Фазулла Габдрәшитов
Фазулла Габдулла улы Габдрәшитов (рус. Фазулла Габдуллинович Габдрашитов; 12 (25) октябрь 1903, Иске Кандра, Уфа губернасы, Бәләбәй өязе — 5 апрель 1975, Бүздәк, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, 112 нче Башкорт кавалерия дивизиясенең станоклы пулемёт төбәүчесе, гвардия рядовое. Советлар Союзы Герое (1944).
Тәрҗемәи хәле
Фазулла Габдрәшитов 1903 елның 25 октябрендә Уфа губернасының Бәләбәй өязе, (хәзерге Башкортстан Республикасының Туймазы районы) Иске Кандра авылында туа. Башлангыч мәктәпне тәмамлап, Туймазы район кулланучылар берлегенең хәзерләүләр конторасында хәзерләүче булып эшли[1].
1941 елның декабрендә Кандра район хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армиягә чакырыла[2].
1942 елның августыннан алып Брянск, Көньяк-Көнбатыш, Сталинград, Үзәк, Белоруссия, I һәм II Белоруссия фронтларында хезмәт итә, Мәскәү өчен сугышта (1941—1942), Белёв шәһәреннән көньяк-көнбатыш һәм көньяк юнәлешләрдәге һөҗүм сугышларында (1942—1943), Чернигов-Припять, Гомель-Речица (икесе дә — 1943), Калинковичи-Мозырь, Белорус, Рига (барысы да — 1944), Варшава-Познань, Көнчыгыш-Померания һәм Берлин (барысы да — 1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша[2].
Үзенең беренче бүләге — «Батырлык өчен» медаленә 1943 елның февралендә лаек була. Фронттагы шәхси батырлыклары өчен III дәрәҗә Дан ордены һәм «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнә[3].
Алты тапкыр яралана, әмма фронт медицина хезмәткәрләре аны бер тапкыр да тыл госпиталенә җибәрми.
Сугыш тәмамлангач, туган ягына кайта һәм Башкорт АССРның Бүздәк районында элекке һөнәре буенча эшли. 1975 елның 5 апрелендә Бүздәк авылында вафат була[1][2].
Батырлыгы
Станоклы пулемёт расчётының беренче номеры Фазулла Габдрәшитов 1943 елның 18 сентябрендә Березна һәм Бегач авыллары (ул вакытта Украина ССРның Чернигов өлкәсе) өчен барган сугышларда үзенең станоклы пулемётын эскадрон флангына чыгарып куя һәм, эскадронны каплап, дошманга контрһөҗүм оештырырга мөмкинлек бирми, шуның белән ул полк бүлекчәләренең әлеге авылларга уңышлы үтеп керүен һәм аларны тиз арада яулап алуын тәэмин итә[2].
1943 елның 20 сентябрендә Лопатино авылы өчен сугышта Фазулла Габдрәшитов үзенең тачанкасында беренче булып авылга бәреп керә, төгәл пулемёт уты белән ун ике дошман солдатын һәм офицерын юк итә һәм полк бүлекчәләренә югалтуларсыз авылны камап алуны тәэмин итә.
1943 елның 27 сентябреннән 28 сентябренә каршы төндә, дошманның көчле артиллерия һәм пулемёт уты астында, Фазулла Габдрәшитов штурмлау төркеме составында үз полкында беренче булып Нивки авылы тирәсендә (Гомель өлкәсе, Брагин районы) Днепр елгасын кичә һәм үз пулемёты уты белән дошманны чигенергә мәҗбүр итә. Шуның белән ул калган бүлекчәләрнең елга аша уңышлы чыгуына һәм яуланган плацдармда ныгынуына булышлык итә[2].
СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 15 гыйнварындагы Указы нигезендә, немец-фашист илбасарлары белән көрәштә командованиенең хәрби биремнәрен үрнәк үтәгәне, шул вакытта күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен гвардия рядовое Фазулла Габдрәшитовка «Советлар Союзы Герое» исеме бирелә һәм аңа Ленин ордены, «Алтын Йолдыз» медале (1663-нче номерлы) тапшырыла[3][4].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Советлар Союзы Герое (15.01.1944);
- Ленин ордены (15.01.1944);
- «Алтын Йолдыз» медале (15.01.1944);
- III дәрәҗә Дан ордены (31.05.1945)[5];
- «Батырлык өчен» медале (1943);
- «Хәрби казанышлар өчен» медале (28.02.1943);
- «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале (09.05.1945);
- «Варшаваны азат иткән өчен» медале (09.06.1945).
