Хәмит Латыйпов

Хәмит Нәҗип улы Латыйпов (тәхәллүсе — Хәмит Латыйп, рус. Хамит Назипович Латыпов; 5 март 1949, Губаха, Молотов өлкәсе[d]) — СССР һәм Россия рәссамы, скульптор, шагыйрь. Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2015), Бакый Урманче исемендәге премия лауреаты (2025).

Тормыш юлы

1949 елның 5 мартында Молотов өлкәсенең (хәзерге Пермь крае) Губаха шәһәренә караган Половинка бистәсендә туа[1][2]. Мөфәвәзә һәм Нәҗип Латыйповлар гаиләсеннән[3], Фаягөл исемле апасы бар[4]. Уллары туганнан соң, Латыйповлар туган якларына — Башкорт АССРның Илеш районы Бүләр авылына күченәләр, Хәмитнең балачагы шунда үтә[5][6]. Әтисе Бөек Ватан сугышында катнаша һәм нацист концлагерьлары[7] аша уза, балта остасы була[8]. Хәмит Латыйпов балачактан ук агач эшкәртү һөнәре белән танышып үсә[9]. Җиде айлык чагында әнисен югалта, ә 13 яшендә әтисез кала[2][10].

Башлангыч мәктәпне Бүләр авылында, сигезьеллык мәктәпне күрше Тыпый авылында тәмамлый. 1964 елда музыка һәм рәсем укытучылары әзерли торган Уфа музыка педагогика училищесына укырга керә. Финанс кыенлыклары сәбәпле, 1 курста укуын ташлап, Дүртөйле районының Семилетка бистәсендә нефть промыселына эшкә урнаша. Бүләр авылына кайткач, авыл клубы мөдире, ә 1967 елдан Югары Яркәй районының «Маяк» газетасында рәссам-бизәүче вазифасында эшли[2][11]. Уфа төзелеш техникумында берьеллык балта осталары курсларын тәмамлый, 1968 елда Дүртөйле районының нефть чыгару һәм төзелеш оешмаларына әйләнеп кайта[10][6]. 1972—1973 елларда Мәскәү өлкәсенең Загорск районы Богородское авылында агачка уеп ясау курсларында укый, һөнәри осталыгын камилләштерә[11][2]. 1974−1978 елларда Уфа сәнгать училищесында «Агачны сәнгати эшкәртү» белгечлеге буенча белем ала[2].

Диплом алгач, Яр Чаллыга китә, анда 1978—1983 елларда Татарстан сәнгать фондының җирле бүлегендә рәссам-агач кисүче булып эшли һәм иҗтимагый биналарны бизәү белән шөгыльләнә[11][2]. 1983—1990 елларда Башкортстанның Туймазы фарфор заводында рәссам була[12][2]. Бу чорда шелкография һәм деколь техникасында декоратив ваза формаларын, шулай ук Туймазы медицина пыяласы заводында күпләп чыгару өчен сувенир үрнәкләрен әзерли[12][11]. 1991 елдан Уфаның «Чыңгызхан» авангардчылар төркеме эшендә катнаша, ярымабстракт сырлы композицияләр һәм рельефлар юнәлешендә актив эшли[8]. Фабриканы калдырып, 1992 елда рәсем сәнгате белән шөгыльләнә башлый, берничә ел эчендә киндердә май белән дүрт дистәгә якын картина иҗат итә[12][2].

1995 елда Уфага күчә һәм пастель техникасында станоклы битләр ясый башлый[12][11], аннан соң яңадан Туймазыга кайта[8]. Нәфис уеп ясау сәнгатен пропагандалый. 1999 елда 49 нчы Туймазы һөнәри лицеенда агачка уеп ясау белгечлегенә өчьеллык бүлек ачылуда ярдәм итә[11][7]. 2000—2002 елларда, «Туран» милли-мәдәни үзәге фонды чакыруы буенча, Казан сувенир фабрикасында баш рәссам булып эшли, төрле эшләнмәләр сериясен чыгара[11][12][2]. 2002—2003 елларда Саба районы Шәмәрдән бистәсендә[12][2] балалар сәнгать мәктәбе филиалында укыта. 2004 елда Туймазыга кайта һәм иҗат белән шөгыльләнүен дәвам итә[12][11]. Хәзерге вакытта Яр Чаллыда яши[13][14].

