Камил Фазлый

Камил Фазлый, Камил Нәҗми улы Фазлетдинов (1949 елның 15 феврале, БАССР, Бәләбәй районы, Тузлыкуыш) — язучы, укытучы, мәктәп директоры. БР мәгариф алдынгысы (1994), БР атказанган укытучысы (2005). РФ Президенты гранты иясе (2006). БР язучылар (1997), РФ журналистлар (2005) берлекләре әгъзасы, БР Фатих Кәрим (2000), Динис Бүләков (2009) исемендәге әдәби премияләр лауреаты .

Тәрҗемәи хәле

1949 елның 15 февралендә Башкортстан АССР Бәләбәй районы Тузлыкуыш авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. Туган авылында урта белем алгач, Байморза сигезьеллык мәктәбендә укыта. Бәләбәй эчке эшләр бүлегендә милиционер булып эшли, хәрби хезмәттә була. БДУның филология факультетын тәмамлагач (1975), лаеклы ялга чыкканчы туган авылында укытучы булып эшли, унбер ел мәктәп директоры була.

Иҗаты

Беренче «Тырыш пионер» шигыре җиденче сыйныфта укыганда языла, 1963 елда «Башҡортостан пионеры» (Башкортстан пионеры, 1991 елдан «Йәншишмә») газетасында дөнья күрә . Сатира һәм юмор өлкәсендә иҗат итә. Шигърият һәм проза жанрларында бердәй актив яза. Татар һәм башкорт телләрендә нәшер ителгән берничә китап авторы. Проза әсәрләре һәм шигырьләре «Бельские просторы» журналында рус телендә дөнья күрә[1].

Китаплары

  1. Һаҡаллы сабый (Сакаллы сабый): поэма, юмористик шигырьләр. Уфа: «Китап», 1996. ISBN 5-295-01618-8  [башк.]
  2. Ат тәмәке көйрәтә: повестьлар, хикәяләр. Уфа: «Китап», 1999.
  3. Бүрек фикере: поэма һәм шигырьләр. Уфа: «Китап», 2004.
  4. Әкәмәт эзләр. Уфа, 2009.
  5. Һәр берегез бәхет бөртегем: шигырьләр. Уфа, 2015.
  6. Тәпәләй ауылы яңылыҡтары: повестьлар һәм хикәяләр. Уфа, 2016.
  7. Ел осорған ауыл (Җил очырган авыл): сатирик һәм юмористик әсәрләр. Уфа: «Китап», 2017.  [башк.]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 1994 БР мәгариф алдынгысы
  • 2000 Фатих Кәрим исемендәге әдәби премия
  • 2005 БР атказанган укытучысы
  • 2006 «Россиянең иң яхшы укытучылары» конкурсы җиңүчесе
  • 2009 Динис Бүләков премиясе

Әдәбият

  1. Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда (nөзүчеләр Р. Н. Даутов һәм Р. Ф. Рахмани). К.: ТКН, 2009.
  2. Кайда да йөрәктә. Татарстаннан читтә яшәүче татар әдипләренең иҗаты (төзүчеләр И. М. Ибраһимов, Р. Г. Хәннанов; кереш сүз Р. З. Закиров). К.: «Идел-Пресс», 2012. ISBN 978-5-85247-611-1

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. Камил Фазлый. БР әдәби картасы  [рус.]