КамАЗ-мастер
КамАЗ-мастер — Россия автоузыш командасы. Россиянең Чаллы шәһәрендә урнашкан «КамАЗ» автозаводы белән бәйле. Команда узышларда «КАМАЗ» автомобильләрендә ярыша. «КамАЗ-мастер» командасы «Ралли Дакар» (элекке «Ралли Париж — Дакар») ярышында 19 тапкыр җиңү яулый. Спорт йөк машиналары классында дөнья автоспортының иң көчле командасы дип таныла[1]. Команда «КамАЗ» гавами акционерлык җәмгыятенең бүлендек бүлекчәсе булып тора һәм ширкәтнең генераль директоры Сергей Когогинның шәхси ярдәме белән эшли[2].
Тарих
«КамАЗ-мастер» 1988 елда оеша.
Команда тулысынча КАМАЗ спортчыларыннан төзелә, алар арасында 16 халыкара класслы спорт остасы, 12 Россиянең атказанган спорт остасы һәм 19 спорт остасы. Команданың уникальлеге — спорт йөк машиналарын җитештерү, проектлау, җыю һәм ярышларда катнашу[2]. Алар, спорт авыр йөк машиналарында ярышучылар арасында, дөньяда иң көчле команда дип исәпләнә.
1996—2011 елларда команда җитәкчесе — Владимир Чагин. 2011 елның февраленнән спорт карьерасын туктатуын белдерә.
2005 елдан команданың баш химаячесе — ВТБ банкы[3].
2007 елда ярышның V этабында команда юл һәлакәтенә очрап, ярыштан төшеп кала.
2007 елда «КамАЗ-мастер» күп функцияле спорт үзәге төзелә. Биредә техниканы ярышларга әзерлиләр, КАМАЗ йөк машиналарының яңа модельләрен җитештерелә, автомобильләр җыела. Үзәк бинасында «КамАЗ-мастер» музее ачыла һәм тарихи автомобильләр экспозициясе бар.
2012 елда Айрат Мәрдиев, Эдуард Николаев, Андрей Каргинов, Илгизәр Мәрдиев (җитәкче — Владимир Чагин) катнашкан команда шулай ук уңышсызлыкка очрый. КАМАЗларда узышучы Артур Ардавичус командасы (Казакъстан) III урынны ала.
Команда катнашкан ярышлар: «Дакар», «Ефәк юлы», «Дезерт Челендж», «Хазар даласы-2010», «Калмыкия», «Россия кубогы», «Оптик 2000 Тунис», «Италиан Бажа», «Мастер-Ралли», «Пор Лас Пампас», «Трансориентал», «Көнчыгыш раллие — Каппадокия» һ.б.
2013 елдан «Африка Рейс» ралли рейдында катнаша.
2022 елда чираттагы «Дакар»да дүрт экипаж да йөк машиналары зачетында беренче дүрт урынны ала. Дмитрий Сотников җиңү яулый, икенче урынга Эдуард Николаев ия була (икесе дә КАМАЗ-435091, K5 гаиләләрендә чыгыш ясый), өченче урында Антон Шибалов, Андрей Каргинов (икесе дә — КАМАЗ — 43509). КАМАЗ йөк машиналары барлык 12 этапта һәм прологта җиңү яулый[4].
Автомобильләр
Барлыгы КАМАЗ йөк машиналарының 18 модификациясе чыгарыла.
1988 елның сентябрендә Яр Чаллы командасы Польшада «Ельч» раллисында беренче таркыр катнаша. Ралли-рейдта КАМАЗ спортчылары серияле тулы приводлы КАМАЗ-4310 йөк машиналарында ярыша. 90 нчы еллар башында, завод конструкторлары һәм сынаучылары белән тыгыз хезмәттәшлектә, коллектив үз спорт йөк машиналарын җитештерә: КАМАЗ-49250 һәм КАМАЗ-49251. Команда 1994 елда КАМАЗ-49252 йөк машиналарында ярыша.
«КАМАЗ-мастер» узышу автомобильләре:
- КАМАЗ-4310;
- КАМАЗ-43101;
- КАМАЗ-43101C;
- КАМАЗ-431010C;
- КАМАЗ-49250;
- КАМАЗ-49252;
- КАМАЗ-49251;
- КАМАЗ-49255;
- КАМАЗ-49252C;
- КАМАЗ-49256;
- КАМАЗ-4911;
- КАМАЗ-4326;
- КАМАЗ-4326C;
- КАМАЗ-43269;
- КАМАЗ-432690;
- КАМАЗ-43509K;
- КАМАЗ-43509;
- КАМАЗ-435091;
- КАМАЗ-435092.
Кызыклы фактлар
- КамАЗ фәнни-техник үзәгендә урнашкан;
- 2012 елның 17 июлендә команда тарихына багышланган «Тормыш Дакарларда үлчәнә» (рус. «Жизнь измеряется в Дакарах») китабы дөнья күрә[5];
- 2005 елдан «КАМАЗ-мастер» командасының генераль иганәчесе — ВТБ банкы[6].