Россия Рәссамнар берлеге (1998 елдан)[12][11], Татарстан язучылар берлеге (2002 елдан) әгъзасы[12][15]. Иҗади тәхәллүсе — Хәмит Латыйп[16][17]. Балачактан шигырьләр яза, 1966 елда Илеш районы «Маяк» газетасында беренче шигыре басылып чыга[15][18].

1990 елларда шигърият белән җитди шөгыльләнә башлый, фәлсәфи-лирик шигырьләр авторы буларак таныла. Әсәрләре башкорт һәм татар вакытлы матбугатында басыла[11][15]. 1997 елда график иллюстрацияләре белән, әдәби тәнкыйть тарафыннан уңай бәяләнгән, «Җир һәм күк» («Земля и небо») исемле беренче шигырьләр җыентыгын чыгара [12][19]. Шул ук елда Туймазы телевидение студиясе Латыйпов турында «Ностальгия» исемле документаль фильм төшерә[12][20]. Сәнгать белгече Розалина Шаһиева бәяләвенчә, ул — шигырь формасы белән генә түгел, ә тирән фәлсәфи эчтәлеге белән дә җәлеп итүче, сәнгать образын язма сүз сәнгате белән берләштерә алган Бакый Урманчедан соң икенче кеше[21]. Казанда шулай ук шигырь иҗаты рәсем сәнгате, агачка уеп ясау, декоратив-гамәли сәнгать белән берлектә тәкъдим ителгән берничә китабы һәм альбомы басылып чыга[22].

Агачны сәнгатьчә эшкәртү остасы буларак «Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә милли үзенчәлекләрне саклау» дәүләт программасы кысаларында басылган «Тамгадан авангардка кадәр» Татарстан Республикасы сәнгать кәсепләре һәм һөнәрләре каталогына кертелә[20].

Күргәзмәләрдә катнашуы

1975 елдан башлап берничә тапкыр рәсем сәнгате һәм декоратив-гамәли сәнгатьнең халыкара, республика, зона, төркем күргәзмәләрендә катнаша, шәхси күргәзмәләре Уфада (1996, 1997, 2000), Туймазыда (1996), Казанда (1998, 2000), Яр Чаллыда (2001), Байлар Сабасында уза[12][11].

undefined

2022 елда шәхси күргәзмәсе «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә үткәрелә, анда рәсем сәнгате, пастель графикасы, керамика һәм агачка уеп ясау жанрларында йөзгә якын эше тәкъдим ителә[23][24].

2025 елның мартында Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклап калу ресурс үзәгендә («Таткультресурсцентр») агачка уеп ясау һәм пастель сәнгатен тәкъдим иткән «Безнең җыр» күргәзмәсе ачыла[20]. Шул ук елның сентябрендә эшләре белән Яр Чаллыда Башкортстаннан Бөтенроссия этно-арт симпозиумында катнашучылар коллекциясен туплаган «Танып-Су. Яңа ярлар» күргәзмәсендә катнаша[25].

Әсәрләре Татарстан Республикасы Милли музее, Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее, «Казан» милли-мәдәни үзәге, М. В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музее, Туймазы тарих-туган якны өйрәнү музее, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы, Яңа Кырлайдагы Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы җыентыкларында, Россия, Төркия, АКШ, Франция, Израильдә шәхси коллекцияләрдә саклана[12][26][7].