Исемен мәңгеләштерү
- Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең 2025 елның 12 декабрендәге 613 нче номерлы Карары белән Советлар Союзы Герое Фазулла Габдрәшитов исеме Кандра авылының 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенә бирелә[6].
- 112 нче Башкорт кавалерия (16 нчы гвардия Чернигов) дивизиясенең башка 78 Советлар Союзы Герое исемнәре белән беррәттән Фазулла Габдрәшитов исеме дә Башкортстан Республикасының Милли музее, 112 нче кавалерия дивизиясе музееның мемориаль тактасына алтын хәрефләр белән языла.
- Бүздәк авылында бер урамга Герой исеме бирелә, ул яшәгән йортка мемориаль такта эленә.
- Бүздәк авылының һәм Туймазы шәһәренең Геройлар аллеясында Герой бюсты бар.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Ғәбдрәшитов Фазулла Ғабдулла улы (башк.). «Башкортстан» төбәк интерактив энциклопедик порталы (2 сентябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 июль 2026. [башк.]
- ↑ 1 2 3 4 5 Габдрашитов Фазулла Габдуллинович (рус.). «Герои страны» халыкара патриотик интернет-порталы. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 июль 2026. [рус.]
- ↑ 1 2 Габдрашитов Фазулла Габдуллинович (рус.). Россия Федерациясе Оборона министрлыгының «Память народа» проекты. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 июль 2026.
- ↑ Указ Президиума Верховного Совета СССР «О присвоении звания Героя Советского Союза генералам, офицерскому, сержантскому и рядовому составу Красной Армии» от 15 января 1944 года // Ведомости Верховного Совета Союза Советских Социалистических Республик : газета. — 1944. — 23 января (№ 4 (264)). — С. 1.
- ↑ Габдрашитов Фазулла Габдуллинович (рус.). Память народа. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 июль 2026.
- ↑ Постановление Правительства Республики Башкортостан от 12.12.2025 № 613 «О присвоении имен Героев Советского Союза и выдающихся деятелей Республики Башкортостан общеобразовательным организациям Республики Башкортостан» (рус.). Правительство Республики Башкортостан (12 декабрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 июль 2026. [рус.]
Әдәбият
- Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь / Пред. ред. коллегии И. Н. Шкадов. — М.: Воениздат, 1987. — Т. 1 /Абаев — Любичев/. — 911 с. — 100 000 экз. — ISBN отс., Рег. № в Российская книжная палата 87-95382.
- Славные сыны Башкирии (очерки о Героях Советского Союза, полных кавалерах ордена Славы). — Уфа: Башкнигоиздат, 1965—1985. — Т. в 5 кн..
- Халыҡ йөрәгендә мәңгегә / Редкол.: И. П. Шамякин (гл. ред.) и др. — 3-е изд., доп. и испр. — Мн.: Белорусская советская энциклопедия, 1984. — 607 с. — 65 000 экз.
- Подвиги их — бессмертны. — Уфа: Китап, 2000
Сылтамалар
- «Башҡортостан» төбәк интерактив энциклопедик порталы. Ғәбдрәшитов Фазулла Ғабдулла улы [башк.] [Тикшерелгән 25 февраль 2026]
- Международный патриотический интернет проект «Герои страны». Габдрашитов Фазулла Габдуллинович [рус.] [Тикшерелгән 25 февраль 2026]
- Проект Министерства обороны Российской Федерации «Память народа». Габдрашитов Фазулла Габдуллинович [рус.] [Тикшерелгән 25 февраль 2026]
- Официальный портал Республики Башкортостан. Герои Советского Союза: Габдрашитов Фазулла Габдуллинович [Тикшерелгән 25 февраль 2026] [рус.]
- Республиканский музей Боевой Славы: Габдрашитов Фазулла Габдуллинович [Тикшерелгән 25 февраль 2026] [рус.]
- Официальный сайт партии «Единая Россия». В школе Буздякского района появилась «Парта Героя» [Тикшерелгән 25 февраль 2026] [рус.]