Юлсызлык командирлары
Юлсызлык командирлары (рус. Команди́ры бездоро́жья) — машиналарда узышу онлайн-уены. «Фоксхаунд» мордва студиясе эшли.
Уенчы спорт экипажы командиры булып, ралли ярышларында катнаша. Уен карталары Россиянең чынбарлыктагы табигый ландшафтларын файдаланып, җирле геоморфологик шартларның һәм үсемлекләр капламының үзенчәлекләрен төгәл кабатлап эшләнә. Уенчылар эксклюзив спорт автомобильләре һәм серияле КАМАЗ йөк машиналарын йөртә[1].
Уен барышы
Уен карталары Россиянең чынбарлыктагы ландшафты буенча төзелә, аларга төбәкләрнең истәлекле урыннары да кертелә. Идел буе, Көнбатыш Себер[ru], Алтай Республикасы, Баргузин тракты һәм Путоран[ru] яссы таулыгы ралли трассалары ясалган[1]. Уенчылар эксклюзив спорт автомобильләре һәм серияле йөк машиналары (шул исәптән КАМАЗ-4310С) белән идарә итә[3].
Юлсызлык командирлары уен барышы планында аркада узышлары һәм симулятор арасындагы арадаш урынны ала. Уенчы спорт экипажы командиры вазифасын башкара һәм ралли ярышларында катнаша. Машиналарны гаражда үзгәртергә, аларны техник һәм визуаль яктан алыштырырга мөмкин[3].
Тарих
2024 елның августында Саранскның «Фоксхаунд» студиясе Мордовия хөкүмәте ярдәме белән «Юлсызлык командирлары» уенын эшли башлый. Проект илебезнең автомобиль төзелеше секторы продукциясен популярлаштыру өчен махсус эшләнә[4].
Санак уеннары дизайнерлары җитәкчесе — Дмитрий Захаров («Ерак араларга йөк ташучылар» («Дальнобойщики») уеннары сериясен булдыручыларның берсе), проектның җитәкчесе — Александр Зезюлин (Wargaming ширкәтенең R&D-бүлекчәсенең элеккеге директоры һәм Crysis 4 тә эшләнмәләр буенча директор)[5].
2025 елның апрелендә уенга беренче алхәбәр ясала[6]. 2026 елда уен халыкка тәкъдим ителә[2].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 В Мордовии представили игровой многопользовательский гоночный проект. ТАСС (12 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 апрель 2025.
- ↑ 1 2 Командиры бездорожья. vgtimes.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 апрель 2025.
- ↑ 1 2 Российская студия анонсировала игру «Командиры бездорожья» с гонками на КАМАЗах. entermedia.io (14 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 апрель 2025.
- ↑ В Мордовии представили игровой многопользовательский гоночный проект. gazeta.ru (12 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 апрель 2025.
- ↑ Саранская студия «Фоксхаунд» анонсировала игру «Командиры бездорожья». life.ru (12 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 апрель 2025.
- ↑ Российская студия анонсировала гоночную игру "Командиры бездорожья". playground.ru (12 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 апрель 2025.