Иҗаты

Иҗат юлын күп планлы яссы рельефлы агачтан уеп ясау техникасында әсәрләр иҗат итүдән башлый[12]. Беренче эшләреннән үк Латыйпов сыры үзенә генә хас булган тибрәнүчән һәм фактуралы характеры, җылылык, матурлык һәм серлелек белән тулы, җемелдәп торган һәм тере һава киңлеге белән аерылып тора[9]. Еш кына шомлы кара урман шавы[27], челтерәп аккан чишмә[28], урман көйләре[29], кошлар сайравы[30], табигатьнең нечкә гадилеге һәм матурлыгы мотивлары очрый[31]. Мәсәлән, «Шүрәле» (1975), «Эрләүчеләр», «Җыр», «Сандугач» (барысы да — 1979), «Трубкалы карт» (1980) стена паннолары, шулай ук Яр Чаллыдагы балалар бакчасының музей залы өчен «Габдулла Тукай әкиятләре мотивлары буенча» (1983) ике капкачлы ишек шундыйлардан[12]. Соңыннан, 1990 нчы елларда, балалар бакчасы хосусыйлаштырылгач һәм шәхси кулларга күчкәч, бу монументаль эш эзсез югала[7]. Уфада укыганда башкарылган беренче эшләренең берсе ― «Су буйлап» панносында (1977), чибәр зифа буйлы кызлар формасында берләштерелгән, алгы, урта һәм арткы планнарның тирәнлеген һәм перспективасын ачу осталыгын күрсәтә[32]. Рәссамның иң яраткан композицияләренең берсе — «Шүрәле» панносы (1975), анда ул, Былтырдан алданган геройны сурәтләгәндә, үзенең үткәнен югалткан һәм киләчәккә юл эзләп адашкан тулы бер татар дөньясын күрсәтә[33].

undefined

Латыйповның сыры салмак сызыклы сызымнар белән аерылып тора, татар милли фольклор мотивлары буенча сюжетлы сурәтләр үрелгән орнаменталь чигүне, киез келәмнәрне яки күн мозаиканы хәтерләтә («Кош тоткан карт», «Малай һәм Шүрәле»)[12][20]. Татар әкиятләрен интерпретацияләү юнәлешендә рухланып эшли[34], хезмәтләренең бер өлеше халык риваятьләре тематикасына багышлана[35]. Төрле алымнар һәм стильләргә иярми калып, агачка уеп ясауда үзен, әсәрләрендә масштаблы сюжетларны гәүдәләндерүче, оригиналь серияләр тудыручы, үз стилистик алымнарын һәм технологияләрен булдыручы, үзенчәлекле оста буларак күрсәтә. Тәнкыйтьтә, автор милли теманы традицион сәнгать яисә реализм ысуллары белән генә ачса, романтик этнография кысаларында калыр иде, төрки сәнгать һәм заманча урбанизмны авангард, кубизм, постмодернизм күренешләре белән тоташтырып башкарган шундый сәнгать көче дәрәҗәсенә ирешә алмас иде, дип билгеләп үтелә[36].

undefined

1980 еллар ахырыннан керамика белән эшли башлый, декоратив вазалар, сервизлар, шамот, балчык, фарфор, бисквит, фаянстан ясалган кече скульптура формалары булдыра, шулай ук массакүләм җитештерү өчен сувенир эшләнмәләр эскизы авторы да булып тора. Савыт-саба ясау өлкәсендәге иҗади экспериментларының нәтиҗәсе — эшләнмәләрнең конструктив башлангычы, декоратив сәнгатьлелекнең көчәюе, орнамент ритмнарын һәм ачык төсләр гаммасын куллану. Моңа мисал итеп «Контрастлар» ваза сериясен (1989, бисквит, төсле глазурь), «Болгар» савытлар җыелмасын (1991, фаянс, глазурь астындагы рәсем), «Ритм» вазаларын (1992, фаянс, кобальт белән кабарту), «Пластика» кувшиннар композициясен (1993, фарфор, глазурь өстендәге рәсем), шулай ук «Сак-Сок» (1980, шамот), «Уйлар» (1991, бисквит, фарфор буяулар), «Елан-патшабикә» (1992, шамот), «Зилант» (1992, балчык, төсле глазурь) вак пластиканы китерергә мөмкин[12].

undefined

Эшләре бизәкле, агылучан, абстракт тезмәләр, милли полихромиянең төс байлыгы, мифологик геройлар, кызлар, җайдаклар, батырлар сурәтләре белән тулы. Алар этносның мәдәни этаплары, яшәү рәвеше һәм фикер йөртү характеры, аның өметләре чагылган татар халкына хас рухи пантеонны тәшкил итә[8]. Шулай ук киндердә май белән ясалган рәсемнәр («Бабай белән онык», «Сукачылар») авторы буларак та билгеле, ул станок графикасында, бигрәк тә пастель жанрында да нәтиҗәле эшли — мәсәлән, «Суга», «Батыр», «Атка атланган кыз» (барысы да — 1995), «Хәбәрче» (1995), «Курай» (1996), «Баламишкин», «Көтүче», «Чәй эчү» (барысы да — 1997) дип исемләнгән эшләре, «Туган җирем» исемле туксан биттән торган серия (2005) чыга. Моннан тыш, ул — каләм белән тушь техникасында линогравюралар, офортлар, китап иллюстрацияләре авторы[12][37].