Бүләкләре
- 1988 елда Польшада «Ельч» раллиенда куелган өч КАМАЗ маркалы машинаның берсе көмеш медаль яулый.
- 1989 — «Обьектив Сюд» халыкара ярышында көмеш һәм бронза медальләр[7].
- 1990 — «Фиргавеннәр раллие»нда IV урын яулый.
- 1991 — «Париж-Дакар» раллиенда II, III урыннар.
- 1992 — «Париж-Пекин» ярышында бронза медаль.
- Команда 1995 елда «Мастер-Ралли»да җиңә.
«Дакар» раллисында җиңүләр исемлеге
| Ел | Команда | Маршрут | ||
|---|---|---|---|---|
| Пилот | Ил | Җитештерүче | ||
| 2022 | Дмитрий Сотников | Россия | КамАЗ-435091 | Согуд Гарәбстаны |
| 2021 | Дмитрий Сотников | Россия | КамАЗ-43509 | Согуд Гарәбстаны |
| 2020 | Андрей Каргинов | Россия | КамАЗ-43509 | Согуд Гарәбстаны |
| 2019 | Эдуард Николаев | Россия | КамАЗ-43509 | Перу |
| 2018 | Эдуард Николаев | Россия | КамАЗ-4326-9 | Перу — Боливия — Аргентина |
| 2017 | Эдуард Николаев | Россия | КамАЗ-4326-9 | Парагвай — Боливия — Аргентина |
| 2015 | Айрат Мардеев | Россия | КамАЗ-4326-9 | Буэнос-Айрес — Икике — Буэнос-Айрес |
| 2014 | Андрей Каргинов | Россия | КамАЗ 4326-9 | Росарио — Боливия — Вальпараисо |
| 2013 | Эдуард Николаев | Россия | КамАЗ 4326-9 | Лима — Сан-Мигель-де-Тукуман — Сантьяго |
| 2011 | Владимир Чагин | Россия | КамАЗ 4326-9 | Буэнос-Айрес — Антофагаста — Буэнос-Айрес |
| 2010 | Владимир Чагин | Россия | КамАЗ 4326-9 | Буэнос-Айрес — Антофагаста — Буэнос-Айрес |
| 2009 | Фирдаус Кабиров | Россия | КамАЗ 4326-9 | Буэнос-Айрес — Вальпараисо — Буэнос-Айрес |
| 2006 | Владимир Чагин | Россия | КамАЗ 4911 | Лиссабон — Дакар |
| 2005 | Фирдаус Кабиров | Россия | КамАЗ 4911 | Барселона — Дакар |
| 2004 | Владимир Чагин | Россия | КамАЗ 4911 | Клермон-Ферран — Дакар |
| 2003 | Владимир Чагин | Россия | КамАЗ 4911 | Марсель — Шарм-эш-Шейх |
| 2002 | Владимир Чагин | Россия | КамАЗ 49256 | Аррас — Мадрид — Дакар |
| 2000 | Владимир Чагин | Россия | КамАЗ 49252 | Париж — Дакар — Каир |
| 1996 | Виктор Московских | Россия | КамАЗ 49252 | Гранада — Дакар |
Химаячеләр
|
|
|
|
Галерея
Искәрмәләр
- ↑ Команда (рус.). kamazmaster.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 июнь 2025. [Тикшерелгән 4 июнь 2025]
- ↑ 1 2 КАМАЗ-мастер (рус.). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 июнь 2025. [Тикшерелгән 5 июнь 2025]
- ↑ Однако.орг
- ↑ Камаз командасы тарихы.
- ↑ Жизнь измеряется в Дакарах. kamazmaster.ru [рус.]
- ↑ Автоспорт. vtbrussia.ru [рус.]
- ↑ КамАЗ-мастер командасы тарихы
Сылтамалар
- Команданың рәсми сайты
- Владимир Чагин LiveJournal.comда
- Танки грязи не боятся
- «Дакар» ярышларында Айрат Мәрдиев экипажы алга чыкты
Спорт казанышлары
| ||
|---|---|---|
| Элгәре: Tatra |
Ралли Дакар 1996 |
Алмашка килүче: Hino |
| Элгәре: Tatra |
Ралли Дакар 2000 |
Алмашка килүче: Tatra |
| Элгәре: Tatra |
Ралли Дакар 2002-2006 |
Алмашка килүче: MAN |
| Элгәре: MAN |
Ралли Дакар 2009-2011 |
Алмашка килүче: Iveco |
| Элгәре: Iveco |
Ралли Дакар 2013-2015 |
Алмашка килүче: Iveco |
| Элгәре: Iveco |
Ралли Дакар 2017-2019 |
Алмашка килүче: Гамәлдәге |