкүрешкә нигез салу көне» буларак үткәрелә һәм ел саен уздырыла торган бәйрәмгә әверелә. 2000 нче еллардан ул, кагыйдә буларак, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнендә билгеләп үтелә. Аны уздыру үзәкләре булып мәдәният йортлары, клублар һәм парклар тора, аларда уңыш күргәзмәләре оештырыла. Бәйрәм чаралары Сабантуй белән уртак, шуңа күрә кайбер төбәкләрдә бәйрәмне Көзге Сабантуй дип тә атап йөртәләр. Төрле хуҗалыкларда бәйрәм чаралары төрлечә оештырыла, теге яки бу төбәкнең яшәү рәвешен чагылдыра торган элементлар да кертелә[16].

Беренче уңышны дәүләткә тапшыруны билгеләп үтү традициясе 1920 елларда «Кызыл олаулар» исеме астында уза. 1995 елда «Түбән Кама» совхозы территориясендә (Түбән Кама районы), берничә хуҗалыктан элеваторга яңа уңыш ашлыгын җибәрү өчен, районда беренче автомашиналар колоннасы оештырыла. Бу уңайдан район хуҗалыклары җитәкчеләре катнашында слет була, үзешчәннәр концерты оештырыла, машина йөртүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырыла. Кайбер авыл җирлекләрендәге хезмәт коллективларында исә республика амбарларына яңа уңышның соңгы тонналарын тапшыру рәвешендә билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан төрле тематик кичәләр, ярминкәләр уздырыла, бәйрәм табыннары әзерләнә[16].

Уңыш бәйрәме кысаларында игенчеләрне мактауга юнәлдерелгән күп кенә йолалар бар. 1980 еллар башында Әлмәт, Бөгелмә, Минзәлә, Тукай һәм башка районнарда яшьләрне комбайнчылар сафына кабул итү, кыр батырларын, иң яхшы остазларны һәм хезмәт династияләрен хөрмәтләү, хезмәт ветераннарын лаеклы ялга озату һәм башка шундый матур чаралар саклана[17].

Сөмбелә бәйрәме татарлар яшәгән барлык төбәкләрдә уздырыла, бәйрәм чараларына концерт программалары, табын әзерләү, төрле бәйгеләр, осталык дәресләре, тәрбия дәресләре керә[18][19][20][21].

Искәрмәләр

  1. Сөнбелә — август ае, ашлык башагы; сөнбел — башак, ашлык башагы // / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — С. 533. — 792 с.
  2. Материалы по истории сюнну / Отв. ред. Л. И. Думан. — Разд. Историческая география и этнография. Вып. II.. — М., 1973. — С. 15, 73.
  3. Шарафутдинов Д. Р. Традиции, рожденные жизнью. — Казань, 1978. — С. 54-59.
  4. Бичурин Н. Я. Собрание сведений о народах, обитавших в Средней Азии в древние времена. — М., Л., 1950. — С. 49-50. — (Т. 1).
  5. Катанов Н. Ф. Восточная хронология // Известия Северо-Восточного археологического и этнографического института в г. Казани. – Казань, 1920. – Т. 1. – С. 78.
  6. В.Беркутов. Борынгы татар халык календаре. Казан утлары. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 ноябрь 2025.
  7. Татар халык мәкальләре. Т. 1. / Төз. Н. Исәнбәт. — Казан, 1959. — С. 435.
  8. Беркутов В. М. Народный календарь и метрология булгаро-татар. — Казань, 1987. — С. 17.
  9. Мәхмүтов X. Сөнбелә // Татар календаре. — Казан, 1999. 24 август.
  10. Марсель Бакиров. Сөмбелгә — ак юл! // Мирас : журнал. — 1996. — № 6-6. — С. 163-172.
  11. Сәйф Сараи. Гөлестан. Лирика. Дастан / Әсәрләрне басмага әзерләүче Х. Й. Миңнегулов. — Казан, 1999. — С. 39.
  12. Ракаева Р.Р. Традиционные календарные праздники татар постсоветского периода: культурно-исторический аспект // Журнал Вестник Московского государственного университета культуры и искусств : журнал. — 2018. — № 1 (81). — С. 158-166.
  13. Татар мифлары: Ияләр, ышанулар, ырымнар, фаллар, им-томнар, сынамышлар, йолалар. 1 китап / Г. Гыйльманов хикәяләвендә. — Казан, 1996. — С. 240.
  14. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: 3 т. Т. II / Редкол.: Л. Т. Мәхмүтова, М. Г. Мөхәммәдиев. — Казан, 1979. — С. 716.
  15. Р.А. Султангареева. Сумбуля (рус.). bashenc.online (12 июль 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 ноябрь 2025.
  16. 1 2 Шарафутдинов Д. Р. Сюнбель — праздник осеннего равноденствия // Гасырлар авазы — Эхо веков : журнал. — 2008. — 27 октябрь. — С. 299-302.
  17. Алимов З. Новым обычаям — широкий майдан // Социалистик Татарстан : газета. — 1982. — 22 июнь.
  18. Осенний праздник урожая «Сөмбелә бәйрәме» (рус.). Сабинский муниципальный район (26 октябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 ноябрь 2025.
  19. Лилия Рахмангулова. Сөмбелә бәйрәме: как Акбердино превратилось в осеннюю симфонию вкусов и красок. iglvesti.com (2 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 ноябрь 2025.
  20. Эльвира Ямалетдинова. Килдек, дуслар, Карабашка – Сөмбелә бәйрәменә! https://kiziltan.ru/ (23 октябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 ноябрь 2025.
  21. «Сюмбеля» — татарский народный праздник труда. kuzneck.pnzreg.ru (22 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 ноябрь 2025.

Әдәбият

  1. Байбурин А. К. Ритуал в традиционной культуре : Структурно-семантический анализ восточнославянских обрядов / Российская АН, Музей антропологии и этнографии имени Петра Великого (Кунсткамера). — Санкт-Петербург: Наука, 1993. — 240 с.
  2. Баязитова Ф. С. Народные обряды. — Казань: Татарское книжное издательство, 1995. — 158 с.
  3. Шарафутдинов Д. Р. Традиционная культура татарского народа. ХIХ – начало ХХI века : монография. — Казань: Гасыр, 2004. — 640 с.

Тема буенча өстәмә