undefined

Коры академизмга да, читкә юнәлтелгән реализмга да каршы чыгып, мөстәкыйль рәвештә табылган стиль, рәсем сәнгате, керамика һәм агачка уеп ясау алымнарын берләштергән, үзенә күрә экспромт-импровизация юлы буенча бара[8]. Татар авылы тематикасы белән рухланган һәм Габдулла Тукай шигъриятенә карата тирән хөрмәт белән сугарылган әсәрләрендәге образлар панорамасы, яңа поэтика барлыкка килүенә, француз фовизмы, рус «бубнововалетствосы», татар наив сәнгате һәм авангардтан башлангыч алган татар милли романтизмының чагылышына дәлил булып тора[38]. Латыйпов иҗаты татавангардизмдагы неопримитивизмның  [рус.] бер төре санала[23]. Сәнгать белеме докторы Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова сүзләренчә, аның әсәрләренә музыкаль ритмлылык, форманы орнаменталь-декоратив күзаллау, киңлекнең шартлылыгы, татар орнаменты мотивларын һәм образларын чагылдыруда импровизация иреге хас, ә сәнгатьчә дөньяны тою пластика төгәллеге белән бергә милли тамырларга омтылуда чагыла[12].

undefined

Р. Г. Шаһиева билгеләп үткәнчә, Латыйповның график әсәрләре, гасырлар дәвамында формалашкан татар халкының рухи кыйммәтләрен, милли ментальлеген һәм әхлак яңарышында алга китешне күрсәтә[39]. Татар халкының фольклор мирасына еш мөрәҗәгать итә, визуаль поэтика сәнгатендә мифологик образларны һәм милли архетиплар символикасын торгызу белән шөгыльләнә[12]. Авыл тормышының культурологик билгеләрен, бәйрәмнәрне, культларны, йолаларны, тотемнарны идеаллаштырып һәм кабатлап, бу киңлекне үзенчәлекле төс-ритмик сурәтләү, орнамент дәрәҗәсенә китерелгән абстракт-геометрик детальләр, үсемлекләр, кошлар, флора һәм фауна рәсемнәре белән бизәлгән, келәмгә әверелдерә[8]. Һәр эшендә диярлек хайваннарны сурәтли, бу үзенчә кызыклы һәм җәлеп итүчән тема булуын билгеләп үтә[37]. Табигать күптөрлелеге һәм байлыгы белән аерылып торганга, рәссам сүзләренчә, бу матурлыкны хис аша үткәрү һәм аңа фантазия өстәү генә кирәк, нәтиҗәдә материалның үз көе барлыкка килә[40].

Иҗатчы картиналарының стилистикасы тәнкыйтьчеләр тарафыннан рәсем графикасы буларак билгеләнә — кешеләрнең ачык шәүләсе халык примитивлыгы стилендә эшләнә, төрле көнкүреш ситуацияләрендә күрсәтелә, киндернең бөтен яссылыгын тутыра торган катлаулы орнаменталь тыгыз фонда ясала[23]. Рәсем сәнгатенең образлы системасы үзенең стиле белән борынгы Мисыр фрескаларын, Месопотамия, Шумер-Аккад скульптура пластикасы һәм рельефларын, төрки балбалларга кадәр Пасха утравындагы моаи скульптураларын хәтерләтә[41]. Кайбер тәнкыйтьчеләр шулай ук майя, ацтек, тольтек цивилизацияләренең визуаль мәдәнияте йогынтысын да күрә[7]. Дүртпочмаклы йөзле, квадрат гәүдәле, турыпочмаклы бармаклы таштан уелган кебек өч яки ике кеше фигурасыннан торган композицияләр, әйтерсең, сурәт тукымасын өзәргә сәләтле ниндидер борынгы куәт һәм энергияне трансляциялиләр[42]. Болар кешегә хас булмаган көчкә ия алыплар, төрки батырлар кебек, татар халкының меңъеллык бөеклегенең, иҗатчыларның, төзүчеләрнең, игенчеләрнең физик һәм иҗади көченең энергетик потенциалын саклый торган патетик башлангычны үзендә йөртә[41].

undefined

Рәссамның төп тенденциясе — төрки халыкларның этник тамырларын эзләү, аларның мифологиясе һәм ырымнары белән кызыксыну, әсәрләрендә декоратив-гамәли сәнгать орнаментларын, көнкүреш һәм йола элементларын гәүдәләндерү юлы белән татар һәм башкорт халыкларының дөньяны тою тамырларын эзләү[23]. Латыйпов хезмәтләре нигезендә төрки дөнья бердәмлеген күрсәтү процессының логик дәвамы булып, үзенчәлекле типажлар, һөнәрләр һәм хезмәт процесслары ярдәмендә тормышка ашырыла торган («Кымыз ясау», «Сөйләшү», «Кымыз эчүчеләр», «Курайда уйнаучылар»), татар-башкорт бергәлеге, Идел-Урал, таулар һәм елгалар кушылуы, статика һәм хәрәкәтчәнлек кебек феноменны аңлау тора[43].

Фарфор, рәсем һәм графика белән эшләү тәҗрибәсе Латыйповның агач эшкәртү өлкәсендәге иҗади эзләнүләрен туктатмый, киресенчә — аның иҗатына композицион кыюлык һәм әсәрнең образлы эмоциональ мохитен тудыруга карата батырлык өсти[44]. Сувенирлар остаханәсендә эшләгәндә милли фольклор персонажлары сүрәтләнгән уеп ясалган һәм буялган агач сандыклар, панно, милли савыт-саба, көзгеләр, чынаяклар, касәләр, поднослар, тәлинкәләр, кашыклар, керамик сувенирлар, язу әсбаплары ясый[21]. Алар бер үк вакытта функциональ һәм декоратив эшләнмәләр дә булып тора («Кубыз көйләре», «Урман көйләре», «Тукай», «Тынычлыкны саклаучылар», «Матур кыз», «Гармунчы»)[44]. Алар аша рәссам татар халкының генетик кодын, милли сәнгатьнең матурлыгын һәм зирәклеген чагылдыра[21]. Латыйпов Казанның меңьеллыгына бик күп сувенирлар ясый[45].

undefined

Сувенир аның өчен стилизация белән мавыгу нәтиҗәсе булып тора, чөнки мондый төр әсәрләргә карарның шартлылыгы, фикернең лаконизмы, әмма шул ук вакытта формаларның күптөрлелеге дә хас[46].

« Агач, бүкән яки тактаны уеп, тишеп, кисеп әллә ни газапламаска кирәк. Минемчә, һәр агачның үз җаны бар... һәм аның белән сак эш итәргә кирәк. Шунысын да билгеләп үтү зарур, техника белән артык мавыгу, кисү кораллары белән тәҗрибәләр үткәрү, ничек кенә кызык булмасын, һәрвакытта да уңышка китерми. Күп нәрсәне сынап карасам да (кисеп тә, сырлап та), агачка бик сак кагылырга, аның белән тере предмет кебек мөгамәлә итәргә кирәк дигән фикердә калдым.
Хәмит Латыйпов, 2021 ел[47].
»

Латыйповның композицияләре бай, күптөрле фактура белән аерылып тора[48], үз эшенмәләрендә ул пычак һәм стамеска куллана, хәтта бер пычак белән дә агачны матур һәм йомшак итеп эшкәртергә мөмкин, ди[49]. Мәсәлән, Г. Тукай иҗатына багышланган паннода (2008), стамеска ярдәмендә Латыйпов, уеп ясауның иҗади мөмкинлекләрен киңәйтеп, сурәтнең фактур фон булдыруның яңа алымын куллана[50], ә «Чәчәкле кыз» (2003) дип исемләнгән хезмәтендә рәссамны һәрвакыт илһамдырган халык сәнгатенә сылтаучы гадәтиди агач кисү ысулын куллана[51]. Аның композициясе — «бер ритмга корылган сәнгать ачышы, сырлау, графика, майлы рәсем сәнгате, табигать, фигура, сюжет яки абстракт күренеш булсынмы»[52], «әсәрнең зур булмаган тиңдәш формасында гәүдәләнеш тапкан рәссам-философның рухи галәме»[53]. Шәмәрдән чорында (2002—2003) рәссамның визуаль рәте бизәкләрнең түгәрәкләнүләрендә һәм вибрацияләрендә космогоник мотивлар («Тормыш агачы», «Йолдызлар», «Җил», «Ташкын су») белән тулыландырыла. Алар яктылык һәм күләгәләрнең ажурлы уены белән аерылып торган тагын бер өстәмә фактура булдырырга мөмкинлек бирә[44].

undefined

2006 елдан башлап Латыйпов үзе өчен яңа формада, бал, кымыз, май күпертү өчен куллана торган цилиндрик вазаларга игътибарын юнәлтә[54]. Мәсәлән, «Матур болын», «Бер урманда», «Җайдаклар җыры» вазалары (барысы да — 2006)[55], «Аучы кошлар», «Уйчан кошлар», «Ишетәм» төрле вак-төякне җыю өчен мичкәләр (барысы да — 2006), яки күпсанлы иҗади тәҗрибәләренең синтезы булган бал салу өчен капкачлы савыт (2006)[56]. Латыйпов сүзләренчә, «мичкәләр, савытлар, бал савытлары өчен композиция уйлап тапканда, сурәт түгәрәк буенча ясала, шуңа күрә рәсем тулысынча түгел, фрагментлап кына беленә», шул сәбәпле «күренгән өлешендә төп элементлар тулысынча туплана»[57]. Мондый әсәрләр график яктан ачык булулары һәм сызыкларның төгәл булуы белән аерылып тора, аларның алтынсу өслегенең куе бизәкләре уеп ясалган бәйләм белән каплана һәм татар әкиятләре образлары белән баетыла, рәссам анда үзенең балачак тәэсирләрен һәм фантастик сюжетларны («Арыслан», «Болын кошы», «Колын») кертеп, шигъри ассоциацияләрнең югары дәрәҗәсенә һәм монументаль әһәмияткә ирешә[54]. Латыйпов өчен борынгы Болгар мәңгелек тема булып кала, ул аңа «Болгар вазалары» композициясен багышлый (2006)[58]. Шул ук чорда ул агачтан 15-20 сантиметр биеклектәге яссы скульптура фигуралары, шулай ук Африка битлекләре  [рус.] образлары белән илһамланган «Битлекләр» дип исемләнгән уеп ясалган сериясен ясый[37][59]. Мондый хезмәтләргә шулай ук сувенирда булган сыйфатлар да хас, алар бер үк вакытта халыкның ихтыяҗларын да гәүдәләндерә, шулай ук милләтнең рухи традицияләрен дә ачып сала («Малай һәм Шүрәле», «Бабай», «Кош тоткан кыз», «Ана белән бала», «Фәрештә»)[37].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

  1. Валеева-Сулейманова, 2006, бит. 574
  2. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Даутов, Рахмани, 2009, бит. 14
  3. Шагеева, 2006, бит. 9
  4. Шагеева, 2006, бит. 10
  5. Шагеева, 2006, бит. 9, 161
  6. 1 2 Латыйпов Хамит Назипович. Централизованная библиотечная система г. Набережные Челны. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 март 2026. Архивировано 18 октябрь 2021 года.
  7. 1 2 3 4 5 6 Зилә Нигъмәтуллина. «Ал таңнарга ак томаннар аша». «Мәдәни Җомга» газетасы (4 май 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 март 2026. Архивировано 19 декабрь 2022 года.
  8. 1 2 3 4 5 6 Шагеева, 2006, бит. 7
  9. 1 2 Резьба, 2021, бит. 6
  10. 1 2 Латыйп Хәмит. Союз писателей Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 март 2026. Архивировано 27 гыйнвар 2023 года.
  11. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 Шагеева, 2006, бит. 161
  12. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 Валеева-Сулейманова, 2006, бит. 575
  13. Латыпов Хамит Назипович. Союз художников Республики Татарстан (16 июнь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 март 2026. Архивировано 19 декабрь 2022 года.
  14. Оксана Романова. Галерея «Хазинэ» представит пастели, керамику и резьбу по дереву Хамита Латыпова. Татар-информ (2 ноябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 март 2026. Архивировано 19 декабрь 2022 года.
  15. 1 2 3 Даутов, Рахмани, 2009, бит. 15
  16. Даутов, Рахмани, 2009
  17. Хамидуллина и др., 2018
  18. Хәмит Латыйповка 60 яшь. — Казань, 2009. — № 3 (1037). — С. 185. — 192 с. — ISSN 0206-4189.
  19. Даутов, Рахмани, 2009, бит. 14—15
  20. 1 2 3 4 В ГБУ «Таткультресурсцентр» открылась выставка мастера Хамита Латыпова. Всемирный конгресс татар (25 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 март 2026.
  21. 1 2 3 Шагеева, 2006, бит. 8
  22. Миләүшә Галиуллина. Шигърияттә — рәссам, рәсемдә шагыйрь ул. «Мәдәни Җомга» газетасы (28 ноябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 март 2026. Архивировано 23 февраль 2023 года.
  23. 1 2 3 4 Выставка Хамита Латыпова «Туган җирдә». Государственный музей изобразительных искусств Республики Татарстан (3 ноябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 март 2026. Архивировано 19 декабрь 2022 года.
  24. Оксана Романова. «Выдвинуть на звание народного художника»: «Хазинэ» собрала творчество Хамита Латыпова. Татар-информ (4 ноябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 март 2026. Архивировано 19 декабрь 2022 года.
  25. В Набережных Челнах открылась выставка «Танып-Су. Новые берега». nabchelny-news.ru (24 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 март 2026.
  26. Латыпов Хамит Назипович. Чувашский государственный художественный музей. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 март 2026. Архивировано 19 декабрь 2022 года.
  27. Резьба, 2021, бит. 32
  28. Резьба, 2021, бит. 118
  29. Резьба, 2021, бит. 125
  30. Резьба, 2021, бит. 128
  31. Резьба, 2021, бит. 25
  32. Резьба, 2021, бит. 23
  33. Резьба, 2021, бит. 26
  34. Резьба, 2021, бит. 17
  35. Резьба, 2021, бит. 38
  36. Пастель, 2021, бит. 11—12
  37. 1 2 3 4 Резьба, 2021, бит. 8
  38. Шагеева, 2006, бит. 7—8
  39. Пастель, 2021, бит. 8—9
  40. Резьба, 2021, бит. 110
  41. 1 2 Пастель, 2021, бит. 9—10
  42. Пастель, 2021, бит. 9
  43. Пастель, 2021, бит. 11
  44. 1 2 3 Резьба, 2021, бит. 7
  45. Резьба, 2021, бит. 34
  46. Резьба, 2021, бит. 176
  47. Резьба, 2021, бит. 180
  48. Резьба, 2021, бит. 36
  49. Резьба, 2021, бит. 57
  50. Резьба, 2021, бит. 10
  51. Резьба, 2021, бит. 11
  52. Резьба, 2021, бит. 88
  53. Резьба, 2021, бит. 114
  54. 1 2 Резьба, 2021, бит. 7—8
  55. Резьба, 2021, бит. 98, 102, 106
  56. Резьба, 2021, бит. 85
  57. Резьба, 2021, бит. 60
  58. Резьба, 2021, бит. 70
  59. Резьба, 2021, бит. 50
  60. Признание заслуг. web.archive.org. Газета «Республика Татарстан» (19 декабрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 март 2026.
  61. Диана Фатыхова. Гранты на культуру: не хватает хореографов и киносценаристов. Интернет-газета «Реальное время» (1 гыйнвар 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 март 2026. Архивировано 29 март 2023 года.
  62. Художник из Челнов удостоен премии имени Баки Урманче. nabchelny-news.ru (26 февраль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 март 2026.

Әдәбият

Сылтамалар